(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь, Юлия Летникова). Быел Казанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 160 объект яңартылды. Аларның 111 е инде рәсмиләштерелгән һәм тапшырылган, калган объектлар хәзер кабул итү стадиясендә. Киләсе елда Татарстан башкаласында 194 йортка ремонт ясалачак, ә алдагы өч елда барлыгы 527 объект төзекләндереләчәк.
«Өч ел эчендә җитди эш башкарылды: 180 меңнән артык кеше яшәгән 729 йорт ремонтланды, бу Әлмәттән күбрәк, – диде эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. - Программаны туктатмавыбыз сөендерә, алдагы өч елда тагын 500 йортны ремонтлау планлаштырыла. Бездә программаны финанслау туктамас дигән ышаныч бар».
Шәһәр Мэры билгеләп үткәнчә, Казанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт күптән үткәрелә һәм тиешле федераль программа барлыкка килгәнче башланган. «Хәзер проблема 2007 елдагы кебек түгел. Бүгенге көндә Казанның торак фонды торышы канәгатьләнерлек, шәһәрдә йортларның 66% тан артыгы төзекләндерелгән», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Шуңа да карамастан, ремонт көткән йортлар исемлеге әле бик зур, дип өстәде ул. «Программа туктый алмый – мәңге тузмас түбәләр һәм торбалар уйлап тапмаганнар, еллар үтү белән яңа торак комплекслар да туза. Программаны тормышка ашыруны дәвам итәбез, системалы чишелеш табылды һәм махсус фонд булдырылды», – диде Мэр.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин йортларга капиталь ремонт ясауның ике өлешкә бүленгәнлеген искәртте. Төп өлешкә лифтларны алыштыру, фасадларны, түбәләрне, стоякларны һәм җылыту линияләрен, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системаларын, канализация, подвалны ремонтлау, баскыч мәйданчыкларында электр чыбыкларын алыштыру керә. Әлеге эшләр регоператор акчалары хисабына башкарыла, бу елга әлеге сумма 2,1 млрд сум тәшкил иткән. Өстәмә өлешкә җылыту радиаторларын, кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрендә сөлге киптергечләрне алыштыру, керү төркемнәрен, подвалларга төшү юлларын, янгыннан саклану системаларын ремонтлау кертелгән. Бу максатларга быел республика бюджеты акчаларыннан 300 млн сум бүлеп бирелгән.
Эшләрнең барышын шәһәр Башкарма комитеты, район администрациясе, техник күзәтчелек хезмәте һәм идарәче оешмалар белгечләре даими контрольдә тота. «Комиссияләр эшендә иң кызыксынган затлар – халык, йортлар буенча җаваплы кешеләр һәм күпфатирлы йортлар советлары актив катнаша», – диде И.Гыйниятуллин.
Быел программада 34 подрядчы оешма катнашты. «Агымдагы елда 160 йортта 57 түбә алмаштырылган һәм ремонтланган, 76 йортта җылылык челтәрләре алмаштырылган, 55 ендә фасад ремонтланган, 44 ендә 129 лифт алмаштырылган», – дип билгеләде И.Гыйниятуллин. Моннан тыш, алты йортта тышкы һәм йорт эчендәге газүткәргечләрне фатир эчендәге разведканы алыштыру белән яңарттылар. Фатирларда газ бирүне туктатучы автоматик клапанлы табигый һәм сөрем газын сизү датчиклары һәм автоматик тиз яба торган клапаннар да урнаштырылган. «Бу шәһәрлеләрне сөрем газыннан агуланудан саклауның иң бюджет ысулы. Безгә бу алмаштыруны иске үрнәктәге газ су җылыткыч колонкалары белән җиһазландырылган барлык йортларда да үткәрергә кирәк», - дип игътибар итте докладчы. Аның сүзләренә караганда, Казанда барлыгы 1894 шундый йорт бар, шуларның 157 се 2023-2025 елларның өч еллык программасына кергән.
Шулай ук капиталь ремонт Лобачевский урамындагы 12/32 номерлы йортта үткәрелде, ул мәдәни мирас объекты булып тора. Биредә җылыту, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре яңартылды. Йортның түбәсе һәм фасады берничә ел элек ремонтланган иде.
Йортларны капиталь ремонтлау мөмкин булганча «Безнең ишегалды» президент программасы буенча ишегалларын төзекләндерү белән үрелеп бара. «Быел төзекләндерелгән 16 йортның төзекләндерелгән территорияләре дә барлыкка килде. Ике программаны тормышка ашырган өч ел эчендә 61 йортта яшәүчеләр торак шартларын комплекслы рәвештә яхшырттылар», - дип ассызыклады И.Гыйниятуллин.
Хәзер йортларны капиталь ремонтлау программасы төгәлләнү стадиясендә. Подрядчылар эшне тапшыралар, ә дәүләт комиссияләре кабул итү актларына кул куя. КС-2 формасындагы барлык актлар да 1 нче декабрьгә тапшырылырга тиеш, ул чакта программа төгәлләнәчәк. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Торак-коммуналь хуҗалык комитетын һәм район администрацияләре башлыкларын бу мәсьәләгә игътибар итәргә чакырды.
Казан Мэры йортлар буенча җаваплылар һәм калган яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алып, йортларны кабул итү актларын рәсмиләштерү эшен җентекләп башкарырга кушты. «Безгә бәяне йортта яшәүчеләр куя, шуңа күрә кире реакция көтәчәкбез», – диде шәһәр башлыгы.
И.Гыйниятуллин хәзерге вакытта киләсе елга күпфатирлы йортларны ремонтлау программасын тормышка ашыруга әзерлек тәмамлануын билгеләп үтте.