(Казан
шәһәре KZN.RU, 24 нче март, Алексей Валябич). Бүген Казан Мэры Илсур Метшинга
эре сәүдә үзәкләре җитәкчеләре милеккә салымның кадастр бәясен теркәргә, каты
коммуналь калдыкларны чыгарган өчен тарифларны киметергә, алкоголь продукциясен
сатучы кибетләр янында медицина оешмаларын урнаштырырга рөхсәт бирүен сорап
мөрәҗәгать иттеләр. Очрашу кризиска каршы шәһәр штабы эше кысаларында сәүдә
үзәкләренең берсендә узды.
Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин KazanMall сәүдә үзәгендә Казанның төп сәүдә үзәкләре
идарәчеләре белән түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашу кризиска каршы шәһәр штабы эше
кысаларында узды, анда «Мега», «Кольцо», «Южный», «Франт», «Парк Хаус», «ЦУМ»,
«Горки Парк» һәм KazanMall сәүдә үзәкләре вәкилләре катнашты.
Очрашу
алдыннан шәһәр башлыгы сәүдә нокталарын карап чыкты, анда аңа товарлар булу,
үзгәрүчән логистика һәм бәяләр үсеше турында хәбәр иттеләр. Казан сәүдә
үзәкләрендә 125 чит ил бренды тәкъдим ителгән. Соңгы айда аларның бер өлеше
базардан киткән, нәтиҗәдә, сәүдә үзәгендә 45 кибет үз эшчәнлеген туктаткан.
«Сәүдә
бөтен җирдә дә, бигрәк тә заманча сәүдә үзәкләре булган эре шәһәрләрдә зыян
күрде. Безнең сәүдә үзәкләре өлешенә шәһәрнең барлык сәүдә мәйданнарының чиреге
туры килә, - дип билгеләде Мэр, очрашуны ачып. – Россиянең барлык сәүдә
үзәкләре дә бер ситуациядә булганлыктан, федераль үзәккә барлык идеяләрне һәм
тәкъдимнәрне туплап җиткерүнең мәгънәсе бар. Ә шәһәр хакимиятенең кулыннан
килгән мәсьәләләр якын тиз арада каралачак».
Түгәрәк
өстәлдә сәүдә үзәкләре җитәкчеләре килеп туган икътисадый ситуациядә ярдәм
чаралары буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Кадастр бәясен 2021 ел
дәрәҗәсендә теркәү
Сәүдә
үзәкләре вәкилләре кадастр бәясен арттыру мәсьәләсен күтәрде (аннан чыгып,
милеккә салым исәпләнә). Әмма күп кенә кибетләр үз эшчәнлеген туктаткан, ә
калганнарын сату 20-40% ка кимегән шартларда, салым түләүләренең артуы сәүдә
үзәкләре өчен өстәмә финанс йөген тудыра. Сәүдә үзәкләре вәкилләре фикеренчә,
кадастр бәясен 2021 ел дәрәҗәсендә теркәү сәүдә үзәкләренә салым йөкләнешен
киметергә ярдәм итәчәк, бу исә үз чиратында кибетләр өчен аренда бәясен
арттырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Казан
Мэры әлеге мәсьәләнең ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы компетенциясенә керүен билгеләп үтте.
Кризиска каршы шәһәр штабы Татарстан җитәкчелегенә тәкъдим белән мөрәҗәгать
итәчәк. «Бүген без ниндидер табыш алып, иртәгә ярык тагарак янында утырырга
җыенмыйбыз», - диде И.Метшин.
Медицина оешмаларын алкоголь сатучы
кибетләр белән янәшәдә урнаштыру
Тагын
бер кискен мәсьәлә – буш биналарны арендага бирү. Гамәлдәге закон буенча
медицина кабинетлары һәм алкоголь сатучы сәүдә челтәрләре янәшә була алмавы тагы
бер четерекле мәсьәлә булып тора. Әмма бу мәсьәләне әзрәк йомшарту, әйтик,
стоматология кабинетларын һәм азык-төлек челтәрен төрле катлар буенча урнаштыру
сатып алучылар санын да, сәүдә үзәгенең үзенә килүчеләрне дә арттырыр иде.
Казан
Мэры сәүдә үзәкләре эчендә әлеге кагыйдәләрне вакытлыча йомшарту буенча карар әйбәтләп
уйланылган булырга тиешлеген билгеләп үтте. И.Метшин әлеге мәсьәләнең якын
арада каралачагын ассызыклады. «Без әлеге хәлнең кискенлеген аңлыйбыз», - диде
шәһәр башлыгы.
Каты көнкүреш калдыкларны
чыгаруга тарифларны киметү
Каты
көнкүреш калдыкларны чыгаруга тарифлар сәүдә үзәкләре өчен мөһим мәсьәләләрнең
берсе булып тора. Сәүдә үзәкләренең идарәчеләре аңлатканча, хәзер әлеге хезмәт
өчен түләнә торган тариф сәүдә үзәкләренең, шул исәптән техник зоналар, җир
асты паркинглары һәм башка бүлмәләрне дә кертеп, гомуми мәйданыннан исәпләнә.
Ябык парковка берничә катны биләвен исәпкә алып, түләүләр сизелерлек арта, ә факт
буенча анда чүп-чар барлыкка килми диярлек. Сәүдә үзәкләре вәкилләре каты
көнкүреш калдыкларын чыгаруга тарифларны киметергә һәм хезмәт өчен түләү
хисаплау шартларын үзгәртергә тәкъдим иттеләр.
Илсур
Метшин башка шәһәрләрдә генә түгел, ә эшмәкәрләр өчен факттагы түләү үсешен
анализларга кушты. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров җитәкчелегендәге
эшче төркем оештырылачак. «Апрель аенда без алга таба ничек эшләвебезне аңлый
алачакбыз», - диде И.Метшин.
Ябылган кибетләрнең биналарын
азат итү
Күп
кенә кибетләрнең эше туктатылганнан соң, сәүдә үзәкләре җитәкчелеге алар
урнашкан биналарны азат итү проблемасы белән очрашкан. «Южный» сәүдә үзәге
идарәчесе Лилия Ибәтуллина бүгенге көндә сәүдә үзәкләрендә ябылган кибетләрнең
милкен алып китәргә хокукыбыз юк, чөнки ул аларның милке булып тора, дип
сөйләде. Бүгенге көндә кибетләр үзләре мөһерләнгән һәм ябылган. Шуның аркасында
сәүдә үзәкләре үз мәйданнарына яңа арендаторларны чакыра алмый.
И.Метшин
ассызыклаганча, чит ил брендларының китүе барлык сәүдә үзәкләренә дә кагылды
һәм хокукый нормаларга төзәтмәләр кертү тәкъдиме федераль үзәккә тапшырылачак.
Аерым алганда, кризиска каршы шәһәр штабы сәүдә үзәкләренең сәүдә залларында
һәм складларда калган милекләрен вакытлыча саклау пунктларына күчерү
инициативасы белән чыгыш ясаячак.
Очрашуда
шулай ук башка сораулар да яңгырады, аерым алганда, чит илләрдән товарлар кайтару,
сәүдә үзәкләренә товарлар китерү, шулай ук биналарның үзләренә хезмәт күрсәтү
өчен үзебезнең илдә җитештерү эшен стимуллаштыру.
Якын
арада очрашуда яңгыраган барлык тәкъдимнәр дә каралачак, дип ассызыклады
И.Метшин. «Без шәһәр дәрәҗәсендә тормышка ашырырга мөмкин булган тәкъдимнәрне
карыйбыз һәм кабул ителгән карарлар турында хәбәр итәрбез. Аннары барлык
инициативалар да республика һәм федераль дәрәҗәгә чыгарылачак», - диде ул. «Сәүдә
үзәкләре ярдәмсез калмаячаклыгына ышанам. Без бергә моның өчен кулдан килгәннең
барысын да эшләргә тиеш», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Исегезгә
төшерәбез, кризиска каршы шәһәр штабы Казанда март урталарында оештырылды. Аның
эше кысаларында И.Метшин эшмәкәрләр белән очраша һәм шәһәр предприятиеләренә бара.
Бу атнада Мэр азык-төлек сәнәгате һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре белән очрашты.
Күптән түгел ул Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында һәм «Нәфис
Косметикс» акционерлык җәмгыятендә булды.
Чарада
шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, «Торак-коммуналь
хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
генераль директоры Сергей Богатов һәм башкалар катнашты.