(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче март). Бүген, Мәдәният хезмәткәрләре көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитеты рәисе Елена Ямпольская Ратушада узган «Вакыт тасмасы. Мәдәният» күргәзмәсендә булдылар. Алар экспозицияне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы башланыр алдыннан карадылар.
Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан материалларның оригиналлары тәкъдим ителгән күргәзмә 2022 елда узачак мәдәният өлкәсендәге әһәмиятле вакыйгаларга багышланган. Шуларның берсе – Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү. Күргәзмәдә каллиграфия һәм үсемлек элементлары белән майолика паннолары өлешләрен, XIX гасырга караган япкыч – Кәгъбә япмасы фрагментын, күп кенә кунакларның игътибарын җәлеп иткән Ак пулатның беренче сурәтен – Василий Туринның 1832 елга караган эшенең офортын күрергә мөмкин.
2022 ел шулай ук «Татар ренессансы» эпохасы – 1920-1930 елларда татар мәдәнияте чәчәк аткан чор эшлеклеләренең юбилей даталары белән бәйле. Күргәзмәдә Салих Сәйдәшевнең дирижер таякчыгы, Сибгат Хәким һәм Рөстәм Яхин кулъязмалары, Бакый Урманче рәсеме («Шүрәле» әсәренә иллюстрация), Фәйзулла Туишевның гармуннар коллекциясе һәм концерт костюмы тәкъдим ителә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Күргәзмәне караганнан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Елена Ямпольская, Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республиканың профильле ведомстволары һәм алдынгы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре совет утырышында катнашты. Алар Татарстан Республикасында мәдәният үсешенең өстенлекле юнәлешләре һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елын гамәлгә ашыру, шулай ук тармакта заманча тенденцияләр турында фикер алыштылар.
Фикер алышу барышында республика башлыгы бүгенге көндә матди булмаган мирасны – гореф-гадәтләрне, милли кухняны, фольклорны саклау һәм куллану мәсьәләләрен җайга сала торган бердәм федераль закон юклыгына игътибар итте. Күптән түгел ТР Дәүләт Советы Дәүләт Думасына «Матди булмаган мәдәни мирас турында» закон проектын җибәрде. Хәзер ул фикер алышу стадиясендә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә. «1 нче сентябрьдә старт алган «Пушкин картасы» масштаблы проекты бу мәсьәләдә чакыру булды. Җайга салынган эш аркасында без проектны гамәлгә ашыруның беренче елы нәтиҗәләре буенча сатылган билетлар санына караганда илдә беренче урында торабыз. Бу эшне яшь кысалары белән чикләмичә дәвам итәргә кирәк», – диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген мәдәният учреждениеләренең күбесе кардиналь яңартуны таләп итә. Ул искә төшергәнчә, «Россиядә уйлап табылган» стратегик инициативасы кысаларында быел беренче тапкыр Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында креатив индустрияләр мәктәбе ачыла. Бу иҗади сәләтләрне, дизайн-фикерләүне үстерүгә, яшүсмернең шәхси ресурсларын активлаштыруга юнәлдерелгән 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен яңа киңлек булачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы Р.Миңнехановның 2020 елның 29 нчы гыйнварындагы указы нигезендә мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру, мәдәният оешмалары, иҗат берләшмәләре, иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән хезмәттәшлекне көчәйтү, мәдәният өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр эшләү максатыннан формалаштырылды.
Совет составына 38 кеше керә. Аның рәисе – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, аның урынбасары – ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, оешма сәркатибе – ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
Совет ТР Президентына мәдәният өлкәсендәге эшләр торышы, республика башлыгының мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, оешмалар белән хезмәттәшлеген тәэмин итү, мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәте өстенлекләрен формалаштыру буенча эксперт-консультатив киңәшмә органы булып тора.
Фоторепортаж