(Казан
шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Бүген «Казан-Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам
дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммиты башланды. Быел
саммитның төп темасы – уртак куллану икътисады һәм хәләл-индустрияне үстерү.
Форумны
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Аның белән бергә пленар утырышта
ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие
Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников,
Төрекмәнстан Халк-Демократик Республикасы Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм
башкалар катнашты. Спикерлар булып Судан, Бәһрәйн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре,
Мисыр, Үзбәкстан һәм башка илләрнең хакимият органнары вәкилләре чыгыш ясады.
Саммитта
катнашучыларга сәламләү сүзләрен Россия Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте
рәисе Михаил Мишустин һәм РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров җиткерделәр.
Р.Миңнеханов
кунакларны сәламләде һәм саммитның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул
итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү көннәрендә үткәрелүен билгеләп үтте. «Әлеге вакыйга
безнең дәүләт үсешендә, илнең алдынгы диннәренең берсе буларак ислам
формалашуда зур роль уйнады. Халык составының этник һәм дини төрлелеге белән
бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә паритетлы якын килү республиканың алга таба
үсешендә социаль, икътисади һәм гуманитар максатларга ирешергә мөмкинлек бирә»,
– дип ассызыклады ТР Президенты.
Республика
башлыгы билгеләп үткәнчә, 20 миллионнан артык мөселман яши торган Россия
хәләл-индустриядә – җәмәгать туклануы, туризм, медицина, мода, IT-технологияләр
өлкәсендә зур перспективаларга ия. Бүген Татарстанда 100 дән артык җитештерү
мәйданчыгы хәләл продукция чыгара, шуларның 20 гә якын компаниясе экспорт белән
шөгыльләнә. «Бүгенге көндә хәләл – ул яшәү рәвеше һәм тулы бер индустрия», -
дип өстәде Р.Миңнеханов.
РФ
Икътисади үсеш министры Максим Решетников ассызыклаганча, хәзерге дөньяда
мөселман илләренең роле сизелерлек арта. «Без ике яклы нигездә дә, Ислам
Хезмәттәшлеге Оешмасы кысаларында да партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерергә әзер.
Үсеш өчен база булдырылган инде. Хәзер ил базарында чит илләрдән кертелә торган
товар урыннары бушады, алар урынына ислам илләреннән импорт кертеп була», –
диде ул.
Өч
көн дәвамында, 19-21 нче май көннәрендә, саммитта катнашучылар ислам финанслары
һәм партнерлык банкингы, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм
инвестицияләр буенча фикер алышачак. Форум кунакларына берничә экспозиция
тәкъдим иттеләр, шул исәптән Russia Halal Expo 2022, ул быел биләгән мәйданы
буенча ике тапкырга – 10 мең кв. метрга кадәр арткан. Шулай ук ил делегатлары Татарстанда машина төзелеше
кластер форумында һәм халыкара сәүдә-сәнәгать палаталары форумында катнаша ала,
дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Билгеләп
үтәбез, 20 нче майда Казанда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме
утырышы узачак, аны РФ Президенты кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Шул
исәптән Алжир, Бәһрәйн, Мисыр, Индонезия, Иордания, Гыйрак, Сенегал, Сирия,
Төркия, Тунис һәм башка илләрдән 100 гә якын делегат катнашыр дип көтелә. Алар этномәдәни
күптөрлелекне, милләтара һәм динара татулыкны саклау тәҗрибәсе турында фикер
алышачак.
Фоторепортаж