(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Быел Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 266 йортта тышкы яктырту системасын реконструкциялиләр, анда 2276 терәк һәм 3035 яктырткыч барлыкка киләчәк. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков хәбәр итте.
«Шәһәр елдан-ел яктыра бара. Кайбер ишегаллары гомумән утсыз иде. Быел төзекләндерелә торган 266 ишегалдының 118 е беренче тапкыр диярлек ут күрде. Һәм бу комфорт факторы гына түгел, барыннан да элек, куркынычсызлык факторы да. Шундый ук бурыч поселокларга карата да куелган. Быел 33 поселокта яхшы эшләдек. Киләсе елларда да эшне дәвам итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.
Р.Габделхаков сөйләгәнчә, ТР торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу программасы кысаларында Казан поселокларында изоляцияләнгән чыбыклы 53 км артык челтәр һәм 1467 яктырткыч монтажланган. Агымдагы елда программага Константиновка, Яңа Вишневка, Салмачы, Залесный, Привольный кебек поселоклар кертелгән.
Программа башланып китән елларда 15 млн сум акча бүленгән иде, дип игътибар итте «Казэнерго» АҖ генераль директоры. Аның сүзләренә караганда, шәһәр Башкарма комитеты белән берлектә поселокларда яктырту күләмнәре арттырылган. Быел финанслау күләме 43 млн сумнан артып киткән. «Казан поселокларын яктырту мәсьәләсен тулысынча хәл итү өчен 155 млн сум кирәк. Бистәләрне сыйфатлы яктырту – шәһәр халкы өчен уңайлы яшәү мохитенең мөһим өлеше», - дип өстәде Р.Габделхаков.
Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы скверында, Салават күпере районындагы паркта, «Балыкчы бакчасы» һәм «Светлая долина» паркларында, Юнысов мәйданында һәм Покровский соборы территориясендә яңа яктырту челтәрләре пәйда булды. Бу максатларга 77 млн сум акча бүленгән.
Моннан тыш, «Казан шәһәренең юл-урам челтәрен ремонтлау» программасы буенча быел 526 терәк, 924 яктырткыч, 23 км һава линиясе һәм 3 км кабель линиясе урнаштырылачак. Бу максатларга 60 млн сум акча бүленгән. Эшләр 11 объектта узачак, алар арасында Иске Победилово, Петровский поселогыннан Вороновкага кадәр юл, Яңа Сосновкадагы Раздольная урамы, 2 нче Рабочая урамы, Царицыно поселогындагы Каспий урамыннан Яңа Сосновкадагы Лесная урамына кадәрге юл, Дәрвишләр бистәсендәге Совет урамы, Турист урамыннан Займище станциясенә кадәрге юл, Зөбәрҗәт күленә юл, Беломорск урамы, Кадыштагы Школьная урамы, Адоратский урамы бар.
Тагын 1304 яңа яктырту ноктасы Восход урамында, Серов урамыннан тимер юлга кадәр (88 яктырту ноктасы), Энергетиклар урамында (18 яктылык ноктасы), Әмирхан урамында, Чуйков урамыннан Миль урамына кадәр (217 яктылык ноктасы), Четаев урамында, Әпсәләмов урамыннан Бондаренко урамына кадәр (12 яктырту ноктасы), Вознесение тракты (18 яктырту ноктасы), Осиновская урамы (148 яктырту ноктасы), Горький шоссесы (625 яктырту ноктасы), Новосельская урамы (77 яктырту ноктасы), Липатов урамыннан Дәрвишләр бистәсендәге зиратка кадәр (54 яктырту ноктасы), Сәлимҗанов урамындагы тротуар (26 яктырту ноктасы), Спартак урамындагы тротуар (21 яктырту ноктасы) кебек объектларда барлыкка киләчәк. Бу объектларда эшләрнең гомуми бәясе 281 млн сум тәшкил итә.
Ремонт эшләре туристлык маршрутларында да алып барыла, дип билгеләп үтте «Казэнерго» АҖ генераль директоры. Әйтик, агымдагы елда Бауман урамындагы Астрономия урамыннан Чернышевский урамына кадәрге участокта композит материалдан эшләнгән иске терәкләрне чуен конструкцияләргә алыштырдылар. «Проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып Каюм Насыйри урамындагы яктырту баганаларын алыштыру кала. Әлеге баганаларның цилюминнан ясалган барлык цоколь өлешләре ватылып беткән, аңа ремонт ясап булмый. Алмаштыру өчен 12 млн сум күләмендә финанслау таләп ителә», - диде Р.Габделхаков.
«Казэнерго» АҖ генераль директоры шулай ук «Метроэлектротранс» МУП белән бергә кулланылыштагы авария хәлендәге тимер-бетон баганалар проблемасына да игътибар итте. Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстан Республикасы башкаласында алыштыру таләп ителгән 555 терәк эксплуатацияләнә. Бу эшләргә 156 млн сумга якын акча кирәк булачак.
«Бергәләп киңәшмә үткәрегез, нинди чишелешләр барлыгын хәбәр итегез. «Метроэлектротранс» һәм «Казэнерго» вәкилләрен җыю һәм тәкъдимнәр әзерләү сорала», - дип йөкләде И.Метшин.
Тышкы яктырту терәкләрендә белдерүләр ябыштырылу белән дә вәзгыять катлаулы, дип билгеләп үтте Р.Габделхаков. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча кардиналь карарлар кабул итү 2023 елда планлаштырыла. Мәсәлән, терәкләрне махсус формалаштырылган дүрт бригада чистартачак.
Казанны төзекләндерү кагыйдәләр нигезендә, төп мәйданнарда, магистральләрдә һәм урамнарда, транспорт тоннельләрендә яктырткычларның яну проценты 97 проценттан ким булмаска тиеш. Бу таләп Татарстан Республикасы башкаласында үтәлә, дип билгеләп үтте Габделхаков. Аның сүзләренә караганда, тышкы яктыртуның калган барлык күрсәтмәләре буенча януның уртача проценты шулай ук норма чикләрендә тора. «Хәзерге вакытта шәһәрнең барлык энергетика хуҗалыгы штат режимында эшли, тышкы яктыртуның сыйфатлы эксплуатациясе тормышка ашырыла. Барлык килә торган сораулар һәм бурычлар шәһәр һәм аның халкы файдасына оператив һәм уңай хәл ителә», - диде Р.Габделхаков.