(Казан
шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель, Дмитрий Никитин). Бүген, Бөтендөнья сәламәтлек
көнендә, Казан Ратушасында шәһәрнең табиблар династияләрен хөрмәтләү тантанасы
узды. Казан Мэры Илсур Метшин тормышларын медицина белән бәйләгән алты гаиләгә
Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
«Ата-бабаларыбызның
зирәклегенә һәм тупланган тәҗрибәсенә таянып, дәвалауның һәм диагностикалауның
заманча алымнарын кулланып, сез сәламәтлек саклауның көчле, инновацион һәм
нәтиҗәле системасын булдыруга ярдәм итәсез», – дип ассызыклады Мэр.
Кунакларны
котлап, шәһәр башлыгы әлеге игелекле һөнәр тирән белем һәм югары әхлакый
сыйфатлар – шәфкатьлелек, сизгерлек, игътибарлылык һәм эчкерсезлекне таләп итә,
дип билгеләп үтте. Моннан тыш, хәзерге вакытта куелган бурычларны үтәү өчен
батырлык та кирәк, дип саный И.Метшин. Әйтик, бүген Казанның сырхауханәләрендә
һәм хастаханәләрендә 3,4 меңнән артык табиб эшли, алар көн саен меңләгән кешене
коткара. «Сезнең күбегез, үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп һәм гаиләгезне
айлар буе күрмичә, ике ел инде пандемиянең алдагы рәтләрендә эшли, көн саен
батырлык кыла», – дип билгеләде Мэр.
Бүген
хөрмәтләнгән гаилә династияләре арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә гомуми эш
стажы 100 елдан артып китүчеләр дә бар. «Медицина – уңышлы традицияләрне һәм
белемнәрне буыннан-буынга тапшыручы гаиләләргә бәйле булган тармакларның берсе.
Безнең киләчәгебез традицияләребезне ничек
саклап калуыбызга да күп яктан бәйле», – дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры
урынбасары – ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау
идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
Бүген
Казан Мэрының Рәхмәт хатларын Минабетдиновлар, Лодвиковлар, Ибраһимовлар,
Савельевлар, Вахитовлар династиясе, шулай ук Медведчук һәм Коломенскийлар
династиясе варисы Татьяна Камалетдиновага тапшырдылар.
«Гаилә
традицияләре медицина өчен бик мөһим. Без балаларыбызга зур һәм киеренке эш
нәтиҗәсендә алган бәяләп бетергесез белемнәрне бирә алабыз, – дип уртаклашты
Рәшидә Вахитова. – Мин гомерем буе үз эшемне яраттым, һәм бу мәхәббәт миңа әти-әниемнән
күчте». Вахитовлар династиясендә гомуми гаилә стажы 328 ел тәшкил итә. Рәшидә
Харис кызының әтисе һәм әнисе бөтен гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган.
Хастаханәләрдә эшләп, медицина югары уку йортларында укытып, квалификацияле
табибларның берничә буынын үстергәннәр.
Рәшидә
Вахитованың 50 елдан артык хезмәт стажы бар. 34 ел табиб-инфекционист булган, инде
17 ел 6 нчы номерлы шәһәр балалар сырхауханәсенең табиб-педиатры булып эшли.
Һөнәргә булган мәхәббәтен ул кызы Әлфия Зөфәровага да тапшыра алган, кызы,
медицина университетын тәмамлаганнан соң, Республика клиник йогышлы авырулар
хастаханәсендә хезмәт куя башлаган. Хәзер ул Республика клиник хастаханәсенең коронавируска
каршы үзәгенең кызыл зонасында авыруларга ярдәм итә. Моннан тыш, Рәшидә
Вахитованың абыйсы һәм аның дүрт апасы да үз тормышларын сәламәтлек саклау
өлкәсенә багышлаганнар.
«Иң
мөһиме – үз эшеңә яратып карау, игътибарлы булу. Пациентны карарга, аның белән
сөйләшергә, аңларга тырышырга, тиешле тикшерүләр ясарга һәм шуннан соң гына
беренчел нәтиҗә әзерләргә кирәк», – дип сөйләде Рәшидә Вахитова.
Савельевлар
гаиләсе бай традицияләргә ия – аның инде берничә буыны Татарстан башкаласының
хастаханәләрендә һәм сырхауханәләрендә эшли. Медицина династиясе 1 нче бала
тудыру йортының баш табибы булып эшләгән Евгений Савельевтан башланган, ә аның
гомуми стажы 30 елдан артык тәшкил итә. Аның улы Станислав һәм кызы Елена
әтисенең эшен дәвам итәләр һәм медицина университетын тәмамлаганнан соң табиб
булалар. Моннан тыш, хәзер Сәламәтлек саклау өлкәсендә Станиславның абыйсы һәм
туганнан туган абыйсы эшли.
6
нчы номерлы шәһәр балалар сырхауханәсенең табиб-педиатры Татьяна Камалетдинова карый
торган медицина династиясенә нигез салучы – аның әбисе Анна Ивановна Медведчук.
Бөек Ватан сугышы елларында ул фронтта шәфкать туташы була, «Хәрби казанышлары
өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен»
медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Татьяна
Камалетдинованың әнисе Ирина Анатольевна Коломенская тимер юл хастаханәсендә
гинеколог булып эшләгән, ә әтисе Сергей Николаевич Коломенский Республика
клиник хастаханәсенең проктология бүлеге мөдире булган.
«Минем
өчен медицина – ул гаилә традициясе. Әнием 27 ел район үзәк хастаханәсендә
шәфкать туташы булып эшләде. Табиб хезмәтенең ни дәрәҗәдә авыр булуын беләм.
Без сезнең эшегез алдында баш иябез», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген Казанда сәламәтлек саклау дәрәҗәсен күтәрү
буенча күп кенә төбәк һәм федераль программалар гамәлгә ашырыла. Ел саен
шәһәрдә яңа медицина үзәкләре һәм хастаханәләр барлыкка килә. Әйтик, кичә
Татарстан башкаласында туберкулезга каршы диспансерның барлык бүлекләрен, шул
исәптән балалар һәм флюорография бүлекләрен, административ-хуҗалык корпусны
берләштергән яңа бинасы ачылды. Туберкулезга каршы диспансер көн саен 680
кешене – 420 өлкән кешене һәм 260 баланы кабул итә ала.
Казанда
табиблар династияләрен хөрмәтләү тантанасы инде бишенче ел рәттән уза.