(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Казанда «Татарстан
Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясенең XVI съезды узды.
Пандемиягә карамастан, федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән
чаралар, шулай ук җирле үзидарәнең актив катнашуы республиканың
социаль-икътисадый үсеше өлкәсендә масштаблы бурычларны уңышлы тормышка
ашырырга мөмкинлек бирде, дип әйтте съездда Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов. Чара «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы
мәйданчыгында узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан
Мэры Илсур Метшин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы»
ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнехановка Саклык банкында уку
нәтиҗәләре буенча район башлыклары тарафыннан эшләнгән дүрт проектны тәкъдим иттеләр.
Атарстан Республикасы Президентына гражданнар мөрәҗәгатьләрен эшкәртү өчен
бердәм платформа («Берләшкән коммуникацияләр системасы») булдырырга, үзара
салым программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча цифрлы карар («Цифрлы
үзлегеңнән салым»), инженер челтәрләренең торышы турында соңгы мәгълүматларны («Инженерлык
челтәрләре турында мәгълүмат булган районнарның электрон картасы») берләштерә
торган система булдырырга һәм авылда медицинаның беренчел звеносында цифрлы
инструментларны («Цифрлы ФАП») кертергә тәкъдим иттеләр.
Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисадый үсешенең
төп нәтиҗәләрен билгеләде, авылда эшкуарлыкны үстерү, агросәнәгать комплексына
ярдәм итү, авыл халкын эш белән тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, пандемия шартларында барлык
дәрәҗәдәге хакимият органнарының төп бурычы – авыручылар санын киметү. «Җирле
хакимиятләр өчен – аерым җаваплылык. Бу чикләүләрне катгый үтәүне тәэмин итү,
халыкны вакцинацияләүне оештыру, коллектив иммунитетны формалаштыру. Вакцинадан
башка юл юк. Моннан башка мөмкин түгел. Бу мәгълүматны кешеләргә җиткерергә
кирәк. Иң мөһиме – гражданнарыбызның сәламәтлеге һәм тормышы», – дип
ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуны югары дәрәҗәдә уздыруны
билгеләп үтте. Бүген халык санын алуның башлангыч нәтиҗәләре Татарстан халкының
саны арту тенденциясе турында сөйли. «Республика үз потенциалын үстерә,
икътисады, мәгариф учреждениеләре, инвестицион климат белән җәлеп итә, ә тормыш
сыйфаты буенча Татарстан – Россиядә лидерларның берсе. Без ил җитәкчелегенә,
шәхсән Россия Президентына һәм Хөкүмәткә, гражданнарга ярдәм итүнең масштаблы
чаралары өчен рәхмәтлебез», – диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов елның төп икътисадый нәтиҗәләрен уңай бәяләде.
Республиканың тулаем төбәк продукты 103,8% дәрәҗәсендә, ИПП – 108,3%, төзелеш
эшләре күләме үсеше – 103,1%, ваклап сату әйләнеше үсеше – 106,2%, төп
капиталга инвестицияләр 660 млрд сум булыр дип көтелә. Татарстан Президенты
сүзләренчә, республика икътисады үсеше, барыннан да элек, нефть, газ, химия
комплексы, машина төзелеше, энергетика, төзелеш белән тәэмин ителә. Эре
инвестпроектларны гамәлгә ашыру, социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә
торган территорияләр, махсус икътисадый зоналар һәм сәнәгать мәйданчыкларын
үстерү буенча зур эш алып барыла.
Республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә җитди игътибар бирелә.
Татарстанда бүген 159 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшли, 156
мең үзмәшгуль граждан теркәлгән. Агымдагы елның 9 аенда кече һәм урта
предприятиеләр әйләнеше 16% үсеш күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов пандемиягә
бәйле чикләүләр шартларында электрон коммерция җитди импульс алды, дип игътибар
итте. Татарстанның 16 меңнән артык тәэмин итүчесе интернет-мәйданчыкларда
үз товарларын тәкъдим итә., дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Видеорепортаж