(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель, Дмитрий Никитин). 2022 елда Казанда капиталь ремонт программасы буенча 166 йорт ремонтланачак, шуларның 29 ында комплекслы эшләр – түбәләрне, фасадларны, үзәк җылыту, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су агызып җибәрү, электр белән тәэмин итү системаларын ремонтлау һәм лифтларны алыштыру башкарылачак. Эшләргә якын арада керешү планлаштырыла. Гомуми финанслау күләме 2,44 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшинга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. «Расланган барлык капиталь ремонт программалары да тулысынча үтәләчәк. Шәһәр алдында зур бурычлар тора һәм без аларны кыскартырга җыенмыйбыз», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Казанда 3596 торак йорт ремонтланган, бу күп фатирлы торак фондның гомуми санының 62% ын тәшкил итә. «Татарстан башкаласы Идел буе федераль округында гына түгел, ә Россиядә дә торакка капиталь ремонт ясау күләме һәм сыйфаты буенча лидерлар рәтендә», – диде ул.
Казанның 6 күп фатирлы йортында газ чыгуны ачыклау датчиклары урнаштырылачак
Быел капиталь ремонт буенча озак сроклы программаның өчьеллык планы тәмамланып килә, аңа 725 күп фатирлы йорт кертелгән, ә финанслау күләме 7 млрд сумнан артык. Программа үзе 2043 елга кадәр исәпләнгән.
2016 елдан башлап, программага федераль финанслау бүленми һәм төп акча чыганагы булып республика һәм шәһәр бюджеты, шулай ук идарәче компанияләр һәм халыкның үз акчалары тора. «Агымдагы елга капиталь ремонт программасына кертелгән йортлар исемлегенә торак фондын ел саен инвентаризацияләү барышында иң күп җитешсезлекләр ачыкланган , шулай ук «Ачык Казан» системасына иң күп гаризалар кергән йортлар өстәлде», – дип билгеләде И.Гыйниятуллин.
2022 елда капиталь ремонт программасына 6 аз катлы йорт кертелгән, анда йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газүткәргечләр алмаштырылачак. И.Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, фатирларда табигый һәм сөрем газлары чыгуны ачыклау датчиклары урнаштырылачак. Аларны эшләп җибәргәндә газ приборларына газ килү автомат рәвештә туктаячак. Казанда газ колонкалары кулланыла торган барлыгы 1,5 меңнән артык йорт бар. «Безнең өчен бу кискен проблема. Ел саен шәһәрдә сөрем газы белән агулану очраклары булып тора. Алдагы елларда мондый эш 5 йортта үткәрелде. Система төзек эшли һәм халыкны саклый. Киләчәктә бу системаны башка йортларга кертәчәкбез», – диде ул.
Шулай ук 150 торак йортта лифтларны алыштыру планлаштырыла. Ачык аукцион инде төгәлләнде, ә подрядчы оешмаларны сайлап алу апрель аена планлаштырылган.
«Капремонт үткәрелгәндә чит ил материаллары кулланылмый диярлек»
Йортларны капиталь ремонтлау белән берлектә ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла. Программа гамәлдә булган ике ел эчендә ремонтланган йортлар янында 55 ишегалды төзекләндерелгән. «Инде быел ук 16 йортта яшәүчеләр территорияләрнең төзеклеген бәяләячәк», – дип билгеләп үтте И.Гыйниятуллин.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары ремонт уздырылачак йортлар янында, эш төрләре, финанслау күләме, заказчылар һәм подрядчыларның телефон номерлары, шулай ук эшләрне башкару вакыты күрсәтелгән мәгълүмат щитлары барлыкка киләчәк, дип өстәде.
И.Гыйниятуллин бәя куюга аерым игътибар бирде. «Финанслау лимиты булган шартларда акча җитмәү ихтималы бар, бу программа кысаларында нинди дә булса эшләрне башкармауга китерергә мөмкин. Кануннарга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә заказчының контракт шартларын башта билгеләнгән сумманың 25% ы чикләрендә үзгәртү мөмкинлеге барлыкка килде, бу бәя үзгәрешләренә оператив җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады ул.
Җитәкче урынбасары торакка капиталь ремонт ясаганда чит ил материаллары һәм җиһазлары кулланылмый дип ышандырды, ә проектларны эшләгәндә чит ил материалларын илебезнең сыйфатлы аналоглары белән алмаштыру кирәклеге исәпкә алына.
Шәһәр башлыгы Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка, ТКХ комитеты белән бергәләп, график үтәлешен катгый контрольгә алырга кушты. «Подрядчыларны игътибар белән сайларга кирәк, алар үзләренә йөкләнгән вазыйфаларга җаваплы карый һәм эшләрне тиешле сыйфат белән башкара торган булырга тиеш», – дип нәтиҗә ясады Мэр.