(Казан
шәһәре KZN.RU, 17 нче август). Казан Кремлендә су объектларын саклау өлкәсендә
экологик куркынычсызлык мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган ТР Куркынычсызлык советы утырышында
Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Утырышны
ачып, республика башлыгы әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре күбесенчә
дәүләтнең илкүләм иминлеген билгели, дип ассызыклап үтте. «Бүген республикада
елга системаларының начар торышы күзәтелә – кече елгалар деградацияләнә һәм
үлә. Моның сәбәбе – кешенең күп төрле эшчәнлеге, төзелеш алып бару, җир асты
суларын суырту һәм грунт сулары дәрәҗәсенең төшүе, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать
җитештерүе калдыкларының ташлануы, шулай ук кече елгаларның су төбе
катламнарында куркыныч биоген химик пычрак туплану», – дип билгеләп үтте
Р.Миңнеханов. Ул шулай ук халыкны сыйфатлы эчә торган су белән һәм халыкны йорт
яны хуҗалыкларына су сибү һәм көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен су
белән тәэмин итү мөһим, дип өстәде.
Бүгенге
көндә Татарстанда су территориясенең өслеге 6,4% тәшкил итә. «Без су
ресурсларын саклау юнәлешендә хәрәкәт итәбез, әмма темплар бүген безнең алда
торган мөһим бурычларга туры килми», – дип дәвам итте республика башлыгы.
Р.Миңнеханов утырыш беркетмәсен конкрет карарлар белән әзерләргә кушты, алар
арасында – 2030 елга кадәр «Иделне савыктыру» федераль проектын озынайту
турында һәм «Каманы савыктыру» федераль проектын кабул итү турында Россия
Хөкүмәте адресына мөрәҗәгать.
Моннан
тыш, ТР Президенты күзәтчелек органнарын хокук саклау структуралары белән
берлектә су объектларын пычратучы хуҗалык итүче субъектларга игътибар итәргә
өндәде. «Гаепле затларны җаваплылыкка тартырга һәм принципиаль позициядә
торырга кирәк. Кайбер хәлләрдә, минемчә, предприятиеләрне түгел, ә вазыйфаи
затларны штрафка тартырга кирәк», – диде Р.Миңнеханов. Ул шулай ук ТР Төзелеш,
архитектура һәм ТКХ министрлыгына яр буе зоналарында объектлар төзү белән
шөгыльләнүче намуслы һәм намуссыз оешмалар реестрын булдырырга тәкъдим итте.
Чистарту
корылмалары игътибар үзәгендә булырга тиеш, дип ассызыклады ТР Президенты. «Су
объектларын саклау өлкәсендә 2023 ел программасын формалаштырганда хәзерге
вакытта булган чистарту корылмаларын тәртипкә китерүгә басым ясарга кирәк», –
диде ТР Президенты һәм район башлыкларына мондый объектларны төзү,
реконструкцияләү һәм алга таба эксплуатацияләү мәсьәләләренә игътибар итәргә
киңәш итте. Федераль һәм төбәк программалары буенча төзелгән чистарту
корылмалары аерым контроль таләп итә. «Аларның эше контрольдә булырга тиеш, -
диде Р.Миңнеханов. - Тулаем алганда, безгә табигать саклау чараларына
мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк».
ТР
Президенты ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына бу мәсьәләне
контрольгә алырга кушты. «Безнең йомшаклыгыбыз елгаларны, су объектларын
пычратуга китерә», – диде ул һәм төзелеш министры урынбасарларының берсенә
мондый объектларны төзүгә бәйле мәсьәләләрне контрольдә тотарга тәкъдим итте.
Су
объектлары янында җир участокларын формалаштыру һәм аларга капиталь төзелеш
объектларын урнаштыру да аерым контрольдә булырга тиеш, дип саный Р.Миңнеханов.
Докладлар
белән ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Идел
төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Александр Гончарь, ТР төзелеш,
архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт
комитеты рәисе Федор Батков, Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе
җитәкчесе Фаяз Шакиров чыгыш ясады.
Исегезгә
төшерәбез, Татарстанда 174 чистарту корылмасы төзелгән, шуларның 81 е – дәүләт
милкендә, 93 е – шәхси милектә. Шул ук вакытта 73 корылма агынты суларны
чистартып бетерә алмый. 2019-2022 елларда республикада 12 чистарту корылмасы
төзелде һәм реконструкцияләнде. Финанслау федераль һәм республика
бюджетларыннан 5,1 млрд сум һәм 2,75 млрд сум тәшкил итте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж