Ironstar Timerman Cup чарасында Казанда Россиянең 56 төбәгеннән 1800 спортчы финишка килде
Марат Мөгыйнов
(Казан
шәһәре KZN.RU, 20 нче июнь, Юлия Летникова). 17 нче һәм 18 нче июньдә Казанда
үткән Ironstar Timerman Cup чарасында илнең 56 төбәгеннән һәм 155 шәһәреннән
1800 спортчы финишка килде. Ярышлар урта дистанциядә триатлон буенча Россия
чемпионаты кысаларында узды.
Казан
Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр төрле спорт чараларын бик теләп кабул
итә. «Ironstar Timerman Cup чарасында зур тәҗрибә туплаган спортчылар катнашты.
Алар Казанда ярышларны оештыруны югары бәяләделәр һәм матур урыннарны, шәһәр
структураларының җайга салынган эшен билгеләп үттеләр», – дип ассызыклады шәһәр
башлыгы.
Ironstar
Timerman Cup чарасына төрле дәрәҗәдәге спортчылар стартка чыкты, алар йөзү,
велоузыш һәм йөгерү этапларының һәрберсендә үз көчләрен сынап карадылар.
Катнашучылар арасында Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә бар иде: Казан
муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Вахитов һәм
Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, Казан Башкарма
комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев, Физик культура һәм спорт комитеты
рәисе Альберт Салихов. И.Метшин хезмәттәшләрен уңышлы финиш белән котлады.