(Казан
шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь, Диана Жиленкова). 1 нче октябрьдән «Игелекле
Казан» базасында оештырылган кайнар линиягә мобилизацияләнүчеләрнең
туганнарыннан 367 шалтырату килгән, 302 мөрәҗәгать эшкәртелгән. ТР Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбедә
мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләде.
Шәһәр
Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә
ярдәм итү мәсьәләсендә игътибарлы мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк. «Бассейннармы бу,
яшүсмерләр клубларымы, ниндидер өстәмә мәктәптән тыш дәресләрме һәм җәмәгать
транспортымы, зинһар, сизгер мөнәсәбәт булсын, бернинди бюрократия булмасын.
Ирләре хезмәткә киткән гаиләләр, хатын-кызлар авыр чорны кичерә. Безнең бурыч
хәзер – аларга ярдәм күрсәтү, алар белән даими элемтәдә тору. Әгәр дә без ярдәм
чаралары исемлегендә нәрсәне дә булса төшереп калдырганны аңласак, һичшиксез
тулыландырачакбыз. Кыскасы, җанлы, системалы, даими эш булырга тиеш», - диде шәһәр
башлыгы.
Казанда
мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр туклану өчен ташламалар алуга уку йортлары
директорларына ата-аналардан 341 мөрәҗәгать килгән. Балаларга ярдәм итү
чаралары бүгенге көннән алып уку елы ахырына кадәр гамәлдә. Ташлама алу өчен
баланың законлы вәкилләренә директор исеменә язмача гариза белән гомуми белем
бирү учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алынган мөрәҗәгатьләр саны соңгы
түгел, башка әти-әниләрдән гаризалар көтелә, дип хәбәр итте Г.Сәгыйтова.
Ул
шулай ук 1 нче ноябрьдән мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренең балалар
бакчаларында абонент түләүләреннән һәм туклану өчен түләүләрдән азат ителәчәген
искәртте. Бу ташламадан файдалану өчен, мәктәпкәчә учреждение мөдире исеменә
язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Моннан
тыш, мобилизацияләнгән казанлыларның балигъ булмаган балалары шәһәрнең мәдәният
учреждениеләрендәге чараларга бушлай йөри ала. Татарстан Мәдәният министрлыгы
ярдәмендә мондый ташлама муниципаль дәрәҗәдә генә түгел, республика һәм дәүләт
музейларында, театрларда, концерт залларында да каралган. Бер өлкән кешегә
озатырга рөхсәт ителә. Мондый ярдәмне 40 шәһәр мәдәният учреждениесе тәкъдим
итә, тулы исемлек белән сылтама буенча
танышырга мөмкин булачак. Аларны «Батыр» картасын күрсәткәндә түләүсез карарга
була. Карта алу өчен ата-аналарга прописка урыны буенча район администрациясенә
мөрәҗәгать итәргә һәм паспорт, баланың туу турындагы таныклыгын һәм
военкоматтан мобилизация турында белешмә (булган очракта) күрсәтергә кирәк.
«Урынлап
утырту каралган концертларга, кино күрсәтүләргә, спектакльләргә, лекцияләргә
һәм башка чараларга билетлар алу өчен алдан ук мөрәҗәгать итү зарур.
Планлаштырылган вакыйгага кадәр, ким дигәндә, 5 календарь көн кала, учреждение
кассасына «Батыр» картасы белән килергә һәм билет алырга кирәк. Билетлар, шулай
ук чараларның яшь цензы буенча консультацияне конкрет концерт залы, цирк,
мәдәни үзәк яки театр телефон номеры буенча алырга мөмкин», - дип ачыклык
кертте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, бронь ясамыйча утырту
каралмаган учреждениеләргә, мәсәлән, Казан зооботаника бакчасына һәм музейларга
кереп була, дип өстәде.
Мәдәният
учреждениеләреннән тыш, «Батыр» пластик серияле картасын күрсәткәндә,
мобилизацияләнгән гражданнарның балалары шулай ук ТР башкаласының спорт
объектларына бушлай керә ала. 20 оешмада барлыгы 32 хезмәт бар, шул исәптән
җиңел атлетика мәйданнары, бассейннар, тренажер заллары һ.б. «Массакүләм шуу
буенча сезон ачылу белән ябык боз сарайларында шулай ук түләүсез керү буенча
хезмәтләр күрсәтеләчәк», – диде Г.Сәгыйтова.
Моның
өчен билгеле бер спорт төре белән шөгыльләнүгә карата каршы йогынтысы булмау
турында медицина белешмәсе булырга тиеш. 12 яшькә кадәрге балаларга бассейнга
килгәндә паразитологик тикшерү нәтиҗәләре турында белешмә күрсәтергә кирәк.
Спорт объектлары турында тулы мәгълүмат белән сылтама буенча
танышырга була.
Казанда
мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү эше яшьләр сәясәте
учреждениеләрендә дә дәвам итә. «Подросток» яшүсмерләр клублары
берләшмәсе+7(800)707-95-47, +7(843)293-80-27 телефоннары буенча түгәрәк һәм
секцияләргә бушлай өстәмә туплау алып бара.
«А.Гайдар
исемендәге Казан яшьләр үзәге» түгәрәкләрдә, төрле иҗат юнәлешләре буенча
студияләрдә дәресләр тәкъдим итә. Яшьләр үзәгендә, катнашырга чакырып үткәрелә
торган чаралар турында хәбәрләр тарату оештырылды. Түгәрәкләргә язылу
ресепшенда махсус билгеләнгән журналда һәм «ВКонтакте» төркемендәге «Штаб
Батыр» дип аталган фикер алышуда башкарылачак», – дип сөйләде Казан Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары.
Шулай
ук мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләре өчен муниципаль лагерьларга бушлай
юлламалар бирәчәкләр, анда көзге каникуллар вакытында 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге
балалар өчен сменалар оештырыла. Теләүчеләр «Ял» үзәге сайтына кереп заявка
тутыра ала. Мәгълүматны тикшергәннән соң бала лагерьга китәчәк. Ял шартлары
турында тулырак мәгълүматны Октябрь урамы 13/6 адресы буенча һәм түбәндәге
телефоннар буенча белергә була: +7(843)590-24-82, +7(843)297-36-02.
Мобилизацияләнүчеләрнең
гаиләләре түләүсез психологик ярдәмне «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә
психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге телефоны буенча ала ала:
+7(843)277-00-00. Шалтыратуларны тәүлек буе кабул итәләр. Шулай ук психологлар
белән көндезге 9:00 дән 17.30 га кадәр «Ышаныч»ның биш бүлекчәсендә түбәндәге
адреслар буенча очрашырга була:
Мәскәү
районы, Коләхмәтов ур., 21;
Киров
районы, Степан Халтурин ур., 16;
Совет
районы, 8 нче Март ур., 4;
Авиатөзелеш
районы, Годовиков ур., 14, подъезд 2;
Вахитов
районы, Сәлимҗанов ур., 14.
Стрессны
киметүгә тәнгә юнәлтелгән терапия элементлары белән дәресләр дә ярдәм итәчәк.
Аларга «Вконтакте» төркеме аша
язылырга мөмкин.
Г.Сәгыйтовның
искәртүенчә, шәһәр Мэры Илсур Метшин кушуы буенча «Игелекле Казан» коммерцияле
булмаган автоном оешмасы базасында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм
фонды булдырылган. Барлык теләүчеләр бу фондка акча күчерә ала. Алар дарулар,
планнан тыш медицина тикшеренүләрен түләүгә, балалар өчен әйберләр сатып алуга
һәм башка чыгымнарга тотылачак.
Моннан
тыш, 1 нче октябрьдән «Игелекле Казан» базасында кайнар линия эшли. Мәгълүмати
ярдәмне мобилизацияләнүчеләрнең туганнары түбәндәге телефон буенча ала ала:
+7(843)558-74-18. Бүгенге көндә кайнар линиягә 367 шундый мөрәҗәгать кергән,
шуларның 302 се инде эшкәртелгән. Белгечләр 27 психологик консультация
күрсәтте, патронажлыкка волонтерлык ярдәменә мохтаҗ 18 гаилә алынды.
Волонтерлар булырга теләүчеләр кайнар линия телефоны аша яисә Сеченов урамы, 5
адресы буенча мөрәҗәгать итә ала.
Бүген
«Игелекле Казан» колл-үзәгендә 9:00 дән 21:00 гә кадәр дүрт линия эшли. Шулай
ук бер резерв линия – 21:00 дән 9:00 гә кадәр. Г.Сәгыйтова билгеләп үткәнчә,
төп җаваплар инде формалаштырылган, әмма республика районнарында ярдәм күрсәтү
буенча ачык сораулар кала.
«Шәһәрнең
медицина хезмәте мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләрен актив патронажга ала,
һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре өстенлекле
тәртиптә хәл ителә. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү эше дәвам
итә, һәр мөрәҗәгатьне өйрәнәбез, һәр теләкне исәпкә алырга тырышабыз», – дип
нәтиҗә ясады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.