(Казан
шәһәре KZN.RU, 15 нче апрель). 2021 елда Казанда 1 млн 250 мең квадрат метрдан
артык торак файдалануга тапшырылган, ә 2022 елда тагын 960 мең кв. метр торак
төзү планлаштырыла. Төзелгән торак
күрсәткече шәһәр кешесенә 1 кв. метрга җиткән инде, шуның белән ул РФ
Президенты йөкләмәсе буенча 2024 елга ирешелергә тиешле ил кешесенә 0,8 кв. м
күрсәткечне узып киткән.
Бүгенге
көндә Татарстан башкаласы миллион халыклы шәһәрләр арасында торак сыйфаты
индексы буенча, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, 3 нче урында һәм бер
кешегә файдалануга тапшырылган торак күрсәткече буенча 4 нче урында тора.
«Хәзерге шартларда төзелеш тармагы шәһәрнең икътисадый потенциалында алдынгы
позицияләрнең берсен алып тора. Төзелеш секторының үсеше мультипликатив
эффектка ия. Файдалануга тапшырылган торак саны, туучылар саны һәм
гражданнарның гомер озынлыгы һәрвакытта да шәһәрлеләрнең иминлегенең төп
күрсәткечләре булды», - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин бүген Ратушада
узган шәһәр Думасының XIII сессиясендә.
2021 елда Казанда социаль ипотека
һәм алданган өлешчеләрне яклау программалары буенча 16 йорт төзелде
Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә,
2020 елда кабул ителгән Генераль план нигезендә шәһәр инфраструктурасын
комплекслы үстерү программалары төгәлләштерелгән. Моннан тыш, Казан Россиядә
2021 елда Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре актуальләштерелгән бердәнбер
миллион халыклы шәһәр булган.
Шул
рәвешле, шәһәр озак төзелешләр проблемасын хәл иткән һәм кайбер эре
инфраструктур һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруны тәмамлаган. 2021 елда
Казанда социаль ипотека программасы буенча 1417 фатирга исәпләнгән 9 йорт,
шулай ук алданган өлешчеләрне яклау программасы буенча 2959 фатирлык 7 йорт
файдалануга тапшырылган. Барлыгы 200 дән артык төрле объект – 1690 урынга 8
балалар бакчасы һәм 2725 укучыга исәпләнгән ике мәктәп, сәгатенә 20 мең куб. м
егәрлекле «Заречная» КНС төзелде, Совет районында 175 нче номерлы гимназиянең
бассейнын төзү, Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу тәмамланды, Балалар
республика клиник хастаханәсе базасында балалар онкологиясе, гематология һәм
хирургия үзәге, дезинфекция станциясенең яңа бинасы ачылды.
А.Нигъмәтҗанов
сүзләренә караганда, теге яки бу территорияне үзләштерер алдыннан Казан
Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җир кишәрлеген
торак, социаль учреждениеләр, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы
объектларын урнаштыруны күздә тоткан вариантта планлаштыру һәм ызанлау проектын
карый һәм раслый. Гомумән алганда, узган ел шәһәр буенча 905 гектар
территорияне планлаштыру буенча 24 проект расланган, 837 архитектура-шәһәр
төзелеше объекты килештерелгән, җир асты инженерлык челтәрләренең җыелма
планнарына туры килү турында 887 бәяләмә, объектлар төзелешенә 361 рөхсәт,
объектларны файдалануга тапшыруга 357 рөхсәт бирелгән.
С.Хәким һәм Р.Гәрәев урамнарындагы
мәктәпләр, Адоратский урамындагы балалар бакчасы, Дәрвишләр бистәсендәге
балалар поликлиникасы
2022
елга планнарга килгәндә, быел 960 мең кв. м торак тапшыру планлаштырыла. Моннан
тыш, С.Хәким һәм Р.Гәрәев урамнары буенча 2725 укучыга исәпләнгән ике мәктәп,
Адоратский урамы буенча 220 урынлык балалар бакчасы, РФ Оборона министрлыгы
госпитале, Спартак урамындагы элеккеге «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы
территориясендә IT-парк, метрополитенның икенче линиясендә дүрт станция,
Горький шоссесы дублеры, Вознесение тракты, Зур Казан боҗрасы участогы һәм
төрле билгеләнештәге башка объектлар төзелеше бара.
Шулай
ук А.Нигъмәтҗанов 18 нче номерлы гимназияне укучылар санын 580 гә кадәр арттырып
реконструкцияләү, 6 мәктәпне һәм 5 балалар бакчасын капиталь төзекләндерү,
Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы номерлы шәһәр балалар поликлиникасы филиалын һәм Һ.Такташ,
Беломорск һәм Оренбург трактындагы 3 универсаль спорт мәйданчыгын төзү
планлаштырылуын хәбәр итте. «Әлеге проектлар ярдәмендә без тотрыклы икътисади
үсеш өчен мөмкинлекләре булган, көн саен килергә һәм биредә яшәргә теләрлек динамик
үсештәге шәһәр төзибез», – дип ассызыклады А.Нигъмәтҗанов.
Депутат
Марсель Шәрәпов 2022 елда торак тапшыру планының үтәләчәге белән кызыксынды.
«Безнең илкүләм проектыбыз бар һәм бүген Россиядә әлеге планда лидерлар.
Төзелеш министрлыгының барлык программалары диярлек, шул исәптән юллар һәм
социаль объектлар төзү буенча, шулай ук барлык субсидияләр дә торак файдалануга
тапшыруга бәйле. Шуңа күрә планны үтәмичә кала алмыйбыз. Без аны башкарып
чыгачакбыз», - дип ышандырды А.Нигъмәтҗанов.
Депутат
Сергей Виноградов торак төзелешенең югары темплары һәм аларны социаль объектлар
белән тәэмин итү арасындагы балансны ничек ясарга җыенулары турында сорау
бирде. «Без барлык җир участоклары да торак төзелеше, социаль һәм
инфраструктура объектлары өлешендә балансланган булсын өчен, шәһәр төзелешен
планлаштыру документларын системалы рәвештә эшкәртәбез. Федераль программага
керү өчен, проект документациясе экспертиза үтәргә тиеш. Узган ел Кулланучылар
күзәтчелеге федераль хезмәте эшчәнлегенә кагылышлы федераль законнарда зур
үзгәрешләр булды. Шуңа бәйле рәвештә, бездә һәм бөтен Россия буенча типик
документациягә ихтыяҗ зур булмады. Шуңа күрә бүген безнең өчен экспертиза үткән
проект документларына ия булу мөһим, киләчәктә үзгәрешләр аңа кагылмаячак, шул
чакта әлеге программаларга эләгү мөмкинлегебез булачак. Сүз уңаеннан, 22 нче
апрельдә ВЭБ филиалы вәкилләре килүе көтелә, без 6 мәктәп буенча гариза бирдек.
Хәзер алар белән әлеге эшне алып барабыз», - дип хәбәр итте А.Нигъмәтҗанов.
«Безнең бурыч – торак йортлар төзелешен
туктатмау һәм алданган өлешчеләрнең барлыкка килүен булдырмау»
Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары, катлаулы икътисади ситуациягә бәйле рәвештә,
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын тормышка ашыру өчен төзелеш тармагына
ярдәм итү чаралары күрелүен ассызыклады. Шулай итеп, территорияне планлаштыру
документларын карау вакыты һәм җәмәгать фикер алышулары уздыру вакыты кыскартылган,
объектның архитектура-шәһәр төзелеше йөзен һәм җир асты инженерлык челтәрләренең
җыелма планын килештерү бетерелгән, шәһәр төзелешен проектлау нормативларын
үтәү буенча мәҗбүри таләпләрнең 60% ы беткән.
Депутат
Булат Әхмәтгәрәев төзүчеләрнең мәҗбүри нормативларны үтәвен бетергәннән соң
барлыкка килергә мөмкин булган нәтиҗәләргә кагылышлы сорау бирде. Исегезгә
төшерәбез, РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белдерүе буенча, якындагы ай
дәвамында шәһәр төзелеше проектлаштыруның барлык нормативлары ирекле булачак. «Мәҗбүри
таләпләрне бетерү – юл хәрәкәте кагыйдәләрен юкка чыгару кебек. Ягъни,
кагыйдәләр ирекле була. Бу юл ситуациясен яхшыртырмы – белмим. Шуңа күрә әлеге
мәсьәлә бик кызыклы. Шулай да без документның чыгуын көтәбез», - дип җавап бирде А.Нигъмәтҗанов.
И.Метшин
кагыйдәләр тулысынча гамәлдән чыгарылмый, ә ирекле төс ала һәм барысы да яхшы
булырына ышанырга кирәк, дип ассызыклады. «Безнең шәһәр һәм республиканың
төзелеш тармагында профессионаллар эшли, алар барлык объектларны да дистәләрчә
елларга төзи һәм аларның һәрберсе куркынычсызлык нормаларына, Казанның бердәм
архитектура йөзенә туры килергә тиешлеген аңлыйлар. Бергә дөрес юл табарбыз һәм
сыйфатлы, матур объектлар төзүне дәвам итәчәрбез дип ышанам», – диде шәһәр
башлыгы.
«Килеп
туган ситуациядә беренчел бурыч – торак йортлар төзелешен туктатмау һәм шул ук
вакытта алданган өлешчеләрнең барлыкка килүен булдырмый калу, – дип билгеләп
үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Хәзерге вакытта Казанның өлешләп
төзү секторында 65 меңгә якын белгеч эшли. Белүебезчә, бер төзүче 10-12 чиктәш
җитештерүдә эшләүчене эш белән тәэмин итә».
А.Нигъмәтҗанов
ассызыклаганча, статистика буенча бүгенге көндә Казанда фатирларның һәм
йортларның 30% тан артыгын республика халкы алмый. «Әлеге сан төзелеп килүче
торак күләменең артуы белән бергә үсүен теләр идек», – дип өстәде ул.
Төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, үз
чиратында, Татарстан башкаласында торак төзелеше буенча яхшы темплар алынуын
билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, узган елда Татарстан Республикасында 3
млн 11 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. «Казан өлешенә
бөтен республика буенча файдалануга тапшырыла торган торак күләменең 40% ы туры
килә. Хәзерге темплар ихтыяҗ булуын күрсәтә. Шуңа күрә без сайлаган юлдан
барырга тиеш», - диде ул.
И.Метшин
кризиска каршы штаб эше кысаларында төзелеш тармагы вәкилләре белән очрашуын
һәм алар белән ачык диалогта Казанда бизнес алып баруның актуаль мәсьәләләре
турында фикер алышуын искә төшерде. «Агымдагы икътисади шартларда кулны
пульста тотабыз. Безгә торак төзелеше үсеше динамикасын саклап калырга кирәк.
Моның өчен кризиска каршы федераль чаралар комплексы эшләнгән һәм эшли. Шунысы
мөһим, ил һәм республика җитәкчелегенең – Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнехановның ярдәме бар. Безнең өчен республиканың барлык төзелеш комплексының
җайга салынган, уртак эше мөһим», - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.