(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь, Ксения Швецова).
Казан Мэры Илсур Метшин Дубравная урамында урнашкан 16-нчы номерлы татар-инглиз
гимназиясен җәй көне уздырылган капиталь ремонттан соң карап кайтты. Уку елы башына мәгариф
учреждениесендә ашханә яңартылды, нәтиҗәдә өстәмә рәвештә 80 утырту урыны
булдырылды, спорт заллары һәм башлангыч сыйныфлар кабинетлары төзекләндерелде. «Гимназиядә,
башка мәктәпләрдәге кебек үк, ремонтка, интерьерны төзекләндерүгә индивидуаль
якын килү күренеп тора. Дизайнерлар укытучылар коллективы, директорлар корпусы
һәм өлкән сыйныф укучылары белән бергә эшлиләр. Шуның аркасында һәр уку
йортында үз үзенчәлеге бар, бер генә мәктәп тә башка мәктәпкә охшамаган», – дип
билгеләде шәһәр башлыгы.
1997 елда төзелгән гимназиянең 10 мең кв. м мәйданлы дүрт катлы
бинасында эшләр июнь аенда азык-төлек блогын ремонтлаудан башланды. Подрядчы «Строй
Мастер» ҖЧҖ булды. Ашханәдә электр-монтаж эшләре башкарылды, түшәмнәрне һәм
идән өслеген яңарттылар, диварларны ремонтладылар, вентиляцияне алыштырдылар,
һәм иң мөһиме – төшке аш залын зурайттылар, аның нәтиҗәсендә утырту өчен
урыннар саны 120-дән 204-кә артты. Бу укучыларны кайнар ризык белән тәэмин
итүне оештыру сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирде, дип аңлатты учреждение
директоры Гөлфия Хәлимова, башта ашханә 600 укучыга исәпләнгән иде, әмма
микрорайон үсү белән мәктәп укучылары саны артты, һәм бүгенге көндә гимназиядә
меңнән артык бала белем ала.
Мэр төшке аш залын карады һәм укучылар белән аралашты. Мәктәп укучылары
И.Метшин белән сөйләшкәндә ремонттан соң ашханәнең үзгәрүен билгеләп үттеләр:
хәзер төшке аш залы якты һәм уңайлы, ә аның интерьеры балаларга дәресләрдән
бераз ял итәргә ярдәм итә.
Азык-төлек блогыннан соң шәһәр башлыгы шулай ук быел ремонтланган спорт
залларында булды. Кече залда стеналарны яңартканнар, яңа яктырту элементлары
урнаштырганнар, идәннәрне буяганнар. Зур залда электромонтаж эшләре
башкарылган, тәрәзәләр, идәннәрне алыштырганнар, диварларны буяганнар. И.Метшин
башкарылган эшләрнең сыйфатын уңай бәяләде. «Мондый шартларда балаларда чынлап
торып спортка карата мәхәббәт уяначак, алар сәламәт яшәү рәвеше алып барачак»,
– дип ассызыклады ул.
Гимназиядә азык-төлек блогы һәм спорт залларыннан тыш керү төркеме,
шулай ук башлангыч сыйныфлар блогы да ремонтланган. Керү өлешендә пандуслар
урнаштырганнар, ә диварларны композит панельләр белән бизәгәннәр. Холлда
түшәмнәрне, диварларны, тәрәзә блокларын яңартканнар, ял зоналары оештырганнар.
Нәтиҗәдә, укучылар инде яратырга өлгергән зур якты киңлек булдырылган. Анда
узган хәйрия ярминкәсендә башлангыч сыйныф укучылары үзләренең кул эшләрен һәм
эшләнмәләрне сатуга куйганнар. Алардан кергән акчаларны йортсыз хайваннар
приютына тапшырырга ниятлиләр.
Беренче катта урнашкан башлангыч сыйныфлар блогында, ремонт барышында,
ишекләр, тәрәзәләр алыштырылган, диварларны һәм идәннәрне яңартканнар.
«Казанда мәгариф учреждениеләрен – мәктәпләрне, балалар бакчаларын
ремонтлау актив бара. Быел без 43 ашханә һәм 19 спорт залын ремонтладык, – дип
ассызыклады Мэр. – Бу бик мөһим, чөнки балаларга шул исәптән уку йортларында
булдырылган атмосфера да йогынты ясый. Без сыйфатлы белем бирергә һәм шул ук
вакытта балаларга уку өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш. Шуңа күрә без
капиталь ремонт ясауны да, балалар өчен мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүне
дә дәвам итәчәкбез».
Исегезгә төшерәбез, быел мәктәп ашханәләрендә утырту урыннары саны 3
меңгә диярлек артты, шуларның 2 меңнән артыгы ремонт һәм 980 яңа мәктәпләр
хисабына булдырылды. Моннан тыш, Казанда мәктәп рестораннары саны артачак:
җәйге каникулларга кадәр алар 66 булган, ә яңа уку елында аларның саны 112-гә
кадәр җиткән. Бу, үз чиратында, мәктәп туклануын оештыру сыйфатына тәэсир итә,
ул уку йортларында оештырылган ата-аналар контроле барышында раслана. Әниләр
һәм әтиләр күбесенчә укучыларның туклануы турында уңай фикерләр калдыралар.
Шуның белән бергә спорт залларын ремонтлау да дәвам итә: быел Казанның
17 мәктәбендә 19 бүлмә яңартылган. Спорт залларында заманча җиһазлар урнаштыралар,
чишенү-киенү бүлмәләрен яңарталар, душ һәм санузеллар белән җиһазландыралар.