(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль, Алинә Бережная).
Агымдагы елда Казанда мәктәп ашханәләрен модернизацияләү программасын дәвам итү
планлаштырыла. Капиталь ремонт барышында тагын 31 мәгариф учреждениесендә
ашханә урынына мәктәп рестораннары барлыкка киләчәк. Өч ел эчендә инде
төзекләндерелгән ашханәләрдә урыннар саны 6 меңнән артып китте. Бу хакта бүген
шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның азык-төлек
һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина сөйләде.
Казан Мэры Илсур Метшин мәктәп ашханәләрен
модернизацияләү идеясенең 2012 елда барлыкка килүен искә төшерде. «Департамент мәктәп
рестораннары форматын тәкъдим иткәч, мин башта әлеге исем белән килешмәдем, тик
мине яңадан күндерә алдылар. Безнең төп бурыч – мәктәп ашханәләрен үзгәртеп
кору, - дип билгеләде Илсур Метшин. – Балалар төрлечә укый ала, әмма мәктәптә
туклану бер үк төрле тәмле һәм файдалы булырга тиеш. Ә файдалы – ул газлы
эчемлек һәм кетчуплы сосиска түгел».
Рима Мөхәммәдшина хәбәр иткәнчә, өч ел эчендә шәһәр
һәм департамент акчалары хисабына мәктәп туклануын реформалаштыруга 402 млн сум
акча салынган. Быел җәй башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән
тәэмин итү буенча федераль программаны тормышка ашыру кысаларында республика
бюджетыннан 297,4 млн сум акча бүлеп бирелгән. 43 ашханә ремонтланган.
Узган елның сентябреннән Казанда 113 ашханә мәктәп рестораны
форматы буенча эшли башлады. «Башкарылган ремонт эшләре, мәйданнарны арттыру
һәм яңа мәктәпләр ачылу нәтиҗәсендә ашханәләрдә урыннар өч ел эчендә 6 меңгә
артты», – дип билгеләп үтте Рима Мөхәммәдшина.
Туклану сыйфатын контрольдә тоту өчен мәктәпләрдә
ата-аналар белән элемтә җайга салынган. Шулай итеп, 2021 елның гыйнварыннан
декабренә кадәр ата-аналар контроле журналларында 17, 9 мең язма калдырылган,
шуларның 99,5% ы – уңай фикерләр.
Элемтә каналлары буенча – кайнар линия, сайт, социаль челтәрләр
– 850 мөрәҗәгать килгән. «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм мәктәп укучыларының
ата-аналары аллергияле укучылар, шикәр диабеты һәм лактозага реакциясе булган балалар
өчен меню, җиләк-җимеш һәм яшелчә төрлелеге, мәктәпләрдә туклану графигы белән
актив кызыксыналар, шулай ук балалар бакчалары менюсында сөт продуктлары саны
турында сораулар бирәләр. Фикерләр төрле: кемгәдер сөт продуктлары күп, ә
кемгәдер аз кебек», - дип хәбәр итте спикер.
Шулай ук департаментның Instagram челтәрендәге рәсми
аккаунтында көн саен ата-аналар арасында кече сыйныфларны түләүсез кайнар ризык
белән тәэмин итү буенча сорауштыру үткәрелә. Ата-аналар факттагы менюны расланганы
белән чагыштыра ала, һәм туры килмәгән очракта, оператив рәвештә хәбәр бирә
алалар. Меню сораштыруда катнашучы әти-әниләрдә 99% ка туры килә. Туры килмәгән
очракта мәгълүмат департаментның җаваплы хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә.
2021 елда Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты
барлыгы 1065 учреждениедә 286 мең кешене ризык белән тәэмин иткән, алар
арасында Казандагы һәм республиканың сигез районында урнашкан 367 мәктәп, Казанда
һәм Татарстанның 10 районында урнашкан 681 балалар бакчасы, республика
башкаласында һәм Лаешта урнашкан 9 хастаханә бар.
«Департаментның хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар
белән элемтәсе яхшы. Аларга республиканың 9 районы, сәламәтлек саклау
учреждениеләре керә, әмма барыннан да элек, бу – мәктәпләрдә һәм бакчалардагы
балалар. «Бүгенге көндәге департамент – әйдәп баручы җитештерү оешмалары
дәрәҗәсендәге зур компания, ул көн саен 286 мең кешене ризык белән тәэмин итә»,
- дип ассызыклады Илсур Метшин.