(Казан
шәһәре KZN.RU, 16 нчы май, Дмитрий Никитин). Киләсе кышка Казанда 5892 күп
фатирлы йорт һәм 842 социаль объект, шул исәптән 635 мәгариф учреждениесен һәм
113 сәламәтлек саклау объектын әзерләргә кирәк булачак. Иртәгә, 17 нче майда,
«Татэнерго» җылылык үткәргечләрен опрессовкалауның беренче этабы старт ала.
«Узган җылылык чорына сыйфатлы әзерләнү аркасында кыш тыныч узды, резонанслы
сүндерүләр булмады», – дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Казанда
җылылык бирү чоры 28 нче апрельдә төгәлләнде – аның озынлыгы 225 көн тәшкил
итте. Ул тәмамланганчы уртача температура 12 градустан артык тәшкил итте. «Әмма
май башында салкын һава торышы аркасында шәһәр Башкарма комитетына көн саен
шәһәрлеләрдән 20 ләп мөрәҗәгать керде. Шуңа күрә бала тудыру йортларында,
хастаханәләрдә, стационарларда, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә җылылык
калдыру турында карар кабул ителде», - дип ассызыклады Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары.
«Апрель
аенда безгә җылылыкны өзүне сорап үтенечләр килде, ә май аенда, салкын булу
сәбәпле, халык фатирлардагы түбән температурага зарлана башлады. Шуны да
билгеләп үтәргә кирәк, җылылык системасы – шәһәр хуҗалыгының зур системасы һәм
аерым нормативларга ия, алар нигезендә җылылык системаларын өзү яки тоташтыру
эшләре башкарыла», – дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Киләсе
җәйгә ике мең км магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләрен, 9 мең
километрга якын йорт эчендәге җылыту челтәрләрен, өч ТЭЦ, өч «Савиново»,
«Азино» һәм «Горки» район котельняларын, 138 «Казэнерго» АҖ котельняларын һәм
49 ведомство котельняларын яңа җылыту чорына әзерләргә кирәк булачак. «Азино»
котельнясында зур реконструкция бара, анда 100 Гкал/сәгать егәрлеге булган яңа
казан урнаштыру каралган», – диде И.Гыйниятуллин.
Җылылык
белән тәэмин итүче оешмалар әзерлек эшләренә керештеләр, аларның графиклары ел
башында расланган иде. 17 нче майдан 19 нчы майга кадәр кулланучыларда кайнар
су бирүне вакытлыча туктату белән «Татэнерго» җылылык үткәргечләрен
опрессовкалауның беренче этабы узачак. «Татэнерго» челтәрләренең гидравлик
сынаулары 4 этапка һәм ачыкланган җитешсезлекләрне оператив һәм сыйфатлы бетерү
өчен зоналарга бүленгән », – дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин.
«Казэнерго» АҖ үз җылылык
челтәрләрен гадәттәгечә җәй дәвамында, локаль рәвештә котельняларда,
опрессовкалый һәм ремонтлый.
«Кайнар
суны өзүгә кагылышлы барлык кирәкле мәгълүмат үз вакытында кулланучыларга
җиткерелә. Ул җылылык белән тәэмин итүче оешмалар сайтларында урнаштырыла һәм
Казан Мэриясенең kzn.ru рәсми порталында басыла», - дип искәртте ул.
Моннан тыш, капиталь ремонт программасы буенча 27 км
җылылык челтәре һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылачак һәм
реконструкцияләнәчәк. «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 4 котельнясын (Каштан
ур., 18, Музыкальная ур., 8, 10 һәм Боевая ур., 13) модернизацияләү эшләре бара
инде.
Бу
җәйдә йортлардагы эшләр дә дәвам итәчәк. 79 йортта йорт эчендәге җылыту
системаларын, 35 күп фатирлы йортта кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен
ремонтлау һәм 36 һава торышына карап җайга салу төеннәрен урнаштыру
планлаштырылган.
Шулай
ук аңа Южно-Промышленная урамы буенча поликлиниканы, җиде күп фатирлы йортны
һәм балалар бакчасын тоташтыру өчен блок-модульле котельня проекты эшләнгән. И.Гыйниятуллин
моннан тыш Толстой урамы, 39 адресы буенча урнашкан проблемалы бина урынына яңа
блок-модульле котельняны проектлаштыру алып барылуын хәбәр итте.
«Быел
безнең барлык җылылык челтәрләренең зур программасы бар, шул исәптән 27 км
җылылык белән тәэмин итү һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре реконструкцияләнәчәк.
Бу эшне контрольдә тотуыгызны сорыйм», - дип билгеләде Казан Мэры
Илсур Метшин.
Элеккеге
кебек үк, җылылык белән тәэмин итү объектларының, йортларны һәм социаль өлкә
объектларын үзәк җылыту системаларының техник әзерлеге 1 нче сентябрьгә
тәмамланырга тиеш. 15 нче сентябрьгә шәһәрнең торак йортларының әзерлек
паспортлары рәсмиләштерелергә тиеш.
И.Метшин
әзерлек эшләрен башкарганда билгеләнгән срокларга таянып эш итәргә кушты. «Алда
зур күләмле эш көтә. Иң мөһиме, киләсе кышта авария очраклары һәм җылыны озак
вакытка өзеп торулар булмасын. Шуңа күрә эшләрне сыйфатлы һәм билгеләнгән
вакытка башкарырга кирәк», - дип нәтиҗә ясады Мэр.