(Казан
шәһәре KZN.RU, 1 нче июнь, Юлия Летникова). Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән балалар өчен Татарстанда беренче укыту-тренировка фатиры ачылды.
Балалар анда, гади эшләр өйрәнеп, мөстәкыйль олы тормышка әзерләнәләр. Проектны
Президент грантлары фонды һәм шәһәр Башкарма комитеты ярдәме белән «Просто другие»
иҗтимагый оешмасы тормышка ашыра. Илсур Метшин үзенчәлекле балаларның
ата-аналары белән аралашканда, мондый фатирларны шәһәрнең һәр районында ачарга кирәклеген
ассызыклады.
Сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен укыту-тренировка фатиры –
«Просто другие» шәһәр иҗтимагый оешмасының яңа проекты.
Фатирда балаларны гади күнекмәләргә өйрәтәләр: җыештырырга, юарга, тегәргә,
әзерләргә, чәчәкләрне карарга һ.б. Әлеге эшләрнең һәрберсе балалардан зур
тырышлык таләп итә, әмма мондый тренировкалар аларга киләчәктә мөстәкыйль
булырга яки олы тормыш алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Проект Президент
грантлары фондыннан бүленгән финанс ярдәм, Казан Башкарма комитеты биргән Зәкиев
урамындагы фатир, шулай ук ремонт һәм кирәкле җиһазлар белән ярдәм иткән Совет
районы администрациясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Бүгенге
көндә проект командасында 4 сертификацияле белгеч һәм 4 волонтер-тьютор – Казан
педагогика көллиятенең 3 курс студентлары эшли. Студентлар балалар белән
эшләүгә керешкәнче, проект белгечләре ике ай буе аларны сәламәтлек
мөмкинлекләре булган яшүсмерләр белән эшләү нигезләренә өйрәткән. Хәзер
студентлар киләчәктә педагогик практикада кирәк булачак тәҗрибә туплыйлар.
Моннан тыш, проект ярдәмендә алар үзләренең квалификацияләрен күтәрәләр, чөнки
көллияттә махсус балалар белән эшләү буенча тар юнәлешле программа юк.
Проект
кураторлары инде ата-аналардан фикер-тәкъдимнәр дә алып өлгергән: дәресләрдән
соң балалар өй эшләре белән кызыксына башлаган, юу, җыештыру һәм әзерлек
процессында ярдәм итәргә тотынганнар.
План
буенча, бер ел эчендә укыту-тренировка фатирында 10-16 яшьлек 60 бала белем
алачак. «Без физик үсештәге кайбер үзенчәлекләре аркасында коррекция
мәктәпләренә алынмаган балалар белән дә дәресләр алып барабыз», – дип сөйләде
Казан Мэры Илсур Метшинга «Просто другие» оешмасы җитәкчесе Светлана
Сафиуллина.
Укыту-тренировка
фатиры мебель һәм кирәкле көнкүреш техникасы – кер юу машинасы, суыткыч,
телевизор, газ плитәсе белән җиһазландырылган, алар янында гамәлләр алгоритмы
булган наклейкалар урнаштырылган. Шулай итеп, кер юу машинасын эшләтеп җибәрү
өчен үзенчәлекле балаларга сигез гамәлне өйрәнергә кирәк.
«Курс
сигез атнага исәпләнгән, бу балалар мөстәкыйль тормышка якыная алсын өчен
җитәрлек булып тора. Хәзер без проект кысаларында белем алырга теләгән
балаларның безнең мөмкинлектән күбрәк булуын аңладык, фатирдагы дәресләргә
ихтыяҗ зур», – дип дәвам итте Светлана Сафиуллина.
Илсур
Метшин Светлана Сафиуллинага әлеге проект өчен рәхмәт белдерде һәм проектны
бөтен Казанга таратырга кирәк – мондый фатирлар шәһәрнең һәр районында барлыкка
килергә тиеш, дип белдерде. «Әлеге укыту-тренировка фатиры проекты, һичшиксез,
уникаль,аның файдасы бәяләп бетергесез. Без көн саен башкарган эшләребез әлеге
балалар өчен авыр хезмәт булып тора. Проект балалар өчен генә түгел, аларның
әти-әниләре өчен дә мөһим һәм зур ярдәм», – дип билгеләде Казан Мэры.
Яңа
фатирларны ачу турындагы карарны балалар белән дәресләргә килгән әниләр дә хуплады.
«Үзенчәлекле балаларны тәрбияләү кебек авыр процесста безне ялгыз калдырмавыгыз
өчен рәхмәтлебез. Балаларыбызга шәхес буларак каравыгыз безнең өчен бик мөһим.
Әлеге проект дәвам итсен һәм мөмкин кадәр күбрәк бала шөгыльләнә алсын иде», –
дип мөрәҗәгать итте Мэрга ата-аналар.
«Бүген
без үзенчәлекле балалар белән барлык юнәлешләр буенча да эш алып барабыз.
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә инклюзив төркемнәр һәм класслар ачыла.
Спорт учреждениеләре уңайлы мохит элементлары белән җиһазландырылган,
ата-аналарга ярдәм йөзеннән волонтерлар эшли. «Әкият» үзәгендә ял итү үзәге
ачылды. Безнең шәһәрдә үзенчәлекле балалар үсеше өчен шартлар булуы мөһим», – дип билгеләде Мэр.
Илсур Метшин проект кураторы Светлана Сафиуллинага
җиһазлар алу өчен 100 мең сум күләмендә сертификат тапшырды. Куратор
сөйләвенчә, бу акчаларга футболкаларда сурәтләр бастыру өчен принтер сатып
алыначак. Кием-салым балалар ясаган рәсемнәр һәм язулар белән бизәләчәк, шуннан
соң әлеге футболкалар махсус ясалган сайтта сатылачак. Футболкалардан тыш, «Тормышка
юл» командасы дәресләрдә балалар ясаган эшләнмәләрне – беләзекләр, корама эшләнмәләр,
шулай ук үстерелгән чәчәкләрне дә тормышка ашырырга планлаштыра. Кергән
акчаларны проектны үстерүгә юнәлдерергә телиләр.
Бүгенге
көндә Казанда менталь тайпылышлары булган балалар өчен берничә инклюзив проект
гамәлгә ашырыла – өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар бакчаларында ресурс
төркемнәре эшли, гомуми белем бирү мәктәпләрендә берничә ресурс сыйныфы бар.
Аерым алганда, аутизмлы балалар өчен 15 балалар бакчасында төркемнәр һәм 11
мәктәптә ресурс сыйныфлары булдырылган. Әмма комплекслы эш өчен, «Тормышка юл»
проектын оештыручылар сүзләренә караганда, яшүсмерләргә социаль хезмәтләр
җитми, шуңа күрә укыту-тренировка фатирларын ачу тәҗрибәсе уникаль булып тора һәм
аны бөтен шәһәр масштабында үстерү мөһим.
Чарада
шулай ук Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов та катнашты.