(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май, Юлия Летникова). Казанның җәмәгать киңлекләрендә җәйге чараларның бай программасы старт алды, ул сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Теләүчеләр, мәсәлән, кояш баешында бии, психологлар белән очраша, сапбордларда йога белән шөгыльләнә, экологик йөзү вакытында Казансу үзәнен чистарта һәм татар телендәге тренировкаларда катнаша ала. «Вакыйгаларның саны һәм сыйфаты артуы сөендерә, паркларга һәм скверларга килергә теләүчеләр елдан-ел арта бара. Дирекция чаралар палитрасын яңарта, без аларда катнашачакбыз һәм контрольдә тотачакбыз», – диде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
Бу җәйге сезонның яңалыклары булып своплар, сансетлар һәм психологлар белән очрашулар торачак
Яңа проектлар арасында шәһәрлеләргә өйдә дүрт аяклы дуст барлыкка килүгә җайлашырга ярдәм итүче яшь эт асраучы мәктәбе дә бар. Мәктәп ике сменада – «Черек күл» паркында һәм Горки-Әмәт урманында узачак. Теләүчеләр өчен лекцияләр укылачак, кинологлардан һәм зоопсихологлардан мастер-класслар оештырылачак. Параллель рәвештә паркларда «Дай лапу» акциясе дәвам итәчәк, анда үзеңә йорт хайваны сайларга һәм өйгә алып китәргә мөмкин булачак.
Район паркларында своплар сериясе узачак. Катнашучылар кирәкмәгән әйберләр белән алмаша ала. Паркларга килүче нәниләр дә игътибардан читтә калмаячак – алар өчен балалар барахолоклары узачак. Фучик урамындагы бульварда беренче своп 8 нче май көнне узды, анда 300 ләп кеше катнашты.
Казанның җәмәгать киңлекләрендә беренче тапкыр стендап кичәсе узачак. Юмористларга катнашу өчен сайлап алу узарга туры киләчәк, уңышлы узганнар остазлар җитәкчелегендә чыгыш әзерләячәкләр һәм аны тамашачыларга 10 нчы июльдә «Черек күл» паркында тәкъдим итәр дип көтелә.
Стрит-арт фестивале паркларда вандализм проблемасын хәл итү өчен үткәрелә, анда инфраструктура объектлары даими рәвештә язулар белән бозыла, дип хәбәр итте Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры вазыйфаларын башкаручы Айгөл Латыйпова. «Ак чәчәкләр» бульварында теләүчеләр Казан рәссам-граффитчылары белән бергә әзерләнгән арт-объектларны бизи алачак.
Шәһәрнең матур урыннарында кояш баешын каршылау чараларның яңа форматы булачак. Мондый сансетлар Казансу яр буенда, «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгында, «Черек күл» паркында һәм Комсомол күле пляжында узачак. Диджейларның чыгышлары, музыкаль-бию импровизацияләре һәм гастрономик кичәләр планлаштырыла.
Июль аенда Казансу яры буенда Миллениум күпере астындагы участокта ачык һавада кичә узачак. Программада диджей-сетлар, маркет һәм фудкорт каралган. Парклар һәм скверлар дирекциясе чарасын оештырырга Werk исемле бәйсез музыкаль арт-киңлек ярдәм итәчәк.
Май-сентябрь айларында шәһәрнең 6 паркында татар телендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип исемләнгән спорт һәм иҗади дәресләр уздыру каралган. Беренче чара 26 нчы майга планлаштырылган, ул Кабан күле яр буенда уза.
Казансу яр буенда «Казансуны үстерү стратегиясе» программасы буенча төрле юнәлешләр буенча чаралар каралган: «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясе эшли башлаячак, «Зенит» ВК белән пляж волейболы өчен мәйданчык ачылачак, петанк уйнарга яратучылар берләшмәсе үсешен дәвам итәчәк. Барлык теләүчеләр өчен елга үзәнен чистарту белән экологик йөзү һәм сапбордларда йога оештырылачак.
«Черек күл» паркында психологлар белән ачык очрашулар җәй көне дә дәвам итәчәк. «Шәһәрлеләр психологик сәламәтлек темасы белән бик кызыксына, шуңа күрә җәйге сезонда да мондый форматтагы чараларны дәвам итәчәкбез», – дип аңлатты А.Латыйпова. Алар һәр якшәмбе 13:00 сәгатьтә уза. Очрашулар яз көне старт алды – бу вакыт эчендә аларда 400 дән артык кеше катнашты.
Узган елларның иң яхшы проектлары традициягә әвереләчәк
3 нче май көнне «Казан» гаилә үзәге янында автокинотеатр эшли башлады – кино күрсәтү айга ике тапкыр узачак. Шул ук көнне «Крылья Советов» паркында «Бию мәйданчыгы» традицион җәйге проекты старт алды. Бу атнада биредә үк ачык һавада «Ретро-пәнҗешәмбе» дип аталган кинокүрсәтүләрнең яңа сезоны ачыла. Кабан күле яр буенда йога буенча иртәнге күнегүләр инде башланды, ә «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында – барлык теләүчеләр өчен комбо-тренировкалар.
Июль аенда Лядской бакчасында джаз кичәсе узачак, ә август аенда Шәһәр һәм республика көнен Кабан күле яр буенда «Милли кием» бәйрәме белән билгеләп үтәчәкләр. «Без әлеге шәһәр традициясен быел башка яссылыкка чыгарырга ниятлибез», – дип уртаклашты Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры вазыйфаларын башкаручы.
Шәһәр гастрономия фестивальләре кабат Горький исемендәге паркта һәм Горки-Әмәт урманында узачак. Анда туңдырма һәм «Гриль-фест» фестивальләре булачак.
Быел җәйге сезонда Кабан күле яр буенда чаралар оештыру белән куратор Гүзәл Әхмәтгәрәева шөгыльләнәчәк, аны опен-колл нәтиҗәләре буенча 45 претендент арасыннан сайлап алганнар. Биредә йога буенча иртәнге күнегүләр уза, тиздән кино күрсәтү һәм татар әдәбияты буенча Татар китабы йортыннан ачык лекцияләр башланачак. Моннан тыш, 1 нче майдан биредә барбекю-зона эшли. Урынга сайт яки +7(843)245-45-65 телефоны аша бронь ясарга мөмкин.
28 нче майда Горки-Әмәт урманында бишенче тапкыр җәмәгать бакчасы ачылачак. Шәһәр халкы чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш утыртачак, аларны җәй буе караячак, ә көзен уңыш җыячак. Балалар өчен Горки-Әмәт урманнарында ике сменада лагерь узачак. Катнашучыларга чүп-чарны аерып җыю һәм тотрыклы үсеш принциплары турында сөйләячәкләр.