(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь, Юлия Летникова). Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы вазифасын башкарган Марат Закиров гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә эшкә күчә. Эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Марат Закировны яңа билгеләнеше белән котлады һәм истәлекле адрес тапшырды.
«Чираттагы хезмәттәшебезне озатабыз – Марат Закиров Мәскәүгә күчә, анда аның алдында яңа бурычлар торачак. Дамир Фәттахов белән бергә (Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары, Россия укучылар хәрәкәте рәистәше – ред. искәрмәсе) ул безнең барыбыз өчен дә мөһим юнәлешне – балаларны әхлакый һәм патриотик тәрбияләүне күзәтәчәк. Зур һәм нәтиҗәле хезмәт юлы телибез», - диде И.Метшин һәм Марат Закировка уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Дамир Фәттаховка гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте җитәкчелеген ышанып тапшырган. «Яшь буынга әхлакый һәм рухи тәрбия бирү – игътибарсыз калган мөһим юнәлеш. Ләкин башларга беркайчан да соң түгел, иң мөһиме, туфрагы уңдырышлы. Дамир Фәттахов команданы һәм барлык җитәкчеләрне берләштерүче идеяне таба алыр дип ышанам», - дип ассызыклады шәһәр Мэры.
Марат Закиров үз чиратында шәһәр башлыгына һәм халыкка рәхмәт белдерде. «Яңа эшкә буш кул белән түгел, ә белем һәм тәҗрибә тулы касә белән барам. Казан командасының югары дәрәҗәсенә туры килер өчен җирдә эшләүнең нәрсә икәнен онытмам», - диде ул. «Шәһәр халкына битараф булмаганнары өчен аерым рәхмәт. Нәкъ менә шундый шәһәрлеләр белән безне якты киләчәк көтә», – дип ассызыклады Марат Закиров.
Исегезгә төшерәбез, Марат Закиров хезмәт эшчәнлеген Казан Башкарма комитетында башлады. Аннары Спорт һәм социаль проектлар дирекциясендә эшли. 2018-2021 елларда Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкли. 2021 елның февраленнән Марат Закиров Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы була.