(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июнь, Дмитрий Никитин). Казанда торак фондын капиталь ремонтлау программасы инде 25% ка үтәлгән. Барлык эшләрне сентябрь ахырына төгәлләү планлаштырыла. Быел 161 объект ремонтланачак, шул исәптән 37 аз катлы йорт. «Быел эш темпларын югары дәрәҗәдә сакларга кирәк, һәм иң мөһиме – аларны үтәү графигын контрольдә тоту», – дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә.
Сезонлы эшләр 15 нче августка тәмамланырга тиеш
161 йортны ремонтлауга 2,4 млрд сум бүлеп бирелгән, программа республика һәм шәһәр бюджетларыннан, шулай ук милекчеләр акчасы хисабына финанслана, дип искә төшерде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Эшләр исемлегендә, элеккегечә, фасадларны, түбәләрне һәм инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау мөһим булып кала. Быел 57 түбә ремонтланачак. 55 йортта фасадлар ремонтланачак, 76 сында – җылыту системасын яңартачаклар, ә тагын 2 йортта – янгынга каршы саклау системасын алыштырачаклар.
Моннан тыш, 5 күп фатирлы йортта газ челтәрләрен алыштыру программасы дәвам итәчәк. «Фатирларда газүткәргечләр генә алышынмый, газ бирүне туктатучы автоматик клапанлы табигый һәм сөрем газын сизү датчиклары да куела», – дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Казанда сөрем газы белән агулану очраклары аеруча мөмкин булган агым сулы газ су җылыткычлы 2392 йортның барлыгына игътибар итте. «Бу йортларда 180 меңгә якын фатир бар. Әлеге фатирларда газлануны билгели торган датчиклар урнаштыруга һәм газны сүндерү автоматикасына якынча 3,2 млрд сум кирәк – бу быел йортларга капиталь ремонт ясау чыгымнарыннан бер ярым тапкырга диярлек артык сумма», - дип билгеләде ул. И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, мәсьәләне комплекслы хәл итү өчен максатчан программа кирәк. Хәзер мәсьәлә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә эшләнә.
Быел капремонт программасы буенча Казанда 37 аз катлы йорт ремонтланачак. «Кагыйдә буларак, бу иң иске йортлар, һәм аларда яши торган халык җыя торган акчалар саны һәрвакыт җитми. Кайбер йортларда милекчеләр кирәкле сумманы 122 ел дәвамында җыяр иде, - дип шәрехләде И.Гыйниятуллин. – Республика җитәкчелеге ярдәме белән бүген республика һәм шәһәр бюджетларыннан өстәмә акчалар бүлеп бирелә. 5 ел эчендә без шундый 342 йортны ремонтладык».
Моннан тыш, И.Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, мәдәни мирас объектлары булган өч йортка (Лобачевский урамындагы 12/32 номерлы, Театр урамындагы 5 нче номерлы һәм Ульянов-Ленин урамындагы 31 нче номерлы йортларга) подрядчылар сайлап алынган. «Мәдәният һәйкәлләре булган йортларда эшләр тарихи объектларны ремонтлауга карата барлык таләпләрне үтәп башкарылачак», – дип нәтиҗә ясады И.Гыйниятуллин.
Фасад, түбә һәм үзәк җылыту буенча сезонлы эшләр 15 нче августка, ә калганнары 30 нчы сентябрьгә тәмамланачак. Графиклар һәр йорт буенча төзелгән, ләкин һава шартларына һәм эш күләменә карап, алар төзәтелә ала.
«Подрядчылар үз бурычларын үти алмаганда чараларны вакытында күрергә кирәк»
Эшләрне башкаруга подрядчылар 34 субподряд оешмасын җәлеп иткән. «Аларның күбесе күп фатирлы йортларга беренче елын гына капиталь ремонт ясамый. Әмма программада беренче тапкыр катнашучылар да бар. Мондый подрядчыларның эше аерым контрольдә тотыла», - диде И.Гыйниятуллин.
Узган елдагы кебек үк, лифт җиһазларын алыштыруны «ЛифтСтройКомпания» ҖЧҖ үз көчләре белән башкара. Барлыгы 44 күп фатирлы йортта 129 лифт алыштырылачак. Ремонт вакытында үзебезнең илдә (Карачаровск һәм Щербинск лифт төзү заводларында, шулай ук «НижегородЛифтмаш» предприятиесендә) җитештерелгән җиһазлар урнаштырыла.
И.Гыйниятуллин ассызыклаганча, материаллар һәм җиһазлар белән тәэмин итү буенча көтелгән кыенлыклар расланмаган, ә үскән бәяләр акрынлап тотрыкланган. «Хәзер подряд оешмалары импорт продукциясенең сыйфатлы аналогларын эзлиләр һәм табалар, мәсәлән, чит илдә җитештерелгән автомат сүндергечләр урынына Россия үрнәкләре кулланыла», - дип хәбәр итте ул.
20 нче июньгә төп программадагы ремонт эшләренең физик күләме 25% ка үтәлгән. Аерым эш төрләрен тәмамлап, подрядчы оешмалар эш комиссияләре үткәрә, ә барлык эшләр тәмамланганнан соң – кабул итү комиссияләре, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Казан Мэры, эшләрне үткәрү үзенчәлекләре һәм билгеләнгән графикларны үтәүнең мөһимлеген аңлатып, яңа подрядчылар өчен өстәмә инструктаж үткәрергә кушты. Үз чиратында казанлыларны, район администрацияләре башлыкларын һәм Башкарма комитет җитәкчелеген Илсур Метшин ремонт эшләренең барышын контрольдә тотарга чакырды. «Подрядчылар үз бурычларын үти алмаганда чараларны вакытында күрергә, әгәр ниндидер кисәтүләр һәм тәкъдимнәр бар икән, бу хакта кичекмәстән проблемаларны бетерү өчен хәбәр итәргә кирәк», - дип хәбәр итте И.Метшин.
Эшләрне тиешенчә үтәмәү фактлары ачыкланган очракта, шәһәр халкы ТКХ комитетына һәм район администрацияләре комитетына «Ачык Казан» системасы аша яисә +7(843)590-04-26 һәм +7(843)555-69-01 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә ала.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр хакимияте торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларны республика һәм федераль дәрәҗәләрдә берничә тапкыр күтәреп чыккан. «Без теләсә нинди мәйданчыкны ТКХ проблемаларын хәл итүгә федераль хакимиятләрне җәлеп итү өчен файдаланырга тырышабыз», - дип ассызыклады ул.
Мэр сүзләренә караганда, Петербург халыкара икътисади форумында Россия Президенты Владимир Путин торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өчен комплекслы программа кирәклеген белдергән. «Комплекслы карар кабул ителер дип өметләнәбез, муниципалитетлар тармак проблемаларын системалы рәвештә хәл итә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге вәзгыятьне шактый яхшырта алачак», - дип нәтиҗә ясады Мэр.