(Казан
шәһәре KZN.RU, 23 нче май). Бүген ТР Милли китапханәсендә ТР Дәүләт Советы
Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның китабын тәкъдим иттеләр. Чарада ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин һәм
башкалар катнашты.
«Фарид
Мухаметшин. Виражи судьбы» биографик
китабы документаль повесть булып тора. Ул Татарстан сәясәтчесенең тормышы һәм
эшчәнлеге турында сөйли һәм аның 75 еллык юбилеена багышланган. Китапханә
фойесында Фәрит Мөхәммәтшинның төрле еллардагы эшчәнлегенә багышланган
фотокүргәзмә оештырылган иде.
Рөстәм
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда зур эш алып бара. «Мин
Фәрит Хәйрулла улын 25 ел гына түгел, ә күбрәк тә беләм. Соңгы елларда без бик
зур эш башкардык һәм аның нәтиҗәсен күрәбез», – дип ассызыклады Татарстан
Президенты.
Минтимер
Шәймиев шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә эшләү чорындагы хатирәләре белән
уртаклашты. «Фәрит Хәйруллович бик тыйнак кеше, – диде ул. – Аның нинди тормыш
юлын үткәнен бик азлар гына белә. Бик намуслы һәм гадел кеше. Намус белән эшли,
сынауларны җитәкчелек итеп түгел, ә җаваплылык белән үтә».
Республика
башлыгы республика файдасына уңышлы эшен дәвам итүен теләде һәм Фәрит
Мөхәммәтшинга Татарстан Республикасының дәүләт бүләген – «Дуслык» орденын
тапшырды. Шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае Рәисе
Константин Толкачев Фәрит Мөхәммәтшинга Башкортстанның дәүләт бүләген – Салават
Юлаев орденын тапшырды.
Китапларның
берничә нөсхәсе ТР Милли китапханәсе фондына тапшырылды, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.
Видеорепортаж