(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы август, Диана Жиленкова). Бүген шәһәр Ратушасында Татарстан һәм Казан көненә багышланган бәйрәм чаралары шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшырудан башланды. Аерым уңышларга ирешүчеләр арасында – завод хезмәткәрләре, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәдәният эшлеклеләре (барлыгы 24 кеше). Ә бәйрәм кунагы – танылган Россия җырчысы Александр Розенбаум Казан аның яраткан шәһәрләренең берсе булуын белдерде.
Казан Ратушасында тантаналы чараны шәһәр Мэры Илсур Метшин ачты. Сәламләү сүзендә ул республика башкаласы өчен соңгы иң мөһим вакыйгаларны кыскача гына санап үтте. Бу – Казан Мәрьям Ана иконасы соборын ачу да, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан шәһәрнең йөзек кашы булачак Җәмигъ мәчетенә таш салу да. Зур Казан боҗрасы, Вознесение тракты, Горький шоссесын киңәйтү һәм аның дублерын төзү кебек масштаблы проектлар төзү турында искә төшерде. Илсур Метшин Идел буендагы сәнәгать территориясен киң колачлы реновацияләү игълан ителгән Порт урамында төзүчеләр актив эшләргә керешә, дип билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, әлеге комплекслы үсеш проекты ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның югары бәясен алды. Яңа парклар һәм яр буйлары барлыкка килә, яңа торак йортлар һәм социаль объектлар төзелә. Бүген, мәсәлән, Бәшир Рәмиев исемендәге яңа технопарк ачыла, ул яшьләрне һәм тәҗрибәле белгечләрне җәлеп итү ноктасы булачак
Илсур Метшин киләсе вакыйгалар турында да искә төшерде. Әйтик, киләсе сезонда Казан «Алтын алка» бөтенроссия турнирының суперфиналын кабул итәчәк. Ә 2024 елда Татарстан Республикасы башкаласында тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» халыкара ярышлары – киберспорт, робототехника, өстәмә һәм виртуаль чынбарлык, мәгълүмати технологияләр һәм ясалма интеллект өлкәсендә глобаль вакыйга узачак.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, үз ишегалларын, районнарын һәм гомумән шәһәрне проектлауда һәм төзекләндерүдә актив катнашучы шәһәр кешеләреннән башка үзгәрешләр мөмкин булмас иде. «Без барыбыз да шәһәребезне һәм республикабызны яхшырак итү бердәм максаты белән берләшкән. Нәкъ менә сез, хезмәт сөючән һәм үҗәт, талантлы һәм эчкерсез, тугры һәм яратучан казанлылар – шәһәрнең төп байлыгы. Намуслы хезмәтегез, ярдәмегез, туган шәһәребезгә булган мәхәббәтегез һәм яхшылыгыгыз өчен рәхмәт. Безнең киләчәгебез һәм Казанның нинди булачагы барыбызга да бәйле», - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Казанның Мактаулы гражданнары китабы һәм Казанның Мактау китабы гадәттәгечә Шәһәр көнендә яңа исемнәр белән тулыланды. Әйтик, ТР башкаласының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне, актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге өчен «Казанның мактаулы гражданины» исемен «Бәхетле» ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйповага бирделәр. Казанның Мактау китабына Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ, 131 нче номерлы лицей, шулай ук татар язучысы, РФ һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы Ренат Харисов кертелде.
«Мин «Казан» сүзен тынычландыручы да, рухландыручы да, чакыручы да, кирәк вакытта туктата да торган дога буларак кабатлыйм. Казан – минем горурлыгым», - диде, җавап сүзе белән чыгыш ясап, татар язучысы Ренат Харисов. «Минем һәр әсәремдә Казан җанлы зат буларак катнаша», - дип өстәде ул.
И.Метшин С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының 3 нче номерлы цехы фрезерчысы Вячеслав Григорьевны, Мәктәптән тыш эшләр үзәге бүлеге мөдире Татьяна Коткованы һәм хезмәт ветераны Елена Сотованы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.
«ТАССР төзелүгә 100 ел» медален муниципаль берәмлек Башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкинга, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка һәм Казан Музей комплексының фәнни-экспозиция бүлегенең әйдәп баручы методисты Розалина Шаһиевага тапшырдылар.
«Горводзеленхоз» МУП җитештерү-техник бүлеге начальнигы Надежда Бицур «ТР атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. «ТР атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен 8 нче номерлы балалар музыка мәктәбенең гомуми фортепиано һәм теоретик дисциплина укытучысы Ирина Шаронова, «ТР атказанган укытучысы» исемен 9 нчы номерлы гимназиянең француз теле укытучысы Светлана Сергеева, «ТР атказанган химигы» исемен «Нәфис Косметикс» АҖ – М.Вахитов исемендәге Казан химия комбинатының җитештерү-диспетчерлык бүлегенең әйдәп баручы диспетчеры Ольга Хидиятуллина алды.
Казан дәүләт медицина университетының онкология, нур диагностикасы һәм нур терапиясе кафедрасы мөдире Фоат Әхмәтҗановны, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең двигательләр җыю слесаре Анна Баталованы һәм Контроль-хисап палатасы рәисе урынбасары Рушания Фәйзрахманованы «Казан файдасына хезмәт һәм батырлык өчен» мактау билгесе белән бүләкләделәр.
Казан вертолет заводының технологик җиһазлары һәм автоматика чаралары буенча 8 нче разрядлы электромеханик Валерий Самойловка һәм La Primavera Казан камера оркестры контрабаслар төркеме концертмейстеры Василий Шиповка «Казанның мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе тапшырылды.
Шулай ук Казанның Мактау грамоталарын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага һәм Мэр ярдәмчесе Марат Сәлаховка, ә Мэр рәхмәтләрен Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты ашханәсе пешекчесе Татьяна Давыдовага, «Метроэлектротранс» МУП электр поезды машинисты Сергей Саввинга һәм «Казметрострой» акционерлык җәмгыятенең 1 нче номерлы участок башлыгы Александр Цойга тапшырдылар
Тантаналы җыелышта кунаклар алдында төрле иҗат коллективлары чыгыш ясады. Чакырылган кунакларның берсе Россиянең халык артисты Александр Розенбаум булды. «Санкт-Петербургтан соң минем яраткан шәһәрем – Казан. Башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Мин күп йөрим, динамикада шәһәрләрнең ничек үсүен күрәм, һәм Казан – беренче урында дип әйтә алам», - дип белдерде Розенбаум.
Исегезгә төшерәбез, бу ай башында Казан шәһәр Думасы депутатлары XVI сессиядә Казанның мактаулы гражданины исемен алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бәхетле» ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйповага бирергә карар кылдылар. Аның кандидатурасын карау өчен депутат Людмила Андреева тәкъдим итте. Депутат сүзләренчә, М.Латыйпова шәһәр, азык-төлек тармагы һәм сәүдә үсешенә зур өлеш керткән. Шулай ук «Бәхетле» ҖЧҖ генераль директоры 2013 елда Казанда Универсиаданы уңышлы үткәрүдә ярдәм иткән. М.Латыйпова хәйрия эшчәнлеге белән аерылып тора, Болгарда һәм Зөядә тарихи һәйкәлләрне торгызуга ярдәм итеп, Татарстанның мәдәни мирасын саклауга үз өлешен керткән.