(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче май, Дмитрий Никитин).
Быел Казанның юл челтәрен төзекләндерү һәм үстерү өчен рекордлы сумма (22 млрд
сум) бүлеп бирелгән. Урамнарның 41 участогын ремонтлау, яңа светофор объектлары
һәм яктырту элементлары урнаштыру, Вознесение трактын, Горький шоссесының
дублер-юлын төзүне дәвам итү, ә август ахырына 1,7 км озынлыктагы Зур Казан
боҗрасының чираттагы участогында эшләрне төгәлләү планлаштырыла.
«Федераль үзәк һәм республика хөкүмәте ярдәме белән без масштаблы
проектларны гамәлгә ашырабыз, шәһәрнең транспорт үсеше өчен мөһим булган яңа
юнәлешләр ачабыз. Быел юл челтәрен ремонтлау һәм модернизацияләүгә рекордлы
сумма юнәлтелгән. Бу шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатына һәм бизнесны үстерүгә
дәүләт инвестицияләре, ул яхшы логистиканы күздә тота», – дип билгеләде бүген
эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы юл эшләренең
югары сыйфатлы башкарылуын тәэмин итәргә кушты.
Илкүләм проект буенча ремонт шәһәрнең дүрт урамында
башланган инде
Быел Казанда урам-юл челтәрен ремонтлауга 3 млрд сум каралган. Моннан
тыш, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 1 млрд сум тирәсе акча
бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь
Куляжев.
Ул «Имин сыйфатлы юллар» проекты кысаларында гомуми озынлыгы 8,4 км булган
алты юл участогын – Чуйков урамыннан Миль урамына кадәр Әмирхан урамын,
Бондаренко урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр Четаев урамын, Салмачы торак
массивындагы Центральная урамын, Энергетиклар урамын, Восход урамын һәм Николай
Ершов урамын ремонтлау планлаштырыла, дип искәртте. Биредә юллардагы
асфальт-бетон катламын, тротуарларны ремонтлау, куркынычсызлык киртәләре, юл
билгеләре кую, тышкы яктырту һәм светофор объектларын урнаштыру каралган.
Хәзерге вакытта Восход, Николай Ершов, Центральная һәм Әмирхан урамнары буенча
эшләр алып барыла.
«Шулай ук юлларның иң тузган участокларын һәм квартал эчендәге юлларны
ремонтлау дәвам итәчәк, – диде И.Куляжев. – Объектлар исемлегенә шәһәрлеләр иң
күп зарланган урамнар кертелгән. Казанлыларның теләкләрен исәпкә алып, 32 урам
ремонтланачак, алар арасында Халиков, Ямская, Машина төзүчеләр, Кече Армавир
һәм башкалар бар».
Ремонт-торгызу эшләре Яшьләр урамында башкарылачак, 2018 елда анда,
яңгыр канализациясенең магистраль коллекторы тузу сәбәпле, разгерметизация
барлыкка килгән һәм юл өслеге убылган. «Өстәмә финанслау нәтиҗәсендә, җәйге
чорда юл эшләре кысаларында күпьеллык проблеманы бетерү планлаштырыла», – дип
билгеләде И.Куляжев.
Казан бистәләрендә 1700 ут баганасы урнаштырылачак
ТР торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу программасы буенча
шәһәрнең 33 торак массивында 1700 ут баганасы урнаштыру планлаштырылган. Яңа ут
130 урамда – Мирный поселогындагы Новосельская урамында, Салмачы поселогындагы
Гостеприимный юлында, Кече Клык поселогындагы Дорожный тыкрыгында, Юдино
поселогындагы Герцен, Тепловозчылар, Черногория һәм башка урамнарда барлыкка
киләчәк.
Инде Осиново урамын реконструкцияләүгә әзерлек бара, дип билгеләп үтте
И.Куляжев. Яңа юл «Салават Күпере» торак комплексыннан чыгу юлында юл-транспорт
хәлен шактый яхшыртачак.
И.Куляжев сүзләренә караганда, дүрт бакча ширкәтендә – «Садовод №11», «СТ
№2 ПО «Элекон», «Подгорный» һәм «Смородинка» – гомуми озынлыгы 2 км булган керү
юллары ремонтланачак.
Шәһәрдә юл тамгасын төшерү буенча эш башланды. Әйтик, буяу инде 157 мең
кв.м мәйданлы машиналар йөрү өлешендә барлыкка килгән, барлыгы 377 мең кв.м
мәйданда эшләр башкару планлаштырылган.
«Юл эшләрен югары сыйфатлы башкаруны тәэмин итәргә
кирәк»
Быел Казанда зур юл объектлары, аерым алганда, Несмелов урамыннан алып
М7 «Идел» трассасына кадәр Горький шоссесы дублер-юлы төзелеше дәвам итәчәк. «Бишбалта
буасыннан алып Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр 4,7 км озынлыктагы дүрт
полосалы юл төзелеше тәмамланып килә, – дип хәбәр итте И.Куляжев. – Бүгенге
көндә биредә тышкы яктырту челтәрләрен, терәк диварларны, тавыш саклау
экраннарын монтажлау бара, яшелләндерү һәм асфальт-бетон каплам җәю эшләре
башкарыла. Барлык диннәр гыйбадәтханәсеннән М7 трассасына кадәр участок
проектлана. Несмелов урамыннан Бишбалта буасына кадәр 1,5 км озынлыктагы
беренче юл участогы әзер инде.
Параллель рәвештә Горький шоссесын киңәйтү буенча эшләр бара. И.Куляжев
билгеләп үткәнчә, проект һәм әзерлек эшләре башланган: Музыкальная урамыннан «Идел»
М7 трассасына кадәр булган өзлексез светофорларсыз хәрәкәт оештыру һәм барлык
участокларда да автомобиль юлын өч полосага кадәр киңәйтү күздә тотыла.
Казанның башка зур объектында – Вознесение трактында да төзелеш эшләре
дәвам итә. «Барлык эшләр дә билгеләнгән график буенча бара», – дип ассызыклады
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Август ахырына Казанда Магистраль урамыннан алып Девятаев урамына кадәр
1,7 км озынлыктагы Мехчылар урамы буенча урнашкан Зур Казан боҗрасы участогы
төзелешен тәмамларга планлаштыралар. «Иске инженерлык челтәрләрен үзгәртеп кору
һәм яңа инженерлык челтәрләрен монтажлау, машиналар йөрү өлешен дүрт полосага
кадәр киңәйтү дәвам итә», – дип хәбәр итте И.Куляжев.
Моннан тыш, ул Мәүлетов урамында, 18 нче номерлы шәһәр хастаханәсе һәм «Максат»
футбол манежы янында, лифтлар белән, 4 метр киңлектәге һәм 25 метр озынлыктагы
җәяүлеләр өчен җир асты кичүе төзелеше дәвам итә, дип өстәде. «Хәзер без
лифтларны сыный башладык, барлык эшләр дә билгеләнгән вакытка тәмамланачак», –
дип билгеләде И.Куляжев.
«Шәһәрдә юл хуҗалыгы тармагының импортка бәйле булмавы һәм эш урыннары
белән тәэмин итүе бик мөһим. Юллар төзелеше Казан өчен кризиска каршы менә
дигән дару булып тора. Бик зур күләмдәге эшләр планлаштырылган, һәм без моңа
әзер. Юл эшләренең югары сыйфатлы башкарылуын тәэмин итәргә кирәк. Барысы да
югары дәрәҗәдә эшләнергә тиеш», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Моннан тыш, агымдагы елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 530 мең
кв. метрдан артык мәйданда 466 йорт ишегалларын төзекләндерү планлаштырыла. «Ремонт
эшләре 192 ишегалдында алып барыла. Хәзерге вакытта эшләр 23% ка башкарылган»,
- дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
«Без ТР Президентының Татарстан башкаласындагы барлык ишегалларны
сыйфатлы итеп төзекләндерү максатына көннән-көн якыная барабыз. Бүген без
төзегәннең һәм модернизацияләгәннең барысы да – киләчәк өчен башкарылган эш», –
дип нәтиҗә ясады И.Метшин.