(Казан
шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь, Юлия Летникова). Казанда эштә булган бәхетсезлек
очраклары 9% ка кимегән. Бу ел эчендә Казан Башкарма комитетына һәлакәтләр
турында 53 хәбәр килгән, аларның яртысы җитештерүгә бәйле түгел дип табылган,
ягъни хезмәткәрнең сәламәтлеге кискен начараю сәбәпле булган. Бу хакта эшлекле
дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр
итте.
«Кызганычка
каршы, хезмәтне саклауга икенчел мәсьәлә буларак карый торган җитәкчеләр бар.
Мондый позиция җинаятьчел, чөнки аңа хезмәткәрләрнең сәламәтлеге һәм тормышы
турыдан-туры бәйле», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренчә,
Хезмәтне саклау буенча координация советының һәм хокук саклау һәм инспекция
органнарындагы коллегаларның бурычы – иминлек мәсьәләләре сагында тору, шуңа
күрә аларның позициясе катгый булырга тиеш. «Бәхетсезлек очраклары саны 9% ка
кимеде – монда Координация советының эше зур. Хезмәтне саклау мәсьәләләрендә
компромисс була алмый: һәркемнең өйгә кайту өчен куркынычсыз эш шартлары
булырга тиеш», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Координация
советының тикшерүләре барышында 27 бәхетсезлек очрагы җитештерүнеке дип
табылды, шуларның 20 се катлаулы нәтиҗәләргә китерде, 6 сы үлем белән
тәмамланды, 1 се – төркемле очрак. «Җитештерү белән бәйле очраклар кимеде:
узган ел 31 һәлакәт теркәлде», – диде Илдар Шакиров. Шулай ук үлүчеләр саны ике
тапкыр – 12 дән 6 га кадәр кимеде.
Иң
күп бәхетсезлек очраклары җитештерүдә, төзелештә һәм юл-транспорт
һәлакәтләрендә булган. Агымдагы елда Хезмәтне саклау буенча координация советы
мониторинг системасын киңәйтте һәм травма куркынычы булган тармакларга аерым
игътибар бирде. Хезмәтне саклауны көчәйтү буенча аерым эш агымдагы елда
хезмәтне саклау хезмәте белгечләре һәм С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация
заводы – «Туполев» ҖАҖ филиалы, «Казан вертолет заводы» ҖАҖ һәм «Казан мотор
җитештерү берләшмәсе» АҖ хезмәткәрләре белән үткәрелде. Нәтиҗәдә
предприятиеләрдә җитештерү травматизмын профилактикалау чаралары көчәйтелде,
аларга планнан тыш инструктаж үткәрү, локаль-норматив актларны һәм эчке хезмәт
тәртибе кагыйдәләрен анализлау, хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән
тәэмин итү, хезмәткәрләрне бәхетсезлек очраклары һәм сәбәпләре белән таныштыру
һәм эш урынында хезмәт шартларына махсус бәя бирү керә.
Быел
Хезмәтне саклау буенча координация советы территориаль комиссияләрнең 33
утырышын уздырды һәм 256 оешма җитәкчесен, беренче чиратта, бәхетсезлек
очракларына юл куйган кешеләрне тыңлады. Узган ел шул ук чорда 17 территориаль
комиссия оештырылды һәм 167 оешма эшчәнлеге колачланды.
Быел
Хезмәтне саклау буенча координация советы төзүчеләр өчен сораштыру таблицаларын
куллануны дәвам итте. Оешма вәкилләренә тикшерү кәгазьләре бирелде, биредә
аларга хезмәтне саклау буенча сорауларга җавап бирергә һәм раслаучы
документларны беркетергә туры киләчәк. Быел сораштырулар шәһәрнең 36 эре
төзүчесен колачлады, алар җитәкчелегендә 200 дән артык подрядчы оешманың 67
объекты төзелә. Сораштыруларны эшкәртү нәтиҗәләре буенча шәһәрнең төзелеш
мәйданчыкларында 14 күчмә утырыш үткәрелде.
Төзелеш
өлкәсендәге җитешсезлекләрне җентекләп һәм тулысынча анализлау өчен Координация
советы составына Төзелеш һәм архитектура министрлыгы, Хезмәт министрлыгы,
Профсоюзлар федерациясе, төзүчеләрнең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы
белгечләре һәм шәһәр Башкарма комитеты вәкилләрен җәлеп ителде. «Төрле
белгечләрнең катнашуы җитешсезлекләрне бетерү мөмкинлегенә объектив бәя бирергә
мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Илдар Шакиров.
Еш
кына төзелеш объектларында транспорт хәрәкәте схемасы булмау, индивидуаль
саклану чарасын кулланмау, күчмә механизмнарны тотрыксыз урнаштыру, баскычларда
коймалар булмау, электр челтәрләрен дөрес тоташтырмау һәм башка очраклар
теркәлә. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ышандырганча, барлык
җитешсезлекләр бетерелгән, әлеге документлар һәм фотосурәтләр беркетелгән рәсми
җаваплар белән раслана.
Хезмәтне
саклау буенча координация советы инде 9 ел шәһәр предприятиеләрендә җитештерү
травматизмын профилактикалау һәм имин хезмәт шартларын тәэмин итү буенча эш
алып бара. Якын арада эшче төркем шәһәрнең төрле районнарындагы күпфатирлы
йортларны капиталь ремонтлау объектларына барачак.