(Казан
шәһәре KZN.RU, 12 нче август, Дарья Федосенко). Бүген Идел буе дәүләт физик
культура, спорт һәм туризм университетында узган «Казаныш» икенче спорт-гамәли
конференциясе 350 дән артык катнашучыны берләштерде. Спорт мәктәпләре
җитәкчеләре һәм тренерлары, югары уку йорты укытучылары һәм мәктәп укытучылары
спорт учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү турында фикер алыштылар. Һөнәри
берләшмә вәкилләре белән аралашуның яңа форматы тармак үсешенең актуаль
проблемаларын күтәрергә, иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнергә һәм гамәлгә кертергә
мөмкинлек бирә, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин пленар утырышта.
«Мондый
чараларны уздыру хәзер аеруча актуаль, чөнки спорт сәяси басым чыганагына
әйләнде, безнең спортчылар халыкара ярышларда чыгыш ясау мөмкинлегеннән мәхрүм
ителде. Бу чикләүләрне без үз файдабызга – Россия спортын ныгытуга, балалар һәм
яшүсмерләр спорты буенча эшне көчәйтүгә кайтарырбыз дип ышанам», – дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.
10 ел эчендә Казанда спорт
объектлары саны 1,5 тапкырга артты
Соңгы
10 елда Казанда спорт объектлары саны 1,5 тапкырга диярлек – 2220 гә кадәр
артты, дип билгеләп үтте үз чыгышында Казанның Физик культура һәм спорт
комитеты рәисе Альберт Салихов.
Республика
программасы буенча универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше дәвам итә. 2013
елдан башлап Казанда 300 млн сумга 124 спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылган.
А.Салихов
сүзләренә караганда, объектларны капиталь ремонтлауга да зур игътибар бирелә.
2021-2022 елда 7 муниципаль һәм 5 республика учреждениесендә 450 млн сумга
ремонт эшләре алып барыла.
16 ел эчендә даими рәвештә спорт
белән шөгыльләнүче казанлылар өлеше 13% тан 53% ка кадәр арткан
Шәһәрдә
уңайлы шартлар һәм спорт инфраструктурасы булдыру нәтиҗәсендә бүгенге көндә
казанлыларның яртысыннан артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә башлады. «2030
елга халыкның 75% ка якынын спортка якынайту инде чынга ашмаслык хыял булып
тоелмый», – дип билгеләп үтте А.Салихов.
Казан
Мэры 2013 елда Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыру шәһәрдә спорт үсешендә
борылыш моменты булуын искә төшерде. «Спорт безнең тормышыбызга нык кереп
калды, яшәү рәвеше үзгәрде, һәр казанлы янында спорт объектлары барлыкка килде,
шәһәрлеләр спорт залларына һәм бассейннарга тартыла башлады», – дип билгеләде
И.Метшин. Татарстан башкаласында спорт объектларының киң челтәре барлыкка
килде. «2006 елда физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр өлеше 13%
кына тәшкил итте, Универсиада алдыннан бу сан 25% ка кадәр артты, бүген без
экваторны уздык – казанлыларның 53% ы спорт белән шөгыльләнә», – дип саннарны
мисалга китерде Мэр.
Инвалидлар спорт
учреждениеләрендәге ташламалы яки бушлай дәресләрдә ел башыннан алып 10 мең
тапкыр булган
«ДоброСпорт»
проекты яңа юнәлешләрнең берсе булды, аның кысаларында һәр эре спорт чарасы
программасына хәйрия старты керә, дип сөйләде А.Салихов. Проект «Игелекле
Казан» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла һәм барлык
җыелган акчалар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәмгә тотыла.
Мондый хәйрия йөгерүләре нәтиҗәсендә 200 мең сумга якын акча җыелган. Якындагы
старт 13 нче августта Кремль яр буенда булачак. А.Салихов барлык теләүчеләрне
1000 метр араны узарга чакырды.
2021
елның августында муниципаль спорт учреждениеләрендә сәламәтлекләре чикләнгән
затлар өчен адаптив физик культура буенча бушлай дәресләр башланды. Шулай ук
«Спорт – бердәм киңлек» проекты эшли башлады, аның буенча һәр спорт объектында сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен түләүсез һәм ташламалы дәресләр
каралган. 2022 елның 1 нче гыйнварыннан инвалидлар һәм ата-аналары инвалид
булган балалар 10 меңнән артык тапкыр дәресләрдә булган.
Моннан
тыш, узган тренировка елында Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар
һәм инвалидлар арасында 30 дан артык спорт чарасы үткәрелгән, аларда меңнән
артык кеше катнашкан.
И.Метшин: «Бу – спорт тормыш
мәгънәсе булган кешеләр өчен бәйрәм»
Конференциягә
халыкара һәм бөтенроссия ярышларында җиңүче иң яхшы спортчыларны чакырдылар.
Илсур Метшин 2021-2022 тренировка сезоны нәтиҗәләре буенча Казанның спорт индустриясе
вәкилләренә бүләкләр тапшырды. Казан Мэры «Казаныш»та катнашучыларны якынлашып
килүче бәйрәм белән котлады һәм яңа җиңүләр теләде.
«Форум тәҗрибә уртаклашырга һәм спортчыларның
мотивациясен арттырырга мөмкинлек бирә»
«Казаныш»
катнашучылары шулай ук Казанның Физик культура һәм спорт комитеты, ТР Спорт
министрлыгы һәм Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының уртак
проектлары кысаларында фән һәм практика консолидациясе турында да фикер
алыштылар.
ТР
Акробатик рок-н-ролл һәм заманча спорт биюләре федерациясе Президенты Әмир
Харисов фикеренчә, «Казаныш» форматында аралашу индустрия вәкилләре өчен
файдалы. «Форум тәҗрибә белән бүлешергә, проблемаларны һәм аларны хәл итү
вариантлары белән уртаклашырга, спортчыларның мотивациясен арттырырга мөмкинлек
бирә, чөнки хәзер алар халыкара ярышларда катнаша алмый», – дип билгеләп үтте
ул.
Конференциядә
югары уку йортының берничә мәйданчыгында «Спорт һәм мәгариф», шулай ук «Укыту.
Конфликтология» дигән тематик сессияләр узды, анда катнашучылар спорт
учреждениеләренә нәтиҗәле менеджмент кертү, балаларның, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгәннәрнең гармонияле үсеше турында фикер алыштылар.
Исегезгә
төшерәбез, икенче спорт-гамәли конференциясе «Казаныш» проекты кысаларында
оештырылды, ул ведомство карамагындагы учреждениеләр (спорт мәктәпләре)
хезмәткәрләренең квалификациясен һәм компетенцияләрен арттыруга, иҗади
потенциалны ачуга, төрле кейс-интерактивларда катнашу юлы белән мотивацияне
арттыруга юнәлдерелгән.
Беренче
«Казаныш» спорт-гамәли
конференциясе бер ел элек узды.