(Казан
шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Казан Мэры
Илсур Метшин Катарның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе шәех
Әхмәд бән Нассер әл-Тани белән очрашты. Алар Россия-Катар мөнәсәбәтләре
кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу «Россия –
Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» саммиты мәйданчыгында узды.
Чарада
шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, илче
ярдәмчесе Али Алмарри, дипломат Абдул Рахман Әл-Кувари, илчелек вәкиле Мөхәммәд
Сәгыйзов катнашты.
Исегезгә
төшерәбез, 19 нчы майдан 21 нче майга кадәр Татарстан башкаласында «Россия – Ислам
дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммит уза. Чара Россия һәм ислам дөньясы илләре арасындагы
икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгына әвереләчәк. Саммитның төп темалары – ислам финанслары
һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше,
эшмәкәрлек һәм инвестицияләр. Чарага
халыкара оешмалар, иҗтимагый һәм финанс институтлары вәкилләре, илчелекләр,
сәясәт хезмәткәрләре, инвесторлар һәм эшмәкәрләр чакырылган.