(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь, Юлия Летникова). Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә MES «Сәламәтлек архитектурасы» XIV халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясаган беренче пленар утырыш темасы медицина учреждениеләре архитектурасында дөнья трендлары булды.
М.Мурашко: «Хастаханәнең дизайны пациентларның савыгуына турыдан-туры йогынты ясый»
Конференция илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко онлайн-чыгышыннан башланды, ул билгеләп үткәнчә, сыйфатлы медицина ярдәмен бөтен ил буйлап бертигез дәрәҗәдә тәэмин итәргә кирәк. «Бу эш кысаларында беренчел буын учреждениеләрен модернизацияләү проекты гамәлгә ашырыла, аның планы буенча 2025 елга Россия шәһәрләрендә 5,8 мең медицина объекты төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк һәм 7,9 меңнән артык медицина оешмасы бинасы ремонтланачак», – диде спикер. Ул ассызыклаганча, хастаханәләрнең дизайны пациентларның савыгуына турыдан-туры йогынты ясый: «Архитектура, тышкы кыяфәт, бизәк мөһим, шуңа күрә медицина учреждениеләрен төзү һәм ремонтлауның бердәм проектлары, төзелештә вакыт һәм ресурсларны экономияләргә мөмкинлек бирүче бертөрле брендбук, биналарның дизайны куркынычсыз оешма тәэсирен тудыра». Михаил Мурашко сүзләренә караганда, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының эше ярдәм күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуын, сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән һәм пациентны үзәккә кую принцибы буенча башкарыла.
Сәламәтлек архитектурасы концепциясе ил төбәкләрендә уңышлы тормышка ашырыла. Аның бөтен Россиягә ничек таралуы турында илнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Бүгенге көндә типиклаштырылган медицина учреждениеләре реестрында 144 объект, шул исәптән фельдшер-акушерлык пунктлары, сырхауханәләр, хастаханәләр һәм махсус медицина оешмалары бар. «Россия Президенты һәм хөкүмәте карары буенча без, беренче чиратта, реестрдагы объектларны төзүне һәм реконструкцияләүне финанслыйбыз. Бу барлык оешмалар да бертөрле булачак дигән сүз түгел, типлаштыру заманча технологик чишелешләрне куллануны, территорияне төзекләндерү һәм дизайн-кодны күздә тота», - дип аңлатты Ирек Фәйзуллин.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда кешенең тормыш сыйфатын яхшырту өчен зур эш алып барылуы турында сөйләде. Әйтик, 2021 елда гына да 1,2 мең яңа оешма төзелгән һәм 3,5 меңгә якын социаль әһәмияткә ия оешма ремонтланган. «Бүгенге көндә дәвалау учреждениеләрен проектлау киң даирә белгечләрнең партнерлыгына нигезләнә, шуңа күрә конференция – урбанистика һәм сәламәтлек саклау экспертлары кооперациясе өчен менә дигән мәйданчык, дип ышанам», – дип йомгаклады Алексей Песошин.
Киләсе елда Казанда Казансу ярында балалар хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе базасында трансплантология үзәге төзи башларга планлаштыралар
Сәламәтлек темаларына зур игътибар бирә торган шәһәр буларак Казан турында Мэр Илсур Метшин сөйләде. «Шәһәр хакимиятенең, бизнесның һәм шәһәр үсешендә катнашкан башка якларның күп карарлары һәм эшләре кешеләрнең сәламәтлегенә һәм иминлегенә тәэсир итә. Шуңа күрә безгә бер-беребез белән дә, шәһәр берләшмәләре белән дә диалогта эшләргә кирәк», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы һәм 2007 елда MESның беренче конференциясенең нәкъ менә Казанда узганын искә төшерде.
Илсур Метшин ассызыклаганча, Казанда гамәлгә ашырыла торган үзгәртеп корулар комплексы һәрчак кешегә юнәлдерелгән. Аның сүзләренчә, уңайлыклар җыелмасы халыкка тотрыклылык һәм Казан – алар кирәк булган урын дигән ышаныч хисе бирә. «Кеше сәламәтлеге берничә факторга бәйле, аларның 80% ы безнең эшләр фронтын тәшкил итә. Без медицина учреждениеләрен модернизацияләүгә шактый акча һәм көч кертәбез. 2017 елдан башлап 79 хастаханә һәм поликлиниканы яңарта алдык, киләсе елда Казансу ярында балалар хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе базасында трансплантология үзәге төзергә планлаштырабыз», - дип уртаклашты шәһәр Мэры.
Шәһәр инфраструктурасы объектларын проектлаганда һәм төзегәндә Казан кеше үзәктә булу принцибына йөз тота, дип ассызыклады И.Метшин. «7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе янында без паркның рекреацион зонасын Акчарлак күле белән берләштерә алдык, пациентлар, медицина хезмәткәрләре һәм халык өчен тулы бер парк булдырдык», – дип мисал китерде шәһәр башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, паркта ял итү белән пациентларны реабилитацияләү тизләнә, биредә алар өчен барлык шартлар да тудырылган – урнаштырылган спорт тренажерларыннан алып махсус төзекләндерелгән ылыслы участокларга кадәр. Узган ел Акчарлак күлен төзекләндерү проекты Сәламәт шәһәрләр һәм бистәләр ассоциациясе үткәргән конкурста беренче урынны алды.
Физик сәламәтлектән тыш, төрле яшьтәге казанлыларның менталь сәламәтлеген саклауга да игътибар бирелә. Шәһәрлеләр ышаныч телефоннарыннан, психологик ярдәмнең бушлай үзәкләреннән файдалана, ярдәм сорап «Игелекле Казан»га мөрәҗәгать итә яки «Яшәү яме» проектында катнаша ала.
Төзелә торган торак комплексларга һәм иҗтимагый биналарга карата яңартылган таләпләр, җир асты паркинглары, чүп-чарны аерым җыю, комплекслы төзекләндерү һәм яшелләндерү, мәктәпләрдә сәламәт һәм кайнар туклану, велоюллар челтәре, уңайлы мохит – бу яңа шәһәр стандартларының кайберләре генә.
Мэрия, шәһәр һәм республика хезмәтләре, төзүчеләр һәм актив шәһәрлеләрнең эш синергиясе шәһәр мохитен үзгәртеп коруда нәтиҗәләр бирә. «Бүген яңгыраган кейслар арасында Казанда гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә иртәгә үк шәһәр инфраструктурасы объектларында масштабланачак һәм гамәлгә кертеләчәк нәрсәләр күп булыр дип ышанам», – дип йомгаклады Илсур Метшин.
Пленар утырышның модераторы ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды. Докладлар белән шулай ук Metropolis архитектура компаниясенә нигез салучы һәм коммерция директоры Мөхәммәт Нассер, «Росатом» дәүләт корпорациясенең капиталь төзелеш тармак үзәге директоры Петр Степаев, Атом тармагы төзелеш оешмалары ассоциациясенең сәламәтлек саклау өлкәсендәге атомга бәйле булмаган проектлар буенча комитет рәисе Сергей Фурманчук һәм Халыкара медицина кластеры фондының проектлаштыру һәм төзү буенча директоры Тимур Андрбаев чыгыш ясады.