(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июнь, Юлия Летникова). Казанда бер ел эчендә кече һәм урта бизнес субъектлары, шулай ук үзмәшгуль буларак теркәлгән кешеләр саны 28 меңгә арткан. Гомумән алганда, бүгенге көндә шәһәрдә кече һәм урта бизнес өлкәсендә эшләүче һәм үзмәшгуль булган 148,5 мең кеше исәпләнә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Икътисадый үсеш комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Минһаҗева хәбәр итте.
«Без даими рәвештә шәһәр бизнесына ярдәм итүгә игътибар юнәлтәбез. Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле без эшмәкәрләргә системалы ярдәм күрсәтә башладык, кабул ителгән карарларның күбесе бүген дә гамәлдә, алар кече һәм урта бизнес вәкилләренә агымдагы проблемаларны хәл итәргә булыша», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Агымдагы икътисадый шартларда ил хөкүмәте дә оператив чаралар күрә. «Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумында Россия Президенты Владимир Путин якын арада эшкуарлар файдалана алачак Россия бизнесына ярдәм итү чараларын атады. Алар арасында – предприятиеләр ачу өчен 5% лы сәнәгать ипотекасы һәм сәнәгать кластеры өчен ташламалы кредит бирү. Президент күрсәтмәләре үзләрен озак көтәргә мәҗбүр итмәс, һәм алар бизнес һәм ил үсешенә йогынты ясар дип өметләнәбез», - диде шәһәр башлыгы.
И.Метшин икътисадый форумда шулай ук инвестицион рейтинг нәтиҗәләре игълан ителүенә игътибарны юнәлтте – Татарстан узган ел нәтиҗәләре буенча ил төбәкләре арасында икенче урынны яулады. «Бездән алда Мәскәү генә. Шуны аңларга кирәк, республика икътисадында Казанның чагыштырма авырлыгы – 50%. Рейтингта Татарстан позициясе бик югары һәм безнең өчен мөһим. Барыннан да элек, ул республика бизнесының, шул исәптән Казан бизнесының хәлен күрсәтә», - диде шәһәр башлыгы.
Гамәлдәге икътисадый шартларга карамастан, Татарстан башкаласында эшкуарлык активлыгы кимеми. «Кече һәм урта бизнес субъектлары саны бер ел эчендә 81,7 меңгә кадәр артты, бу 3,3 мең яки 4,2 процентка күбрәк. Шуларның 36 меңнән артыгы – шәхси эшмәкәрләр, 44,5 меңе – кече һәм микропредприятиеләр, 195 е – урта предприятиеләр. Иң зур үсеш – 24,9 мең, ягъни 60% – үзмәшгульләр арасында теркәлгән. Аларның саны 67 меңгә кадәр артты», – дип хәбәр итте Г.Минһаҗева.
Дүрт ел элек Татарстанда кертелгән һөнәри керемгә салым җыю режимы буенча эксперимент уңай нәтиҗә күрсәтте. «Агымдагы елның 4 аенда гына да үзмәшгульләр шәһәр бюджетына профессиональ керемгә 93,6 млн сум салым күчерделәр», - дип билгеләде Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы. Аның сүзләренә караганда, кече һәм урта эшмәкәрләрдән дә салым түләүләре арткан – беренче квартал нәтиҗәләре буенча шәһәр бюджетына 1,5 млрд сум кергән, бу бер ел элек булган күрсәткечтән 100 млн сумга күбрәк. «Кече һәм урта бизнес субъектларыннан салым керемнәре шәһәр бюджетының яртысына якынын тәшкил итә – 45%», – дип билгеләде Г.Минһаҗева.
Казанның кече һәм урта бизнес субъектларының яртысына якыны сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшли, калганнары – төзелештә, эшкәртү производствосында һәм транспорт тармагында. Казанда электрон сәүдә базары үсеше күзәтелә, моңа кешеләр өйдән чыкмыйча гына сатып алырга мәҗбүр булган пандемия шартлары йогынты ясаган. «Бүгенгә Казан эшмәкәрләренең 11 мең 277 се эре маркетплейсларда уңышлы эшли, ә узган ел нәтиҗәләре буенча аларның 9,5 меңнән артыгы 9,5 млрд сумлык товар саткан – бу республика күрсәткечләренең 41% ы», - дип хәбәр итте Г.Минһаҗева. Аның сүзләренә караганда, Казанда e-сommerce үсешенә шәһәрдә тудырылган шартлар ярдәм итә: 435 товарларны кабул итү пункты һәм 2 меңгә якын тапшыру пункты ачылган, төрле логистик компанияләр тәкъдим ителгән.
Г.Минһаҗева сөйләвенчә, ташламалы кредит бирү буенча федераль программалар, кредитларны реструктуризацияләү һәм кредит каникуллары Казанда 961 эшкуарны колачлаган, аларның ярдәменең гомуми суммасы 17,1 млрд сум тәшкил иткән.
Республика дәрәҗәсендә эшкуарларга ташламалы процент ставкалары һәм гарантия фонды поручительлеге буенча 6 микрофинанс программасы ачык. Республика программалары кысаларында Казанның 250 кече бизнес вәкиле 767 млн сумлык ярдәм алды. Республикада ярдәм итүнең финанс булмаган чаралары да бар – маркетплейсларга чыгу, бухгалтерия алып бару, хисап тапшыру, интернет-алга этәрү инструментларына өйрәтү һәм башкалар.
Г.Минһаҗева искәрткәнчә, оператив импортны алыштыру өчен Республика маркетинг үзәге базасында төзелгән мәгълүмати портал эшли. Аның сүзләренә караганда, анда 122 меңнән артык товар һәм хезмәт тәкъдим ителгән, аларның 70% ын ТР эшкуарлары тормышка ашырырга сәләтле.
Бизнеска ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары муниципаль дәрәҗәдә дә гамәлгә ашырыла, алар арасында – штрафларга мораторий, муниципаль паркингларның ташламалы эш режимы, реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм куллануга түләүләрне кичектерү, ресторан бизнесы өчен бушлай верандалар урнаштыру һәм аренда каникуллары.
Эшкуарларның ихтыяҗларын һәм проблемаларын аңлау өчен Казанда кризиска каршы шәһәр штабы оештырылды. Өч ай эчендә шәһәр Мэры җитәкчелегендә 45 эшлекле очрашу уздырылды, аларда 220 ләп оешма вәкилләре булды. «Соңгы берничә ай безгә эшкуарлар белән диалогның никадәр мөһим һәм нәтиҗәле булуын күрсәттеләр. Без унлап очрашу уздырдык, анда «температураны үлчәдек» һәм диалогта бизнес үссен өчен, ничек һәм нәрсә белән ярдәм итә алуыбызны ачыкладык. Хәзер бу эшне икътисадый үсеш комитеты дәвам итә», - дип билгеләде И.Метшин.
Бизнес-бергәлек белән очрашулар кризиска каршы штаб эше кысаларында гына түгел, ә Made in Kazan форумында да, Аккош күлендәге «Гастрофест» форумында, I help Kazan кунакчыллык өлкәсе вәкилләре өчен стратегик сессиядә дә узды. «Мондый чараларга муниципаль хакимият тә, бизнес вәкилләре дә мохтаҗ. Бу тиз үзгәрә торган вәзгыятьтәге карарларга дөрес төзәтмәләр кертү өчен кирәк. Шунысы мөһим, без очрашуларда яңгыраган инициативаларны озакка калдырмыйбыз. Шуларның берсе гастрофестивальне үткәрү буенча иде. Очрашулар дәвам итәчәк», - дип йомгаклады Мэр.