(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче февраль,
Алинә Бережная). 2021 елда Казанда электротранспортның күчмә составын масштаблы ремонтладылар һәм электробусны
сынадылар. 50 берәмлек яңа электр транспортын эксплуатацияләүгә әзерлек
кысаларында машина йөртүчеләрне яңадан укыту программасы расланды инде. Бу
хакта «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков Казан Мэры
Илсур Метшинга предприятиенең узган елгы эшчәнлеге турындагы хисап барышында
сөйләде.
Казан
метрополитенында пассажирларны 15 поезд ташый. Күп ара үтү сәбәпле узган ел 2011
елгы ике «Русич» поездына
агымдагы ремонт һәм 2005 елда чыгарылган «Чех» маркалы өч поездга уртача ремонт
ясалган. Уртача ремонт өч ай дәвамында башкарыла. Эшләр комплексыннан соң
машинистлар поездларны тиешле параметрларга туры килү-килмәүне ачыклау өчен
линиядә йөртәләр.
А.Габделхаков
сүзләренә караганда, 2022 елга тагын өч поездга уртача ремонт үткәрү планлаштырылган.
Трамвайларның
күчмә составының торышына да зур игътибар бирелә. «Трамвай
вагоннары җитештерүче завод вәкилләре белән сөйләшүләр уздырылды. Сөйләшүләр нәтиҗәләре
буенча трамвай депосына әлеге заводларның белгечләре килде», – диде
А.Габделхаков. Белгечләр тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Сити-Стар» маркалы биш
вагонның букслы подшипниклары яңартылган, арбалар ремонтланган һәм ике «Спектр
71-409» вагонының двигательләре алыштырылган. Хәзерге вакытта әлеге маркадагы
тагын бер вагон ремонтта тора. Шулай ук 10 өч секцияле трамвай ремонтланган.
Эшләрне тизләтү өчен Яр Чаллыга 10 арба һәм биш вагонның дүрт редукторы
җибәрелгән.
«Бүгенге
көндә капиталь ремонтка мохтаҗ 19 вагон бар әле», – дип билгеләп үтте
«Метроэлектротранс» МУП генераль директоры. Предприятие балансында барлыгы 106
трамвай вагоны исәпләнә.
А.Габделхаков
билгеләп үткәнчә, Казанда троллейбус паркы шактый яшь, әмма 2007 елда
чыгарылган 25 троллейбус тулысынча үз ресурсын кулланган. Троллейбусларны
яңарту «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының «Юл хуҗалыгын үстерүнең
гомумсистемалы чаралары» федераль проекты кысаларында башкарыла. Әлеге
программа буенча җир өсте транспортының күчмә составы лизингы килешүе
буенча ташламага транспорт чарасын сатып алу бәясеннән 60% тан да артмаган,
әмма бер троллейбус өчен 12,2 млн сумнан да күп булмаган күләмдә субсидия
бирелә», – дип хәбәр итте А.Габделхаков.
Аноним
булып калуны сораган бизнесмен узган елның июлендә шәһәргә инде бишенче
«Розочка» троллейбусын бүләк иткән. Бу юлы Тролза модельле «Мегаполис» 30 км га
кадәр арттырылган автоном хәрәкәт белән эшләнгән. Розалар белән бизәлгән
троллейбус Г.Тукай скверыннан Куллагин урамына чаклы 6 нчы маршрут буенча
хәрәкәт итә.
Казанда
яңа транспорт төренең тест-драйвы да уза. Әйтик, узган ел «Академик Глушко
урамы – Елга порты» 3 нче номерлы троллейбус маршруты буенча өч ай электробус йөрде. Июльдән октябрьгә кадәр ул 38 меңнән артык
пассажирга хезмәт күрсәткән һәм 15 мең километрга якын юл үткән. «Без
пассажирлардан ике меңнән артык уңай бәяләмә алдык», – диде Айдар Габделхаков.
Хәзерге вакытта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә 50
электробусны эксплуатацияләүгә әзерлек кысаларында машина йөртүчеләрне «D»
категориясенә күчерү программасы расланды. Беренче 100 машина йөртүче әлеге
категорияне 1 нче майга алачак.
Казан
Мэрына хисап барышында А.Габделхаков 2021 елда Казанда электр транспортыннан
60,3 млн пассажир файдаланылуын билгеләп үтте. Бу шәһәр буенча пассажирлар
ташуның гомуми күләменең 29,1% ы дигән сүз. 2020 ел белән чагыштырганда
пассажирлар агымы 18% ка арткан, әмма 2019 елгы пандемиягә кадәрге чорга кадәр
әле яңадан торгызылмаган. Трафикның төп артуы метрополитенга туры килде. 2020
ел белән чагыштырганда метрода пассажирлар саны 29,6% ка арткан.
Узган
елда метро иң зур ихтыяҗ булган электротранспорт төре булган. Шәһәр
пассажирларын ташуның гомуми күләменнән 14% ы аңа туры килә. Троллейбусларга –
9% пассажир, трамвайларга – 6%. 71% ы автобусларга туры килә.
Казан
электр транспортының маршрут челтәре 106 трамвай хезмәт күрсәтә торган 5 трамвай маршрутыннан, 182 күчмә состав йөри торган 10 троллейбус маршрутыннан һәм 15 поезд хәрәкәт итә торган метрополитенның бер линиясеннән гыйбарәт.