(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь, Диана Жиленкова,
Дмитрий Никитин). Бүген Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумы кысаларында
мэрларның түгәрәк өстәлендә шәһәрдәге идарәнең цифрлы трансформациясе турында
фикер алыштылар. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 6 илдән спикерлар
персонал белән идарә итүдә цифрлы технологияләр куллану, бюджет-финанс эше һәм
коррупциягә каршы эшчәнлек турында сөйләштеләр. Очрашуны Казан Мэры, БМО
каршындагы җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив комитет (UNACLA)
президенты Илсур Метшин үткәрде.
«Безнең өчен Kazan Digital Week форумының дөньяның төрле почмакларыннан килгән җитәкчеләрне һәм экспертларны берләштерүче мәйданчыкка әверелүе бик мөһим. Цифрлаштыру көннән-көн тормышыбызның төрле өлкәләренә, шул исәптән муниципаль идарәгә дә тирәнрәк үтеп керә; һәм безне барыбызны да – кайдан булуыбызга карамастан – шәһәрдә тормышны уңайлырак итәргә, шәһәрне планлаштыру дәрәҗәсен күтәрергә, ресурсларны, вакытны һәм көчне сакларга, хаталарны киметергә, кабул ителгән карарларның срогын сыйфатына зыян китермичә кыскартырга һәм аларның үтәлешен яхшырак контрольдә тотарга сәләтле IT-технологияләрне табу, булдыру, гамәлгә кертү омтылышы берләштерә», – диде Илсур Метшин очрашуны ачып.
Казан Мэры искәрткәнчә, агымдагы ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән, әмма шәһәрнең эчке һәм тышкы трансформациясе буенча эш 2010 елда ук башланган. Шулай итеп, нәкъ менә ТР башкаласында Россиядә беренче ИТ-парк ачылды, ә 2011 елда «Ачык Казан» системасы эшли башлады, аның ярдәмендә торак-коммуналь хуҗалыгында заявкаларны электрон рәвештә кабул итү һәм контрольдә тоту мөмкинлеге барлыкка килде. Шулай ук «Электрон Татарстан» программасы буенча балалар бакчаларына бердәм электрон чират булдырылган, ә мәктәпнең белем бирү картасы баланы мәктәпкә кертүне тәэмин итә һәм ашханәдә туклану өчен түләргә мөмкинлек бирә.
«Казанда илдә беренчеләрдән булып муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү башланды. Мөрәҗәгатьләрнең 80% ы буенча хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә. Ел саен муниципаль хезмәтләргә 150 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә, һәм без, бу процессларны үтә күренмәле, нәтиҗәле, уңайлы һәм тиз итеп, халыкның һәм хезмәткәрләрнең вакытын җитди экономиялибез, кәгазьне саклыйбыз», – дип игътибар итте ТР башкаласы Мэры.
Аның сүзләренә караганда, соңгы ике елда Казанда гамәлгә ашырылган иң кызыклы цифрлы проектларның берсе комплекслы муниципаль геоинформация системасы булды, аның ярдәмендә шәһәр картасында территорияләр, объектлар, шәһәр төзелеше нормалары һәм чикләүләр, шулай ук норматив документларның гамәлдә булу чикләре турында барлык актуаль мәгълүмат тупланган. Көн саен системаның өзлексез форматында 800 дән артык кеше файдалана. Биш көн урынына кирәкле мәгълүматны шул минутта алырга мөмкин.
«700 берәмлектән артык махсус техниканы һәм шәһәр урамнарын җыештыру һәм төзекләндерүнең сыйфатын өзлексез күзәтеп барырга интеллектуаль шәһәр ярдәмчеләре ярдәм итә», - дип билгеләп үтте И.Метшин. Шәһәрлеләр барлыкка килгән проблемалар турында «Минем Казан» дип аталган махсус бот ярдәмендә хәбәр итә ала.
«Без куркынычсызлыкның яңа дәрәҗәсенә чыгабыз, ул Казанда җәмәгать урыннарында һәм ишегалларында күпләп акыллы камералар урнаштыру аркасында мөмкин булды, – дип өстәде Мэр. - Без цифрлаштыруда күп эш башкардык һәм цифрлы инструментларны үз эшебезгә актив кертәбез. Зур мәгълүматлар белән укуны һәм эшләүне дәвам итәбез һәм алардан шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрү өчен файдалана алабыз. Һәм, югары технологияләр өлкәсен үстерүнең мөһимлеген аңлап, без цифрлы индустрия өчен, талантлы һәм перспективалы кешеләр өчен уңайлы шартлар булдырырга омтылабыз». Әйтик, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Казаннан ерак түгел яңа Иннополис шәһәре барлыкка килде. Ә берничә атна элек ТР башкаласында Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк ишекләрен ачты.
Ә тиздән Казан глобаль «Киләчәк уеннары»н уздыру мәйданчыгы булачак. «Цифрлаштыру безнең өчен – нәтиҗәлелеккә, үтә күренмәлелеккә, халык белән ачык диалогка юл. Бу – иртәгәге көнгә юл», - дип ассызыклады И.Метшин.
Түгәрәк өстәл барышында Казан Мэриясенең кадрлар сәясәтенең төп аспектлары турында шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова сөйләде. Ул процессларны цифрлаштыру хезмәткәр эшенең һәр этабына йөкләнүен билгеләп үтте. «Талантлар табу өчен без популяр цифрлы платформаларда эшлибез. Агымдагы елның 9 аенда 14 меңнән артык җавап алдык. Платформалар ярдәмендә хезмәт базарында төп тенденцияләрне һәм Мэриянең эре эш бирүче буларак җәлеп итүчәнлеген күзәтәбез», - дип хәбәр итте И.Бочкова.
Июльдән кадрлар хезмәте хезмәткәрләре «Талантикс» инновацион продуктын куллана. Әлеге программа берничә процессны берләштерергә мөмкинлек бирә: вакансия буенча заявкалар урнаштыру, һөнәри белемнәр буенча тестлар узу һәм эшкә кабул итү турында тәкъдим җибәрү. Барлык кадрлар процессы республика бердәм мәгълүмат системасында гамәлгә ашырыла. «Моннан тыш, муниципаль хезмәткә яңа килгәннәрне адаптацияләү өчен Телеграм-бот булдырылды. Циффрлы ярдәмче эшкә урнашу вакытыннан алып беренче 6 атнада элемтәдә булырга мөмкинлек бирә», - дип сөйләде Ирина Бочкова.
Цифрлы бухгалтерия проекты турында Башкарма комитетның Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин сөйләде. 2020 елда проектны гамәлгә ашырганнан бирле аңа 544 мәгариф һәм мәдәният учреждениесе кушылган, аларда 40 меңнән артык кеше эшли. «Цифрлы трансформация һәм бердәм исәпкә алу стандартларын гамәлгә кертү хисабына хисапчы хезмәтенең нәтиҗәлелеге артты», - дип билгеләде И.Мөхәммәтшин.
Моннан тыш, Казанда электрон документ әйләнешенә тулаем күчү төгәлләнде диярлек. Әйтик, быел аның күләме 1 млн документ дәрәҗәсендә фаразлана. «Үткәрелгән чаралар хисапчыларның штат санын 24% ка оптимальләштерергә мөмкинлек бирде, бу исә хезмәт хакы түләү фонды бер елга 47 млн сум янга калдыра, без әлеге акчаларны проектны алга таба гамәлгә ашыруга һәм хисапчыларның хезмәт хакын арттыруга юнәлтәбез», – диде Финанс идарәсе башлыгы.
Казан Мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев үз чиратында коррупция күренешләрен киметүгә юнәлдерелгән цифрлы механизмнар турында сөйләде. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында берничә цифрлы система – «Хокук контроле», «Контурлы иминлек» һәм «Цифрлы ревизор» кертелә.
Ул билгеләп үткәнчә, ел башыннан күп кенә системалар муниципаль хакимиятнең төрле бүлекчәләре тарафыннан уңышлы гамәлгә ашырыла. «Әлеге проектларны гамәлгә кертү, һәрьяклы һәм комплекслы якын килүне тәэмин итеп, коррупциягә каршы эшне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады К.Беляев.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук Бодрум Мэры Әхмәт Арас, Хабаровск Мэры Сергей Кравчук, Белгород администрациясе башлыгы Антон Иванов чыгыш ясады, чарага онлайн-форматта Цицикар вице-мэры Сунь Хэн, Нейпьидо (Мьянма) Мэры Тин У Лвин һәм башкалар кушылды. Алар үз шәһәрләрендә куркынычсызлык һәм транспорт, икътисади җинаятьләр һәм башка юнәлешләрдә цифрлы технологияләр кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. «Шәһәрдә идарәнең цифрлы трансформациясе – техник чараларны яңарту гына түгел, ә танып белү һәм фикерләүдә революция дә», – дип игътибар итте Цицикар вице-мэры Сунь Хэн.
«Kazan Digital Week кебек мәйданчыклар безгә велосипед уйлап табуга вакыт әрәм итмәскә, ә бер-беребездән алдынгы тәҗрибәне үзләштерергә, шәһәрләребезне тагын да уңайлырак һәм иминрәк итү өчен диалогта булырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week форумы инде өченче тапкыр уздырыла. Быел анда 32 илдән 13 меңгә якын кеше катнаша. Форум программасында интеллектуаль транспорт системаларына, цифрлы индустриягә, кибер куркынычсызлыкка, медицина, мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгында һәм башка өлкәләрдәге цифрлы технологияләргә багышланган 120 чара бар.
Форум кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә IT-өлкәдә 200 дән артык проект тәкъдим ителгән экспозиция оештырылган. Әйдәп баручы компанияләр һәм предприятиеләр – «Татнефть» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, ИТ-парк, «Алабуга» МИЗ, «Сколково», Иннополис резидентлары үзләренең цифрлы эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, күргәзмә кунаклары пилотсыз үзбушаткычны күрә, медицина клиникасы симуляторыннан файдалана, шулай ук төзелеш өчен документлар рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган уңайлы сервислар белән таныша алды.
Kazan Digital Week узган көннәрдә Digital Skills чемпионаты узачак.
Форум ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада катнашучыларга шулай ук Россия Премьер-министры Михаил Мишустин да мөрәҗәгать итте.
StartFragment
EndFragment