(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче май, Юлия Летникова).
Бүген Казанның Совет районындагы «Сәйдәш» мәдәни үзәге үзенең 50 еллыгын бәйрәм
концерты белән билгеләп үтте. Тантаналы чарада шәһәр Мэры Илсур Метшин да
катнашты. Ул юбилей кичәсе кунаклары алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады
һәм учреждениенең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Мәдәни үзәкнең ярты гасырлык тарихы бар, ул әһәмиятле вакыйгаларга бай,
дип билгеләп үтте Мэр, учреждениенең эшендә дә чагылыш тапкан катлаулы чорларны
яхшы хәтерләвен әйтеп. «Ул вакытта без ныгырбыз һәм мәдәниятне, сәнгатьне
үзәкләребезгә кайтарырбыз дип хыялландык. Күптән түгел булып узган капиталь
ремонттан соң «Сәйдәш» танымаслык булып үзгәрде. Хәзер Совет районында балалар
һәм өлкәннәрнең иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Биредә даими нигездә
төрле яшьтәге мең ярым кеше шөгыльләнә. Әлеге сәхнә ярдәмендә алар үз
талантларын ачалар, ә Казан күпкырлы мәдәни тормыш белән яши», – дип мөрәҗәгать
итте килүчеләргә И.Метшин.
Бәйрәм концерты «Дом, в котором не гаснет свет» дигән документаль фильм
күрсәтү белән ачылды. Ул үз язмышын үзәк белән бәйләгән кешеләргә багышланган
иде. Шуннан соң концерт программасын «Пантера» камера балеты, «Сәйдәш» халык
бию театры, «Колейдоскоп» вокал студиясенең «Волжанка» ветераннар рус халык
хоры, Хәрби-Диңгез флоты ветераннарының халык вокаль ансамбле һәм башкалар
дәвам итте. «Бер мәдәни үзәк номерлары белән күп сәгатьлек концертлар үткәрергә
мөмкин. Сәхнәдә Татарстандагы туган телләрдә җырлау һәм бию, шәһәр һәм
республика мәдәниятен үстерү теләге булуы мөһим», - дип ассызыклады шәһәр
башлыгы.
Концерттан соң Казан Мэры «Сәйдәш» мәдәни үзәге хезмәткәрләрен
бүләкләде.
Музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен концертмейстер-аккомпаниатор
Динар Бәдретдиновка Татарстан Республикасының атказанган артисты мактаулы исеме
бирелде.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен шәһәр башлыгы директорның мәдәният буенча
урынбасары Лима Кустубаеваны һәм сәнгать җитәкчесе Әлфинур Петрованы «Казан
шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү
билгесе белән бүләкләде.
Казанның Мактау грамоталарын «Дуслык» вокаль ансамбле җитәкчесе Гүзәл
Маликова һәм «Ассорти» бию студиясе җитәкчесе Юлия Цветкова алды.
Шәһәр башлыгы Артур Минһаҗев җитәкчелегендәге «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу
үзәге коллективына Казан Мэрының Рәхмәт хатын һәм 100 мең сумлык сертификат
тапшырды.
«Мәдәни үзәкнең үсеше белән горурланам. Безнең үзәкнең йөрәге – 20-30 ел
элек һәм күптән түгел барлыкка килгән коллективларыбыз. «Сәйдәш» алга таба да
әһәмиятле концерт мәйданчыгы һәм ТР башкаласының мәдәни тормышының аерылгысыз
өлеше булыр дип ышанам», – дип билгеләп үтте мәдәният учреждениесе директоры.
Чара иҗади финал номер белән тәмамланды. Артур Минһаҗев «Сәйдәш»
коллективлары белән бергә җыр башкарды.
Исегезгә төшерәбез, мәдәни үзәк 1971 елда төзелгән һәм башта Төзүчеләр
мәдәният сарае дип аталган. 2000 елда аны татар композиторы Салих Сәйдәшев
хөрмәтенә үзгәртәләр, ул елны аның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәләр. 2019
елда мәдәният үзәгендә капиталь ремонт һәм реконструкция эшләре башкарылды. Хәзер бу – концерт, күпфункцияле, күргәзмә һәм бию заллары, тавыш
яздыру студиясе, коворкинг-зона, китапханә һәм кафе булган заманча мәдәни үзәк.
Учреждениедә 59 клуб оешмасы эшли, аларның 27 се – 14 яшькә кадәрге балалар
өчен коллективлар. Бер ел эчендә мәдәният үзәгендә 120 мең кешене колачлаган
якынча 380 чара уза.