(Казан
шәһәре KZN.RU, 24 нче август, Юлия Летникова). Яңа уку елыннан Казанда приз
фонды 4,5 млн сум булган «Иң яхшы инклюзив мәктәп» грант конкурсын башлап
җибәрү планлаштырыла. Ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче
педагоглар «Ел укытучысы» традицион конкурсында үз тәҗрибәләре турында сөйли
алачак. Бу хакта мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясендә Татарстан
башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Бүгенге
көндә Казан мәктәпләрендә 1011 инвалид һәм 703 сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән бала белем ала, балалар бакчаларында төрле нозология буенча 10 меңнән
артык бала өчен 655 төркем ачылды. Шәһәр һәркем өчен дә уңайлы һәм ачык булырга
тиеш, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә, дип
ассызыклады И.Метшин. «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар үзләренең
яшьтәшләре кебек үк мөмкинлеккә ия булырга тиеш», – диде ул.
И.Метшин
Казан шәһәр Думасы утырышында депутатлар ресурс сыйныфларын ремонтлау һәм сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче педагогларның һөнәри осталыгын
арттыру программасын эшләү турында карар кабул иткәнен искә төшерде. «Яңа уку
елыннан мондый педагоглар традицион «Ел укытучысы» конкурсында үз тәҗрибәләре
турында җиткерә ала», – диде шәһәр башлыгы.
Быел
Казанның 1 меңнән артык педагогы өстәмә белем алган, алар сәламәтлек мөмкинлекләре
чикле балалар белән эшли, дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек
Ризванов. «Педагоглар инде алынган белем һәм күнекмәләрне белем
бирү процессында актив кулланалар», - диде ул.
Моннан
тыш, яңа уку елында Казанда «Иң яхшы инклюзив мәктәп» грант конкурсын башлап
җибәрү планлаштырыла, аның приз фонды 4,5 млн сум булачак. Учреждениеләр акчаны
педагогик хезмәткәрләрне укыту һәм яңадан әзерләүгә, шулай ук матди-техник
базаны яхшыртуга юнәлдерә алачак.
Илсур
Метшин инклюзиянең үзенчәлекле балалар өчен дә, калган сабыйлар өчен дә мөһим
булуын ассызыклады, чөнки алар шулай ук эмпатиягә һәм хезмәттәшлеккә өйрәнәләр.
Җиденче ел инде Казанның барлык беренче сыйныф укучылары да «Игелекле эшләр
көндәлеге» алып бара, ул укучыларны башкаларга ярдәм итәргә этәрә. «Бу
эгоизмнан бик яхшы прививка», - диде шәһәр башлыгы. Аның сүзләренә караганда, характердагы
игелек, мәрхәмәтлелек, битараф булмаганлык кебек сыйфатларны балачактан сеңдерергә
һәм үстерергә кирәк.
Яз
көне Казанда «Игелек ярминкәләре» узды, анда укучылар һәм ата-аналар 5 млн
сумга якын акча җыйдылар. Акчаны инвалид балаларга, ветераннарга, качакларга,
балалар бакчаларына һәм сукбай хайваннар өчен приютларга юнәлткәннәр.
Моннан
тыш, быел беренче тапкыр хайваннарга карата кайгыртучан һәм җаваплы караш
тәрбияләү өчен «Лапа дружбы» конкурсы оештырылды. Жюри 5 номинациядә 23
призерны билгеләде, җиңүчеләр 50 дән 200 мең сумга кадәр грантлар алды. «Аларга
әле үз проектларын гамәлгә ашырырга туры киләчәк, сукбай хайваннарның хуҗалы
һәм йортлы булуы безнең төп җиңүебез булачак», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
«Без
Казанны игелекле эшләр һәм кешеләр шәһәре итәргә телибез», - дип нәтиҗә ясады
шәһәр башлыгы.
Видеорепортаж