(Казан
шәһәре KZN.RU, 16 нчы май, Юлия Летникова). 52 мең казанлы киләсе елда
төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлаган инде. Парклар, скверлар һәм яр
буйлары исемлегендә – ТР башкаласының 27 объекты, алар өчен 30 нчы майга кадәр
тавыш бирергә мөмкин. Сораштыруда катнашу алгоритмы турында бүген Казан
Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов сөйләде.
«Җәмәгать
киңлекләрен төзекләндерү буенча эш безнең шәһәрдә конвейер принцибы буенча бара.
Яңартылган парклар актив эшли. Моңарчы төзекләндерелмәгән паркларны
реконструкцияләү буенча эш башлана, ә киләсе елда ремонтланачак киңлекләрне
сайлау өчен тавыш бирү дәвам итә», – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.
Җәмәгать
киңлекләрен төзекләндерү өчен өстенлекле урыннарны сайлау буенча тавыш бирү Татарстанда
15 нче апрельдә башланды. Ул алты атна дәвам итәчәк һәм 30 нчы майда
тәмамланачак.
Төзекләндерү
өчен объектны ике ысул белән сайларга мөмкин: ТР Дәүләт хезмәтләре порталында
һәм «ТР хезмәтләре» кушымтасы ярдәмендә. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе
сөйләвенчә, объектны ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша сайлап алу өчен сайтның старт
битендә сораштыруга багышланган баннерга басарга, анкетаны тутырырга, аннары
Казанны сайларга һәм исемлектән бер иҗтимагый киңлекне билгеләргә кирәк. «Парклар,
скверлар һәм яр буйлары исемлеге шәһәр халкының фикерен исәпкә алып
формалаштырылды. Моннан тыш, теләүчеләр төзекләндерү өчен үз вариантларын да
тәкъдим итә ала», – дип аңлатты И.Сәлахетдинов.
Сораштыру
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә, ул
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына керә. Республика халкы бишенче ел
рәттән онлайн тавыш бирә. Бөтенроссия дәрәҗәсендә тавыш бирү икенче тапкыр уза.
Федераль проектны гамәлгә ашырган биш ел эчендә Казанда гомуми суммасы 5 млрд
сумнан артык булган 24 җәмәгать киңлеге булдырылган һәм төзекләндерелгән.
Иң
күп тавыш җыйган объектлар 2023 елда төзекләндереләчәк өстенлекле исемлеккә
кертеләчәк. «Без алга таба да шәһәр мәйданчыкларын шәһәр халкының турыдан-туры
катнашында үзгәртергә планлаштырабыз», - дип нәтиҗә ясады Игорь Сәлахетдинов.