(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы май).
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары Борис Кузнецов исемен йөртүче Казан
кадетлар мәктәп-интернаты территориясендә Советлар Союзы Героена
бюст ачудан башланды.
Тантаналы чарада ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән
министры Илсур Һадиуллин, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау
министры Эльмира Зарипова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Борис Кузнецовның
хатыны Әлфия Филатова катнашты.
«Борис Кириллович –
Бөек Ватан сугышы Герое, Ватанга фидакарь хезмәт иткән өчен югары дәүләт тамгасына
лаек булды. Аның Ватанга булган мәхәббәте, сугышларда һәм хезмәттәге батырлыгы
– яшьләр өчен лаеклы һәм рухландыргыч үрнәк. Безнең республика яшьләренә
патриотик, әхлакый һәм рухи тәрбия бирүгә юнәлгән иҗтимагый эшчәнлеге аерым билгеләп
үтүгә лаек. Борис Кириллович турындагы якты истәлек, аның бетмәс-төкәнмәс
энергиясе, оптимизмы, зирәклеге, патриотизмы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак».
Рөстәм Миңнеханов
шулай ук Борис Кузнецов белән шәхсән таныш булуын билгеләп үтте. «Нык энергияле уникаль
кеше иде ул», - диде ул.
«Бүген безнең иң яхшы уку
йортларының берсендә – аның исемен йөрүче кадет мәктәбендә бу бөек кешегә бюст
ачабыз һәм барлык ветераннарыбызга бурычларыбызны үтибез. Без сугыш кырларында
ятып калганнарны, тылда җиңү яулаучыларны һәрвакыт хәтерлибез һәм истән
чыгармыйбыз. Бүген, безнең ил Украинада махсус хәрби операция уздырган
вакытта, Бөек Ватан сугышы геройлары рухы, аларның максатчанлыгы һәм Ватанга
хезмәт итүе – Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең оныклары өчен үрнәк.
Без аларны һәрвакыт истә тотачакбыз», - диде Рөстәм
Миңнеханов.
Борис Кузнецовның тол хатыны Әлфия Солтан кызы
Филатова иренең кадет мәктәбенең аның исемен йөртүе белән һәрвакыт горурлануын
искә төшерде. «Ул матур бай тормыш белән яшәде», - диде Әлфия Филатова.
Казан кадет
интернат-мәктәбе укучылары Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка багышланган
шигырьләр укыдылар, шулай ук кадетлардан җыелган тынлы оркестр чыгышы да
яңгырады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Казан кадетлар
интернат-мәктәбе директоры Рәис Юнысов белән бергә бинаны һәм уку сыйныфларын
карап чыкты.
Борис Кириллович Кузнецов 1925 елның 26 нчы декабрендә
Казанда туа. 1942 елдан – Кызыл Армиядә, 1943 елның маеннан Бөек Ватан
сугышы фронтларында сержант буларак хезмәт итә башлый. 1944 елда кече
лейтенантлар курсларын тәмамлый. 1943 елда Воронеж, Степной, 1 нче һәм 2 нче
Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр өчен сугышта,
Курсунь-Шевченковск, Уман-Ботошанской (1944 ел), Сандомир-Силезский, Берлин һәм
Прага (1945 ел) һөҗүм итү операцияләрендә катнаша.
1944
елның 22 нче февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Алга таба
Б.Кузнецов разведка төркеме составында сугыша.
1946
елдан Б.Кузнецов запаста була. Сугыштан соң ул республиканың халык хуҗалыгын
торгызуда актив катнаша: нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертә, Әлмәт,
Бөгелмә һәм Чистайда икмәк комбинатлары, шулай ук берничә социаль объект, шул
исәптән Казанда цирк, кирпеч заводлары һәм башкалар төзүдә катнаша.
1966
елда Борис Кириллович сәламәтлеге буенча пенсиягә чыга, ләкин эшен дәвам итә
һәм Югары партия мәктәбен тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеге дәвамында ул яшьләрне
хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив катнаша, мәктәп укучылары, хәрби
училищеларның курсантлары һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар белән очрашулар
үткәрә. Б.Кузнецов шулай ук ДОСААФ, РОСТО президиумнары, ТР Сугыш һәм хәрби
хезмәт ветераннары комитеты, ТР Ветераннар (пенсионерлар) республика советы,
«Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы әгъзасы була, Россия хәрби-тарих
фәннәре академиясенең Татарстан бүлеге эшендә катнаша.
Б.Кузнецов
Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, ике I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 26 медаль
белән бүләкләнгән. Ул Мәскәүдә 1995, 1996, 1997, 2005, 2010 һәм 2015 елларда
Җиңү парадларында катнашкан.
Борис
Кузнецов 2020 елның 11 нче ноябрендә 95 яшендә вафат булды.
Узган ел Казанда Борис
Кузнецов сурәте төшерелгән граффити барлыкка килде. Рәсемне Геройның исемен йөрткән кадет
интернат-мәктәбе бинасы диварына ясадылар.
Видеорепортаж