(Казан
шәһәре KZN.RU, 13 нче октябрь). Казан Көньяк Кореяның Тэджон шәһәрендә уза һәм
дөньяның 140 иленнән делегатларны берләштергән Бөтендөнья җирле һәм төбәк хакимиятләре
конгрессында «Киләчәк уеннары»н тәкъдим итте. ТР башкаласы 2024 елның мартында
кабул итәчәк масштаблы чараның презентациясе беренче тапкыр шундый югары
дәрәҗәдә узды.
«Киләчәк уеннары 9 көн дәвам итәчәк һәм 2 мең
катнашучыны берләштерәчәк»
Казан
Мэры, БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты (UNACLA)
президенты Илсур Метшин презентациядә Казанда «Киләчәк уеннары»на прогрессив,
тискәре карашлардан азат, бөтен дөньядан сәләтле яшьләр җыелачагына ышаныч
белдерде. Нәкъ менә шушы буынга яхшы киләчәк төзергә кирәк, диде И.Метшин. «Без
бу авыр вакытларда бергә калу, бердәм калу өчен тырышыбрак эшлибез. Тиздән бу
катлаулы чор тәмамланыр дип ышанам. Без хыялланырга һәм иртәгесе көн турында
уйларга тиеш», - дип билгеләде Мэр.
Ярышлар
9 көн буе узачак һәм 16 дисциплинада ярышачак 2 мең катнашучыны берләштерәчәк,
дип билгеләп үтте «Киләчәк уеннары» проекты җитәкчесе Игорь Столяров. Һәр
дисциплина фиджитал (physical+digital) концепциясен, ягъни классик спортны һәм
киберспортны яки VR-/AR-технологияне берләштерә. Аның сүзләренчә, физик һәм
цифрлы активлык синергиясе белән аерылып торган турнир концепциясе бүгенге
дөнья проблемаларына һәм чынбарлыгына максималь җавап бирә.
Проект
җитәкчесе бөтен дөньядан командаларны «Фиджитал уеннары»нда катнашырга чакырды,
алар «Киләчәк уеннары» алдыннан сынау чаралары булачак һәм агымдагы елның
ноябрь һәм декабрь айларында, шулай ук 2023 елда берничә тапкыр узачак. Шунысын
да билгеләп үтәргә кирәк, Беренче «Фиджитал уеннар» агымдагы елның сентябрендә
Казанда узды.
Моннан
тыш, Игорь Столяров шәһәр вәкилләрен 2026 елда «Киләчәк уеннары»н оештыручы
шәһәр булу өчен гаризалар җибәрергә чакырды. Казан тәҗрибәсеннән чыгып, ул
шәһәр өчен мондый турнирны оештыруның өстенлекләре нидә булуы турында
сөйләде.
Казан
муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова Казанның дөньякүләм
масштабтагы зур чараларны уздыруда зур тәҗрибә туплавын әйтте. 115 милләт
вәкилләре тынычлыкта һәм килешеп яшәгән шәһәрдә бай инфраструктура булдырылган
һәм кунакчыллык традицияләре үскән, дип ышандырды ул конгресста
катнашучыларны.
Казан Мэры: «Җирле хакимиятнең бурычы – шәһәрләрне
сәламәт, куркынычсыз һәм тотрыклы итү»
Корея
Республикасы Президенты Юн Сок Ёль конгресста төрле илләрнең җирле хакимият
органнары арасында хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Чараның тагын бер
мактаулы кунагы – БМО Генераль секретаре вазифасын 10 ел буе биләгән Пан Ги
Мун. Аның сүзләренә караганда, муниципаль дәрәҗәдә хезмәттәшлек итү
трансформатив киләчәк планын эшләүнең ачкычы булып тора. «Без тырышлыкны
берләштерергә тиеш: бу глобаль бердәмлек», - дип ассызыклады ул.
Конгресс
кысаларында штаб-фатиры Казанда урнашкан Евразия региональ бүлекчәсе
ассамблеясы утырышы узды. Дискуссия регионнарның экологик проблемаларына
багышланган иде. Ассамблея әгъзалары муниципалитетлар өчен актуаль
проблемаларны хәл итүдә тәҗрибә уртаклаштылар, тәкъдимнәр «Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының финал Тэджон декларациясенә керәчәк.
Казан
Мэры җирле хакимиятнең төп бурычы дип шәһәрләрне сәламәт, имин һәм тотрыклы
итү, халык белән конструктив диалог төзүнең мөһимлеген атады, халык белән
партнерлык хокукларында хезмәттәшлек итү мөһим булуын билгеләп үтте. Аның
фикеренчә, монда цифрлы кораллар төп роль уйный. «Шәһәр халкының инклюзивлыгы,
социаль активлыгы һәм аларның тормыш сыйфаты яхшыру цифрлаштыру нәтиҗәсе булып
тора», - диде И.Метшин.
Шулай
ук Илсур Метшин рәислегендә Евразия төбәк бүлеге советы утырышы узды, анда
Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан, Монголия һәм Россия шәһәрләре мэрлары
катнашты. Очрашуда бүлекнең узган елдагы эше турында хисап, «Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимият» оешмасының башкарма бюросы һәм Бөтендөнья советы составына
кандидатураларны раслау, алдагы елга планнар эшләү һәм бурычлар кую кебек
мәсьәләләр кузгатылды.
Бөтендөнья
җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы 10 нчы октябрьдә старт алды. Ул иртәгә,
14 нче октябрьдә тәмамланачак. Чара өч елга бер тапкыр уза һәм 3 меңнән артык
җирле һәм региональ лидерларны, бизнес вәкилләрен һәм халыкара оешмаларны
берләштерә. Фикер алышу шәһәр үсешенең мөһим мәсьәләләренә һәм тотрыклы үсешкә
ирешү өчен сәясәт билгеләүгә багышланган. Конгресста катнашу үз шәһәреңне
тәкъдир итү, аның танылуын һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру
мөмкинлеген бирә.