(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель, Виталий Валябич). Бүген кризиска каршы штаб эше кысаларында Казан Мэры Илсур Метшин төзелеш тармагы вәкилләре белән очрашты. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Урбан» проект үзәгендә түгәрәк өстәл артына шәһәр территориясендә эшчәнлек алып баручы иң эре төзелеш компанияләре җитәкчеләре җыелды. Алар арасында «Унистрой», «Бриз», «Ак таш», «СМУ-88» группа компанияләре, «Грань», «Сувар-Казан», «Казан шәһәренең Торак инвестицион компаниясе» группа компанияләре, «ТСИ-Риэлт» бар иде. 3 сәгатькә якын дәвам иткән очрашуда төзелеш өлкәсендәге иң кискен мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук төзүчеләр үз үтенечләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, ТР Дәүләт Советы депутаты Эмиль Хөснетдинов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, аның беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина катнашты.
«Без әлеге очрашуны, шәһәр икътисадының төп драйверларының берсе булган төзелеш тармагының «хәлен» турыдан-туры белү өчен уздырабыз», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин, дискуссияне ачып. Ул ассызыклаганча, узган ел шәһәрдә яңа рекорд куелган – 1 млн 250 мең кв.м торак сафка бастырылган. Бу Татарстанда сафка бастырылган торакның яртысы диярлек. «Безнең канун чыгаручылар берничә ел элек муниципалитетлардан шәһәрнең төзелеш объектларында эшләрнең барышын контрольдә тоту хокукын һәм бурычын алдылар. Әмма без сезнең белән, берәр хәл килеп чыгуга, кешеләр зарланырга һәм хакыйкать эзләргә шәһәр хакимиятенә киләчәген бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә төзелеш тармагының тотрыклылыгы, аның потенциалын саклап калу, яңа проектларны эшләтеп җибәрү һәм гамәлгә ашыру, шәһәр инфраструктурасын үстерү – бу безнең уртак өстенлекләребез», – дип ассызыклады Мэр. Ул очрашуның максаты фикер алышу һәм авырткан нокталарны анализлау гына түгел, ә чишелешләр эзләү дә, дип билгеләде. «Безнең уртак бурычыбыз – яңа шартларда тыныч һәм нәтиҗәле эшләргә өйрәнү. Торакны мөмкин кадәр күбрәк төзү һәм яңа төзелешнең сыйфатын арттыру, күтәрү теләге арасында баланс табарга кирәк», – диде Мэр. Очрашуда катнашучыларга моның өчен муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашырга тәкъдим итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон төзелеш өлкәсендә барган вакыйгаларга үз фикерен белдерде, шулай ук түгәрәк өстәл барышында кайбер инициативаларны бәян итте. Ул билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагына ярдәм итү өчен Дәүләт Думасы инде тормышның барлык өлкәләренә кагылышлы 20 федераль законга ике пакет төзәтмәләр кабул иткән, хәзерге вакытта төзәтмәләрнең өченче пакетын карау бара.
Бүгенге көнгә процедураларның һәм төрле документлар килештерүнең сроклары кыскартылган, контроль органнары тарафыннан басым кимегән, проект документациясенә үзгәрешләр кертүне гадиләштерелгән һәм башкалар. Аерым алганда, федераль дәрәҗәдә капиталь төзелеш объектларын кадастр исәбенә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә кую өчен бирелә торган документларга хокукый экспертиза процедурасын гадиләштерү карала.
РФ Дәүләт Думасы депутаты шулай ук хәзерге вакытта профильле дума комитетының нәрсә өчен көрәшүе турында сөйләде. «Бүген төзелеш тармагын үстерү һәм саклап калу өчен, беренче чиратта, ташламалы ипотеканың төп ставкаларын түбәнәйтергә, эскроу-счетларны ачарга һәм бизнеска быел бик кыйммәтле банк финанславын җәлеп итмичә иске схема буенча эшләргә мөмкинлек бирергә кирәк», – дип ассызыклады И.Вольфсон.
Вольфсон фикеренчә, бүген мөһим мәсьәләләрнең берсе булып, шул исәптән икенчел базар өчен, түбән процентлы һәм арттырылган лимитлы ташламалы ипотека ихтыяҗы тора. «Әлеге карарлардан башка тармак кулланучылар ихтыяҗының түбән булуы белән очрашырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы депутаты.
Үз чиратында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, республика гарантиясе астында, ышанычлы төзүчеләргә эскроу-счетларсыз эшләргә вакытлыча рөхсәт итәргә кирәк, дип билгеләп үтте. «Бүгенге көндә бу төзүчеләр җилкәсендәге күпчелек мәсьәләләрне хәл итәр иде», – диде ул.
Тармакка ярдәм итүнең федераль чаралары турындагы мәгълүматны тыңлаганнан соң, түгәрәк өстәлдә катнашучылар муниципалитет дәрәҗәсендә кабул ителергә мөмкин булган адымнар турында фикер алышуга күчтеләр. ТР Дәүләт Советы депутаты, «Казан шәһәренең Торак инвестицион компаниясе» группа компанияләре ҖЧҖ генераль директоры Эмиль Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, бүгенгесе көндә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тарафыннан җир эшләренә ордер 12 айга бирелә. «Бу срок аз, әгәр белешмә 18 ай гына булса да гамәлдә торса, яхшы булыр иде, – диде ул. – Бу мәсьәләне муниципаль дәрәҗәдә хәл итәргә мөмкин».
Казан Мэры Башкарма комитет җитәкчесе Р.Гафаровка һәм аның беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановка бу мәсьәләне контрольгә алуны йөкләде.
Әңгәмәне дәвам итеп, Эмиль Хөснетдинов кайбер документларны килештерүне тизләтү өчен Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә консультатив көннәр оештырырга тәкъдим итте. Ул чакта төзүчеләр идарә белгечләреннән турыдан-туры онлайн рәвештә җибәрелә һәм 30 көн дәвамында карала торган җыелган документлардагы җитешсезлекләр турында мәгълүматны ачыклый һәм аларны оператив рәвештә бетерә алыр иде.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов бу юнәлештә эш алып барылуын, әмма моның өчен штатны һәм эш мәйданнарын киңәйтү кирәклеген билгеләп үтте. Мэр чыгу юлын табуны йөкләде.
«Бриз» ҖЧҖ директоры Андрей Беляков икътисади тотрыксызлык вакытында шәһәр халкы белән җәмәгать фикер алышуларын үткәрүне гамәлдән чыгару тәкъдиме белән чыкты. «Ассызыклыйм, әлеге чара бары тик вакытлы гына кулланылырга тиеш», – диде ул.
Казан Мэры Илсур Метшин җәмәгать фикер алышуларыннан тулысынча баш тарту шәһәр хакимияте тарафыннан карала алмый, дип ассызыклады. «Без әһәмиятле шәһәр карарлары буенча җәмәгать фикер алышуыннан баш тарта алмыйбыз. Бу кешеләрнең шәһәр үсешендә катнашуының бик әһәмиятле практикасы. Әмма иң чик параметрлардан тайпылу кебек бик үк мөһим булмаган мәсьәләләр буенча җәмәгать фикер алышуыннан баш тартырга мөмкин. Без республика хөкүмәтендәге коллегаларыбызга мөрәҗәгать итәчәкбез, бу мәсьәлә буенча чишелеш табарбыз дип уйлыйм», – дип билгеләде И.Метшин.
Шул ук вакытта шәһәр башлыгы җәмәгать фикер алышуларын уздыру срокларын кыскарту мөмкин булуына да игътибар юнәлтте. «Федераль закон безгә моны эшләргә мөмкинлек бирә, әйдәгез мондый карарны кабул итик», – диде Мэр.
«Грань» ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов, икътисади хәл начараю сәбәпле, яңа торак йортларны мәҗбүри рәвештә паркинглар белән бергә файдалануга тапшыру таләбен берничә елга кичектерергә тәкъдим итте. Бу зур финанс чыгымнарына китерә, ә паркингларга булган ихтыяҗ зур түгел дип ассызыклады.
ТР башкаласы Мэры мондый позиция белән килешмәде. «Без берничә елга гына түгел, ә гасырларга төзибез, шәһәрлеләрнең тормыш сыйфаты яхшырырга тиеш, һәм безнең барлык карарлар да әлеге төп призма аша кабул ителәчәк, – диде Мэр. – Соңгы 15 елда автотранспорт саны 150 меңнән 460 меңгә кадәр артты. Хәзер шәһәрне паркингларсыз киңәйтү мөмкин түгел, шуңа күрә алардан башка торак комплекслары төзелмәячәк».
Шул ук вакытта Мэр, төзүчеләрнең бер парковка урыны хәзерге кебек 75 кв. м торакка түгел, ә 80 кв. м. га туры килергә тиеш дигән тәкъдимен хуплап, шәһәр нормативларын яңадан карап чыгу мөмкинлеген билгеләп үтте, алардан чыгып, торак йортка парковка урыннары саны билгеләнә.
Шулай ук түгәрәк өстәлдә төзүчеләрне борчыган башка мәсьәләләр дә каралды. Аерым алганда, «Сувар Казан» АҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Вячеслав Сунцов җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерү бары тик участок милекчесе карары белән генә эшләнсен дигән тәкъдим белән чыкты. «Җир участогын сатып алучы аның киләчәгенә ышанырга тиеш», – дип саный Вячеслав Сунцов. Мэр барлык яңгыраган тәкъдимнәр дә игътибар белән каралачак, дип ышандырды.
Ахырда шәһәр башлыгы түгәрәк өстәлдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Без сезнең белән диалогта чагыштырабыз, өйрәнәбез, карарлар кабул итәбез, эшләнеп бетмәгән җитешсезлекләр турында дөресен сөйлибез. Вакыт белән бергә атлаячакбыз, вәзгыятьтән бераз алдан барсак, тагын да яхшырак булыр иде», - диде И.Метшин.
«Безнең өчен планканы тоту – бик мөһим. Казан, Татарстан башкаласы буларак, торак төзелешендә – трендларда, технологияләрдә һәм инновацияләрдә – алда бара. Шәһәр халык саны ягыннан арта ала, чөнки биредә тотрыклылык, эш урыннары бар, димәк, төрле дәрәҗәдәге торак кирәк, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. - Ышанам ки, Татарстан икътисадының тотрыклылыгы, эшли белүе, чакыруларга вакытында җавап бирү һәм республика Президенты җитәкчелегендә кыенлыкларны үтү аркасында без төзелеш тармагында лидерлык позицияләрен сакларбыз».
Очрашу нәтиҗәләре ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткереләчәк, ул «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясен җитәкли. Россия Президенты аңа бөтен ил буенча торак тармагының көн тәртибен формалаштыруны ышанып тапшырды. Бу безнең һәркайсыбыз өчен зур җаваплылык», – дип йомгаклады Мэр.
Күптән түгел шәһәр башлыгы сәүдә үзәкләре, азык-төлек сәнәгате һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрде. Шәһәр башлыгы шулай ук «Нәфис Косметикс», «Данилов мануфактурасы», Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, «Казанькомпрессормаш»та булды.