(Казан
шәһәре KZN.RU, 19 нчы май, Юлия Летникова). Казанда «Вдохновители» хәрәкәтендә
катнашучыларның шәһәр мәктәп укучылары белән өч көнлек очрашулар программасы
тәмамланды. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин активистлар белән танышты һәм
хәрәкәт җитәкчесе белән алга таба хезмәттәшлек турында сөйләште.
«Вдохновители»
хәрәкәте Россиядә узган елның маеннан Гомумроссия халык фронты ярдәмендә эшли.
Бу вакыт эчендә алар рәтенә төрле өлкәләрдәге 120 активист – лидер кергән. Бер
ел эчендә хәрәкәттә катнашучылар 30 дан артык төбәктә мәктәп укучылары белән
очрашканнар. Проектның максаты – яшьләргә үрнәк булырдай мисалларның күп
булуын, хыялны максатка әйләндереп булганлыгын күрсәтү.
Бүген
Идел буе районының 186 нчы номерлы лицеенда берничә дәрес узды, аларның
берсендә Илсур Метшин да булды. Дәресләрне хәрәкәт катнашучылары – Санкт-Петербургтагы
Ф.И.Иноземцев исемендәге медицина белеме академиясенең акушерлык һәм
гинекология кафедрасы мөдире, Мәскәүдәге медицина клиникалары челтәре
филиалларының баш табибы һәм башкарма директоры Владимир Остроменский, мода өлкәсендә
яңа эш башлаучы эшмәкәрләр өчен бизнес-мәктәпкә нигез салучы һәм үзенең спорт
киеме брендын булдыручы Анна Куц һәм унберенче сыйныф укучысы, су астында йөзү
өчен технологик битлекләр җитештерү проекты җитәкчесе Никита Телетов катнашты.
Бөтенроссия
хәрәкәтенә нигез салучы һәм җитәкчесе Михаил Палей шәһәр башлыгына проектның
идеясен тәкъдим итте: «Рухландыручылар – уникаль эш башкарган һәм төрле
өлкәләрдә уңышка ирешкән лидерлар. Алар укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итүдә һәм
сайланган юлларында беренче адым ясауда үз тәҗрибәләрен җиткерергә омтылалар».
«Тормышта
һәр кешенең рухландыра торган кешеләре була, аларны ишетә белү мөһим, – дип
ассызыклады шәһәр башлыгы, унынчы сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп. – Сезнең
янәшәгездә һәрвакыт максатлар куярга һәм ирешергә рухландыручы кешеләр генә булуын
телим. Мөмкинлекләрнең чиге бары тик сезнең башыгызда гына була ала, сез эшли
алмаган бер генә эш тә юк ул».
Очрашу
нәтиҗәләре буенча Казан Мэры хәрәкәт җитәкчесе белән алга таба хезмәттәшлек итү
турында килеште. Булачак чараларның форматы турында фикер алышыначак. «Казанда
148 мең укучы, шуңа күрә без хезмәттәшлеккә әзер генә түгел, бу безгә кирәк. Яшьләргә
сезнең кебек активистлар белән аралашу һәм киләчәктә эшчәнлек алып бару өчен
рухлану мөһим», – дип ассызыклады И.Метшин.
17
нче майдан 19 нчы майга кадәр «рухландыручылар» дәресләре Казанның 36
мәктәбендә үткәрелде. Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә,
очрашулар форматы кызыклы һәм уңайлы, балалар чарада актив катнашалар –
сораулар бирәләр һәм очрашулар тәмамланганнан соң фикерләрен җиткерәләр.