(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче ноябрь, Юлия Летникова).
Бүгенге көндә Казанда мобилизацияләнүчеләрнең 1115 баласы мәдәният һәм спорт
объектларына бушлай йөрү өчен «Батыр» карталары һәм 656 бала җәмәгать
транспортында бушлай йөрү өчен транспорт карталары алды. Бүген Казан Мэры Илсур
Метшин җитәкчелегендәге шәһәр штабы утырышында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә
ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру турында хисап тоттылар.
«Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән зур эш алып
барыла. Без аларның һәрберсе белән элемтә булдырдык, ихтыяҗларын һәм теләкләрен
теркәгән социаль паспортлар төзедек. Шәһәр ярдәме чаралары исемлеге формалаштырылган
һәм ярдәм күрсәтүнең барлык механизмнары да эшләнелгән. Ярдәм чаралары турында барлык
мәгълүмат та адресатларга җиткерелде», – диде Илсур Метшин, барлык
ташламаларның да заявка характерында булуын искәртеп. «Игелекле Казан»
тәҗрибәсе һәм ресурслары тиз арада кайнар линия эшен җайга салырга һәм башка
ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирде. Чараларның бер өлеше шулай ук мәгариф
учреждениеләрендә, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан күрсәтелә», –
дип өстәде Мэр.
Әйтик, 10 нчы октябрьдән мәктәпләрдә балалар өчен
бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итү эше оештырылган. Өч атна эчендә
ташламадан 645 укучы файдаланды, дип хәбәр итте штаб утырышында Социаль сәясәт
идарәсе башлыгы Ирина Смирнова. «Ярдәм чарасы уку елы ахырына кадәр гамәлдә
булачак, баланың әниләреннән гаризалар килүе дәвам итә», – дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, 1 нче ноябрьдән балалар бакчаларына йөрү һәм аларда туклану өчен
374 ата-ана түләүдән азат ителгән. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында
ташламалардан файдалану өчен җитәкчегә язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә
кирәк.
Мобилизацияләнүчеләрнең 18 яшькә кадәрге 1115 баласы
«Батыр» картасын алды, алар мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бушлай керә
алалар. Бүгенге көндә картадан 100 дән артык тапкыр файдаланганнар.
Балаларны 44 мәдәният учреждениесендә кабул итәләр.
Цирк һәм «Әкият» театрында куелган спектакльләр балалар арасында аеруча
популяр. И.Смирнова утыру урыннары каралган чараларга билетларны алдан ук
броньларга кирәклеген искәртте, моның өчен учреждение кассасына шалтырату да
җитә. Тамашага кадәр 5 көннән дә соңга калмыйча, билетны шәхсән алырга киңәш
ителә. «Батыр» картасы белән бала һәм аны озатучы бер олы кеше мәдәният
учреждениеләренә теләгән кадәр йөри ала.
«Батыр»
картасын, 20
муниципаль районны да кертеп, 29 спорт учреждениесендә кулланып була. Балалар
җиңел атлетика манежларында һәм тренажер залларында шөгыльләнә, бассейннарда
йөзә, ә кышын боз сарайларына бушлай йөри ала. И.Смирнова сүзләренчә, балалар
еш кына «Хезмәт резервлары» һәм «Ак Бүре» спорт комплексларындагы тренажер
залларына һәм бассейннарына йөри.
«Яшүсмер» клублары берләшмәсе һәм А.Гайдар исемендәге яшьләр
үзәге мобилизацияләнүчеләрнең балаларын түгәрәкләргә, секцияләргә һәм
студияләргә бушлай җыюны дәвам итә. Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләрнең
гаиләләреннән 30 укучы «Восток» муниципаль лагерена бушлай юлламалар алды, анда
хәзер көзге смена бара.
«Укучыларның җәмәгать транспортында бушлай йөрүе
буенча ташламаларга беренче көннәрдән үк ихтыяҗ бар», – дип билгеләп үтте Социаль
сәясәт идарәсе башлыгы. 1 нче ноябрьгә 656 транспорт картасы бирелгән.
Ташламадан 332 бала файдалана, өч атна эчендә алар 4202 тапкыр транспортта
йөргәннәр. Искәртеп узабыз, ноябрь аенда мобилизацияләнүчеләрнең балаларына
бирелгән транспорт карталарын активлаштырырга кирәк. И.Смирнова,
мобилизацияләнгән кеше, җыю пунктыннан гаиләгә кайтса, транспорт картасының
блокировкалануына игътибар юнәлтте. Бүгенге көндә шул сәбәпле 66 карточка эшләми
башлаган.
«Шәһәр ярдәме чаралары исемлеге тулы, әмма гаиләләрнең
ихтыяҗларын тагын бер кат анализларга кирәк. Әйтик, хәзер әниләрне эшкә
урнаштыру һәм балаларны озайтылган көн төркеменә яздыру буенча сораулар бар», –
дип билгеләде шәһәр Мэры һәм әлеге мәсьәлә буенча ярдәм күрсәтергә кушты.
И.Смирнова сүзләренә караганда, шәһәр Башкарма
комитеты мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
Бүгенге көндә, әнисе эшкә чыга алсын өчен, баланы балалар бакчасына кабул итү яки
күчерү турында 47 мөрәҗәгать хәл ителгән. Сигез гаиләгә ТКХ хезмәтләре өчен
чыгымнарны капларга һәм түләүләрне кичектереп торырга ярдәм иттеләр. Шәхси
йортны газга тоташтыруда оператив ярдәм күрсәтелде.
17 гаилә өчен медикаментлар сатып алганнар һәм тар
белгечләрдән тикшерүләр узарга ярдәм иткәннәр. Моннан тыш, ун гаиләдәге
балаларга кием-салым һәм коляскалар сатып алганнар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 800 дән артык
гаиләгә консультация биргән. Аларга үзәкнең хезмәтләре һәм «Демография» илкүләм
проекты кысаларында һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Биш мобилизацияләнгән
казанлының хатыннарына эшкә урнашырга ярдәм иткәннәр.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге
ата-аналарны игътибарсыз калдырмады. Белгечләр 13 мөрәҗәгать эшкәртте, халыкка
социаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында сөйләделәр һәм ике кешене патронаж
астына алдылар. Шулай ук үзәк тернәкләндерү үзәге өчен документлар
рәсмиләштерергә ярдәм итә.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, социаль яклау
бүлекләре түли торган 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү
мәсьәләләре буенча кешеләр район администрацияләренә мөрәҗәгать итә. «Мәгълүматны
җентекләп аңлатуыгызны һәм аны вакытында бирүегезне сорыйм», – дип йөкләде
Илсур Метшин.