(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче октябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Берләшкән милләтләр оешмасының Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив комитеты (United Nations Advisory Committee of Local Authorities, UNACLA) президенты итеп сайланды. Әлеге вазыйфаны ул киләсе дүрт ел дәвамында башкарачак. Консультатив комитет бөтен дөнья буенча 323 мең муниципалитет, мегаполис һәм регион мәнфәгатьләрен тәкъдим итә.
Казан Мэры Илсур Метшинның БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив комитеты Президенты булачагы турындагы карар Көньяк Кореяның Тэджон шәһәрендә уза торган Бөтендөнья җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы кысаларында узган утырышта кабул ителде. Конгресс дөньяның 140 иленнән делегатларны берләштерде.
Илсур Метшин беренче тапкыр 2019 елда БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты итеп сайланган иде. Ул вакытта Россия БМО каршындагы Бөтендөнья шәһәр мэрлары ассоциациясен беренче тапкыр җитәкләде.
Исегезгә төшерәбез, кичә Тэджонда узган Бөтендөнья җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында Казан Мэры «Киләчәк уеннары»н тәкъдир итте. ТР башкаласы 2024 елның мартында кабул итәчәк масштаблы чараның презентациясе беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдә узды.