(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль, Дмитрий Никитин). 2021 елда 22 мең 987 җинаять теркәлгән, бу 2020 елга караганда 4,5 процентка түбәнрәк. Бу хакта бүген шәһәр Ратушасында узган Казан шәһәр Думасының XII сессиясе барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин Казан хокук саклау органнары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм полиция хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы аркасында Татарстан Республикасы башкаласында яшәүче һәр кеше үзен иминлектә тоя ала, дип билгеләде. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, хәзерге чынбарлык яңа каршылыклар тудыра, алар арасында кибермошенниклык, яшүсмерләр җинаятьчелеге аерым урын алып тора. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында һәм мәдәни-массакүләм чаралар вакытында хокук тәртибен тәэмин итү зур игътибар таләп итә.
Әйтик, 2021 елда балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре 1080 яшүсмерне һәм 1198 имин булмаган гаиләне профилактик учетка куйганнар. 1114 яшүсмер һәм 1157 гаилә исәптән төшерелгән. Хәзерге вакытта Казанның эчке эшләр органнарында 756 балигъ булмаган бала һәм 1404 имин булмаган гаилә профилактик исәптә тора. «Төп игътибар имин булмаган гаиләләрне ачыклауга һәм нормага туры килмәгән гамәлләргә сәләтле балалар белән эшләүгә юнәлтелә», – дип хәбәр итте Александр Мищихин.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, җинаятьләрне булдырмауда хокук бозуларны профилактикалау мөһим роль уйный, бигрәк тә балигъ булмаганнар арасында. «Укытучылар, ата-аналар һәм укучыларның үзләреннән килгән сигналларга оператив рәвештә җавап бирергә кирәк», – дип билгеләде Мэр.
Соңгы вакытта телефон һәм интернет-мошенниклыгы көчәя бара. «Киберҗинаятьчеләргә каршы нәтиҗәле көрәшү өчен югары технологияле көрәш чараларын үзләштерергә, шулай ук банк җәмәгатьчелеге, интернет-провайдерлар һәм кәрәзле элемтә операторлары белән хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел 500 дән артык җинаять кылуда шикләнелүче тоткарланган, бу 2020 ел күрсәткечләреннән ике тапкыр артыграк. Шулай итеп, полиция хезмәткәрләре кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәре аша кылынган 957 мөлкәт белән бәйле җинаятьне ачкан. А.Мищихин сүзләренә караганда, идарә мошенниклык кылу ысуллары һәм куркынычсызлык чаралары турында халыкка хәбәр итүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар комплексын тормышка ашыра.
Узган ел Казанда шәһәр, республика һәм федераль дәрәҗәдәге 4111 мәдәни-массакүләм һәм спорт чарасы узды, аларда 2 млн 190 меңнән артык кеше катнашты. «36 мең полиция хезмәткәре эше нәтиҗәсендә җитди хокук бозулар күзәтелмәде», – дип хәбәр итте А.Мищихин.
Соңгы елда Казан полициясе сафларыннан 600 гә якын кеше эштән киткән, бу 2020 ел күрсәткеченнән шактый артык. А.Мищихин билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында полиция эшенең спецификасы республиканың башка муниципаль берәмлекләрендәге эштән шактый аерыла. Казанда бик күп спорт, мәдәни һәм башка массакүләм чаралар уза, шуның нәтиҗәсендә хокук саклау органнарының гамәлдәге составына йөкләнеш сизелерлек арта.
«Полиция шәхси составының алга таба кыскаруын булдырмаска, бигрәк тә тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары ставкаларының кыскаруына юл куймаска кирәк. Барлык тәкъдимнәр Казан шәһәр Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан каралачак. Бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», – дип ассызыклады Илсур Метшин.