(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь, Юлия Летникова). Бүгенге көнгә Казан районнары администрацияләре мобилизацияләнүчеләрнең балаларына шәһәрнең мәдәни һәм спорт учреждениеләренә бушлай йөрү өчен 650 «Батыр» картасын биргәннәр, волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ 24 гаиләне патронажга алган, психологлар 42 кешегә консультация биргән. Эшлекле дүшәмбедә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.
«Мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләр белән эш индивидуаль тәртиптә алып барылырга тиеш. Ата-аналар, балалар һәм мобилизацияләнгән казанлылар үзләре дә бер гаиләнең дә проблемалары белән ялгыз калмаячагын белеп торырга тиеш», - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, Башкарма комитет вәзгыятьне мониторинглауны дәвам итәчәк. «Реаль вакыт режимында коллегаларыбыз белән диалогта проблемаларны хәл итү юлларын табачакбыз», – диде шәһәр башлыгы һәм читтә калмыйча ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.
Мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләре өчен беренче ташламалар 10 нчы октябрьдә эшли башлады. Шушы көннән башлап аларның балалары өчен мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар аш оештырылды. Бер атна эчендә ташламадан 489 укучы файдаланды. Г.Сәгыйтова аның уку елы ахырына кадәр гамәлдә булачагын искәртте.
Моннан тыш, 1 нче ноябрьдән мобилизацияләнүчеләрнең балалары муниципаль балалар бакчаларына бушлай йөриячәк һәм тукланачак. Бу ташламаны алу өчен бүген мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 285 ата-анасы мөрәҗәгать итте. Исегезгә төшерәбез, белем бирү учреждениеләрендәге ташламалардан файдалану өчен, ата-аналарга җитәкчегә язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бушлай йөрү өчен район администрацияләреннән «Батыр» картасын алырга кирәк. Гүзәл Сәгыйтова сүзләренә караганда, мәдәният учреждениеләренә 30 га якын гаилә мөрәҗәгать иткән, цирк һәм театрлар аеруча популяр. «Хәзер учреждениеләр афишаларны яңарта һәм алдагы вакыйгаларга мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләре өчен резерв әзерли», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең балалары шәһәрнең спорт объектларына бушлай йөри ала. Бүгенге көннән башлап аларның шәһәр территориясендә урнашкан муниципаль учреждениеләргә генә түгел, республика учреждениеләренә дә керү мөмкинлеге бар. Балалар барлыгы 29 оешмада шөгыльләнә ала, анда бассейннарда йөзүне, җиңел атлетика манежларындагы һәм тренажер залларындагы дәресләрне кертеп, 40 хезмәт күрсәтелә. Массакүләм шуу буенча сезон башлану белән ябык боз сарайларында шулай ук бушлай шуып булачак.
«Подросток» клублары берләшмәсе түгәрәкләргә һәм секцияләргә мобилизацияләнгән кешеләрнең балаларын бушлай туплауны дәвам итә. «Узган атнада дәресләргә җиде гаиләдән балалар язылды», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Балалар шулай ук А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә иҗади түгәрәкләрдә һәм студияләрдә шөгыльләнә ала, дип өстәде ул. Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләреннән 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар көзге каникулларда ял итү өчен муниципаль лагерьларга бушлай юлламалар ала алалар. Әлеге ташламаны файдалану өчен 15 гаилә мөрәҗәгать иткән инде.
Күрсәтелгән ярдәм чаралары белән беррәттән шәһәр халкына «Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә түләүсез консультация бирү дә дәвам итә. Бүгенге көндә белгечләргә мобилизация темасына 40 лап шалтырату килгән. Ярдәм сорап +7(843)277-00-00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шул ук вакытта «Игелекле Казан» кайнар линиясе 614 мөрәҗәгать кабул итте, шуларның 584 е эшкәртелгән. Волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ 24 гаиләне патронажга алган, психологлар 42 кешегә консультация биргән. Бүгенге көндә колл-үзәктә 9:00 дән 21:00 гә кадәр 4 линия эшли, бер линия 21:00 дән 9:00 гә кадәр резерв булып кала. Исегезгә төшерәбез, мохтаҗлар +7(843)558-74-18 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Моннан тыш, «Игелекле Казан» коворкингында гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды. Кирәкле әйберләр исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин. Гуманитар ярдәмне эш көннәрендә – 9:00 дән 20:00 гә кадәр, ял көннәрендә 10:00 дән 18:00 гә кадәр кабул итәләр. Коворкинг Сеченов ур., 5 адресы буенча урнашкан.
Г.Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, шәһәр Мэры Илсур Метшин кушуы буенча мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча социаль блокның ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән җыелышлар узды. Җыелышларда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре һәм аларның балалары белән хезмәттәшлек буенча хезмәткәрләр белән эшне ничек оештырырга икәнлеге турында аңлатмалар бирелде. Очрашулар Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров катнашында район администрацияләре ярдәме белән оештырылды.
Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү буенча шәһәр штабы «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте белән хезмәттәшлек итә. Белгечләр шулай ук кайнар линия эшен оештырдылар. Өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча +7(800)350-02-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шулай ук җыю пунктларында мобилизацияләнгән кешеләр өчен консультацияләр дәвам итә. 16 нчы октябрь көнне белгечләр белән очрашу танк полигоны территориясендә узды. Еш кына мобилизацияләнгән кешеләр алимент, ташламалар, ипотека каникуллары һәм хезмәт хакы белән бәйле сораулар бирә. Халыкның сорауларына Казан Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Адвокатлар палатасы һәм банклар вәкилләре җавап бирә.