(Казан
шәһәре KZN.RU, 9 нчы май, Алинә Бережная). Иртәдән Казанда Җиңү көненә
багышланган бәйрәм чаралары уза. Гадәттәгечә, Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан
сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөреше
булды. Строй адымы белән 1 меңнән артык хәрби хезмәткәр, хәрби училищелар
курсантлары, кадетлар һәм яшь армиячеләр узды, аннары хәрби техника үтте.
Парадта
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы
Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе
Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Бәйрәм
Парадын карарга шәһәр халкы һәм кунаклары гаиләләре белән килгән иде. Үзәк
трибуналарда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре урын алды.
Парадның
рәсми өлеше А.Александровның «Изге сугыш» музыкасына Җиңү Байрагын һәм Россия
Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын чыгару белән башланып китте.
Аларны Кызыл байраклы югары танк командирлар
училищесы укучылары – сержант
Никита Полетаев һәм курсантлар Семен Астафьев белән Марсель Гобәйдуллинга
тапшырдылар.
Мәйданда
урнаштырылган зур экранда Кызыл мәйдандагы хәрби парадны турыдан-туры
трансляцияләү оештырылды. Ил Президенты, РФ Кораллы көчләре баш командующие
Владимир Путин барлык россиялеләрне Җиңү көне белән котлады.
«1945 елның 9 нчы мае дөнья тарихына бердәм совет халкы триумфы, аның
бердәмлеге һәм рухи куәте, фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы
буларак язылды, - дип билгеләп үтте Владимир Путин. – Җиңү көне һәрберебезгә
якын һәм кадерле. Россиядә Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаилә юк. Аның турында
хәтер сүрелми. Бу көнне «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясендә – Бөек Ватан сугышы
геройларының балалары, оныклары Һәм оныкчыклары. Алар үзләренең туганнарының,
һәлак булган солдатларының, мәңгегә яшь булып калган һәм инде бездән киткән
ветераннарның фотосурәтләрен күтәреп баралар».
«Без – җиңүчеләрнең тынгысыз, фидакарь буыны, аларның варислары булуыбыз
белән горурланабыз, һәм безнең бурыч – нацизмны тар-мар иткән, безгә уяу
булырга һәм глобаль сугыш куркынычы кабатланмасын өчен кулдан килгәннең барысын
да эшләргә вәгъдә иткән кешеләр турында истәлекләрне саклау», – диде В.Путин.
«Бүген без Бөек Ватан сугышында һәлак булган
кешеләрнең алдында, уллары, кызлары, әтиләре, әниләре, ата-аналары, ирләре,
хатыннары, бертуган апа-абыйлары, туганнары, дусларының истәлеге алдында баш
иябез», - дип ассызыклады Владимир Путин. «Бөек Ватан сугышы елларында нацизмны
киметкән кешеләр безгә каһарманлык үрнәген күрсәттеләр. Бу – җиңүчеләр буыны,
һәм без һәрчак аларга тиңләшергә тырышачакбыз», – дип тәмамлады сүзен ил
Президенты.
Сугыштан кайта алмый калганнарны, гомерләре өзелгән
ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң Россия Дәүләт
гимны яңгырады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарны
һәм Татарстан халкын Җиңү көне белән котлады.
«Юрий Левитанның онытылмас тавышы нацистлар Германиясен тулысынча тар-мар
итү һәм кешелек тарихында иң куркыныч һәм канкойгыч сугышның җиңү белән
тәмамлануы турында хәбәр иткән истәлекле көннән соң 77 ел узды», - дип ассызыклады Рөстәм
Миңнеханов.
Татарстан Президенты республикадан фронтка 700 меңнән
артык кеше киткән, шуларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаган, дип искәртеп
үтте. «Авырлыкларга һәм зур югалтуларга карамастан,
безнең халык бирешми. Якташларыбызның батырлыклары да безнең хәтердән беркайчан
да китмәячәк. Татарстанлыларның «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясендә һәм
«Хәтер Китабы» проектында актив катнашуы җиңүчеләр буынына карата бөтен халык
хөрмәтенең ачык символлары булды. Тыл хезмәтчәннәренең иң зур казанышларыннан
берсе – Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән югары исем бирелү», - дип ассызыклады
Р.Миңнеханов.
Республика башлыгы ассызыклаганча, бүген илдә яшьләргә
патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә, ә армия югары әзерлек дәрәҗәсен
күрсәтә.
«Җиңүнең данлы традицияләрен саклау яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү
өчен зур әһәмияткә ия. Бүген бу аеруча актуаль. Югары баш командующий Владимир
Владимирович Путин җитәкчелегендә Россия армиясе җиңүчеләр буынының данлы хәрби
традицияләрен лаеклы дәвам итә, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең оборона
потенциалы һәм абруе үсә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Казан югары хәрби команда училищесы командиры,
генерал-майор Кирилл Кулаков белән Парад расчетларын карап чыкканнан соң, Казан
гарнизоны гаскәрләренең тантаналы рәвештә йөреше башланды. Парадка ритм һәм
темпны Казан суворов хәрби училищесы барабанчыларының җыелма ротасы бирде.
Меңьеллык мәйданы буйлап барабан тавышлары астында парад йөрешендә 1 меңнән
артык Казан гарнизоны хәрбиләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр
министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре, хәрби училище курсантлары, кадет
сыйныфлары укучылары, Яшь армиячеләр һәм суворовчылар, республика иҗтимагый
берләшмәләре вәкилләре уза башлады. Барлыгы 25 парад расчеты катнашты. Аннары
үзәк трибуналар яныннан 24 берәмлек хәрби заманча техника һәм сугыш чоры
техникасы, шулай ук 26 ретроавтомобиль узды.
Парад театральләштерелгән тамаша белән тәмамланды,
аның барышында Казанның җыелма хоры башкаруында сугыш еллары җырлары яңгырады.
Шигъри һәм вокаль композицияләрне Россия Федерациясенең атказанган артисты
Дмитрий Дюжев һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира
Кәлимуллина тәкъдим итте. Соңыннан алар бергәләп «Җиңү көне» җырын башкардылар.
Исегезгә төшерәбез, бүген казанлыларны һәм шәһәр
кунакларын зур чаралар программасы көтә, ул 22:00 сәгатьтә матур салют белән
тәмамланачак. Тулырак программа, транспорт хәрәкәтен чикләү, җәмәгать
транспорты җәдвәленә кертелгән үзгәрешләр турындагы мәгълүмат KZN.RU порталының
«Казан Җиңүне бәйрәм итә» бүлегендә урнаштырылган.