(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче май, Юлия Летникова).
Бүген Казанда Идел көненә багышланган чаралар узды. Елганың экологик торышын бәяләү
өчен су пробалары алынды, ә экосистеманы һәм биологик төрлелекне саклау өчен 3
мең чөгә балыгы маймычы җибәрелде. Акциянең инициаторы – «Сбербанк» ГАҖ. Анда Казан Мэры Илсур Метшин, «Сбербанк»
ГАҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин һәм «Сбербанк» ГАҖ
Идел-Нократ банкы рәисе Петр Колтыпин катнашты.
Бәйрәм экологик чаралары «Дань Волги в День Волги» акциясе белән
башланып китте. Ул елганың экологик сәламәтлеген һәм торышы мониторингын бәяләү
өчен су алуны күздә тота. Шәһәр башлыгы «Сбербанк» вәкилләре белән бергә
температураны, кислоталылыкны һәм каршы торучанлыкны үлчәү өчен Иделдән су
пробалары алды. Шуннан соң әлеге суны лабораториягә җибәрү өчен беркетмә
төзелде, анда аны тулы күләмдә тикшерәчәкләр.
«Әлеге акцияне без икенче ел рәттән оештырабыз. Иделдән су алу берьюлы
15 Идел буе шәһәрендә 30 ноктада узды. Бу узган елгыга караганда ике
тапкыр күбрәк, – дип сөйләде «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары
Александр Ведяхин. – Казанда су алу өч ноктада – елга агымының башында,
уртасында һәм ахырында узды. Анализ су составын күрсәтәчәк, һәм без нәрсәгә
игътибар итәргә кирәклеген аңларбыз».
Су пробаларын алганнан соң, Казан Мэры «Сбербанк» вәкилләре һәм шәһәр
волонтерлары белән бергә елгага Идел популяциясенә кергән 3 мең чөгә балыгы
маймычын җибәрде, аларны компания «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексыннан сатып
алган. Әлеге балык төре очраклы гына сайланмаган, чөнки Идел популяциясе
чөгәләре Россия һәм Татарстанның Кызыл китапларына кергән. «Хәзер Идел чөгәләре
популяциясен тулыландыру буенча зур эш алып барыла. Бу көннәрдә маймычлар
җибәрү аеруча нәтиҗәле, чөнки Татарстанда хәзерге вакытта балык тоту тыела. Бу
маймычларга ныгырга һәм көч җыярга мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлатты балыкчылык
комплексы генераль директоры Миләүшә Заһидуллина.
Иделгә маймычлар җибәрү буенча акция беренчеләрдән булып Казанда узды.
Ул башка Идел буе шәһәрләрендә дә дәвам итәчәк. «Сбербанк» ярдәме белән елгага
барлыгы 17 мең кыйммәтле балык токымнарына караган маймыч җибәреләчәк.
«Иделнең кыйммәтен һәм аның мөһимлеген аңлап, без приоритетларны яңадан
карадык һәм соңгы елларда елга экосистемасын саклауга юнәлтелгән берничә эре
проектны эшләтеп җибәрдек», – дип билгеләде И.Метшин. Әйтик, «Водоканал» елгага
тагын да чистарак агынтылар эләксен өчен чистарту корылмаларын реконструкцияли башлаган. Ә ләм утырмасын термомеханик эшкәртү цехын файдалануга керткәннән соң, ләм кырларын
рекультивацияләү башланды, бу, тулаем алганда, яр буе экологиясен яхшыртачак,
дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Моннан тыш, шәһәрдә даими рәвештә яр буе полосаларын җыештыру өмәләре
үткәрелә, ә мәктәп программасына экологик тәрбия буенча дәресләр кертелгән. «Шуңа
күрә без бик теләп «Сбербанк»ның акциясенә кушылдык, ул олпат елгабызның
экосистемасын саклауга юнәлдерелгән. Идел чиста гына түгел, ә тере елга да
булып калырга тиеш. Бүген җибәргән маймычлар безнең өчен алтын балыктан кыйммәтрәк»,
– дип ассызыклады Казан Мэры.
Әйтик, бүген 300 гә якын активист – «Сбербанк», «Чиста булачак» яшьләр
экологик хәрәкәте волонтерлары, Киров районының 152 нче номерлы гимназиясе
укучылары һәм «Чиста уеннар» проектында катнашучылар – елганың Бишбалта бистәсендәге
ярларын чүп-чардан чистарттылар.
И.Метшин шәһәрдә Порт урамы буенча сәнәгать территориясен үзгәртүгә
әзерләнүләрен искә төшерде. Иске буш сәнәгать биналарын сүтү шәһәрлеләргә
елгага юл ачачак. «Идел манзарасы, ярларны, яшел зоналарны экологик яктан
саклап төзекләндерү һ.б. бу районны Казан һәм тулаем төбәк үсешендә яңа адым
итәчәк», – дип ышана шәһәр башлыгы.
«Сбербанк» елганың экосистемасын яхшырту өчен мондый акцияләрне
финансларга әзер», - дип ассызыклады Александр Ведяхин. «Идел көне төрле
яшьтәге шәһәр кешеләрен берләштерә һәм халыкның игътибарын елганың торышына һәм
әйләнә-тирә мохитне кайгыртуның мөһимлегенә юнәлтә», - диде ул.