(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы
декабрь, Ксения Швецова). Быел Казанда җиде җәмәгать киңлеген төзекләндерү
эшләре башкарылды. Алар арасында – Казансу елгасының төзекләндерелгән ике
участогы, Кече Акчарлак күле янындагы парк, «Салават күпере» торак комплексында
төзелә торган парк, Лев Толстой исемендәге сквер, Түбән Кабан яр буен
төзекләндерүнең икенче этабы һәм башкалар.
«Кайчандыр без Казанны төзекләндерү буенча эшләрне «100 сквер» программасыннан саклык белән яшь студент-архитекторлар, Казан архитектура университеты укытучылары һәм профессорлары белән башлаган идек. Ул вакытта бу хәтта молекулалар да түгел, ә шәһәр территориясе атомнары иде. Ә бүген бездә 500 гектарга якын төзек территория бар – бу кешеләр өчен зур бәхет, алар экологияне генә түгел, кешеләрнең психологиясен, ментальлеген дә үзгәртә», – диде бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.
«Тупланган тәҗрибә һәм үсә барган ышаныч безгә ел саен яңа дәрәҗәгә үрмәләргә мөмкинлек бирә. Бу скверлар гына түгел, ә архитектура, төзекләндерү, урбанистика һәм экология тоташкан объектлар. Әлеге проектларның сыйфатын халыкара тану аларның иң катгый таләпләр нигезендә иң югары дәрәҗәдә башкарылуы турында сөйли», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Казансу яр буеның яңа участоклары, велопарклар һәм Кабан яр буенда яңа үсемлекләр
Быел Казансуны үстерү стратегиясе кысаларында Шәһәр көненә ике яңа төзекләндерелгән елга яр буе участогы – ГИМСтан Кремль дамбасына кадәр һәм ТР Милли китапханәсе бинасы белән Миллениум күпере арасындагы участок ачылды. Шуның нәтиҗәсендә 4 км озынлыктагы искиткеч күренеш белән променад булдырылды. Проектны эшләүче – Orchestra Design архитектура бюросы, дип искәртте үзенең докладында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Әгәр беренче участокта яшел амфитеатр һәм бакча белән аулак ял итү урыны барлыкка килсә, икенчесендә, ТР Милли китапханәсе белән күпер арасында активрак ял итү зонасы төзелгән. Аның буенча спорт уен мәйданчыклары, велосипедчылар һәм роллерлар өчен зоналар, павильоннар һәм яктыртылган коры фонтаннар сузылган. Биредә «Елга капкалары» уникаль театр саунд-инсталляцияләре урнаштырылды. Корылмалар шәһәрнең төзелеш күчәрләрен символлаштыра, шуңа күрә алар янында Подлужная урамының яр буена өстәмә керү зоналары оештырылган.
«Ике яңа участок та яшелләндерелгән, анда урындыклар һәм ятаклар максималь интеграцияләнгән, – дип билгеләде И.Куляжев. – Моның исәбенә кеше үзен шәһәр үзәгендә булган вакытта да табигый тирәлектә итеп тоя ала».
Исегезгә төшерәбез, Казансу ярының яңа участоклары проекты «5 гектардан артык мәйданда иң яхшы гамәлгә ашырылган җәмәгать киңлеге объекты» категориясендә ландшафт архитектурасы буенча Россия милли премиясенә лаек булды.
Быел 2017 елда башланган Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерүнең беренче ике этабын тормышка ашыру буенча масштаблы эшләр тәмамланды. Концепциянең авторлары – Turenscape Россия-Кытай консорциумы, эскиз проекты «Архитектурный десант» бюросы тарафыннан эшләнде. И.Куляжев искәртеп узганча, 89 гектар мәйдан төзекләндерелгән. Яр буйларын кече архитектура формалары һәм урындыклар, урналар, навигация элементларын үз эченә алган арт-объектлар белән җиһазландырдылар. Променад буйлап коймалар урнаштырдылар һәм велопарклар оештырдылар. Шулай ук яр буе территориясендә зур агачлар һәм куаклар утырттылар, су үсемлекләре санын арттырдылар.
Яңа объектлар: Акчарлак күлләренең икенче тормышы һәм «Салават күпере» паркы
Шәһәрдә яңа җәмәгать киңлекләре дә барлыкка килә. Шулай итеп, Шәһәр көненә Кече Акчарлак күле янындагы парк ачылды, ул Маршал Чуйков урамындагы 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе янында урнашкан. Парк хастаханә янында урнашкан булганга, пациентларны реабилитацияләүгә һәм сәламәтләндерүгә юнәлтелгән төрле функциональ зоналар оештыру аның үзенчәлеге булып тора.
«Хәзер хастаханә пациентлары күбрәк вакытны ачык һавада, күл янында үткәрә, медицина персоналы күзәтүе астында махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгында шөгыльләнә, чәчәк ата торган үсемлекләр төреннән ләззәт ала һәм аларны мөстәкыйль рәвештә җәмәгать бакчасында үстерә ала. – диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Ял һәм спорт зоналары медперсонал өчен дә барлыкка килде».
Россиядә хастаханә янында махсус ачык парк булдыру җәмәгать киңлеген төзекләндерүгә уникаль якын килү үрнәге дип санарга мөмкин. Яңа парк пациентлар һәм табиблар өчен генә түгел, ә барлык теләүчеләр өчен дә ачылды.
Билгеләп үтик, «Акчарлак күле» паркы проекты «Россиянең сәламәт шәһәрләре» III конкурсында җиңде, «Халык арасында физик активлыкны үстерү буенча иң яхшы проект» номинациясендә беренче урынны яулады.
Моннан тыш, «Салават Купере» торак комплексында парк төзелеше башланды, проектны ZARF архитектура студиясе эшли. Элек парк урынында катлаулы рельефлы һәм сазлыклы җирләре булган 6 гектар мәйданлы ташландык бушлык булган. Шуңа күрә төп эшләр башланганчы паркны имин эксплуатацияләү өчен әзерлек чараларының тулы бер комплексы гамәлгә ашырылды.
«Бу районда халык саны 30 мең кешедән артык булган торак йортлардан җәяү барып җитә торган беренче җәмәгать киңлеге, – дип ассызыклады И.Куляжев. – Парк масштаблы һәм локаль чаралар уздыру урынына әвереләчәк, инфраструктура һәм кече бизнес үсешенә йогынты ясаячак».
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать киңлеге концепциясе өч зона булдыруны күздә тота – тыныч ял итү һәм күзәтү, активлык һәм экстрим өчен, шулай ук парад мәйданы. 2022 елда бөтен паркны төзекләндерү эшләре тәмамланачак – балалар һәм спорт җиһазлары, кече архитектура формалары һәм памп-треклар урнаштырылачак. Шулай ук мәдәни үзәк, үзәк мәйдан һәм җәмәгать бакчасы барлыкка киләчәк чаралар үткәрү өчен зоналар булдыру планлаштырыла. Күл зонасында су янында ял итү урыннары булдырылачак һәм күзәтү мәйданчыклары төзеләчәк.
Бу елның тагын бер әһәмиятле вакыйгасы – «Татарстан көзгесе» экокластерын булдыру кысаларында Зур Зәңгәр күл янындагы территорияне төзекләндерү буенча проект эшләрен башлау. Монда тиешле туристик сервислар белән тыныч ял итү һәм табигать белән элемтә зонасы булдыру, шулай ук юл буйлап агачлар, машиналар һәм туристлык автобуслары өчен махсус парковка булдыру күздә тотыла.
«Төзекләндерү буенча беренчел эшләр су ярларын ныгыту зарурлыгына бәйле, сезонлы тирбәлүләр аркасында Казансу суы көчле эрозиягә дучар була. Мондый эшләр уздыру өчен иң туры килә торган чор – елның салкын вакыты булу сәбәпле, без аларны кыш көне үткәрергә планлаштырабыз», – дип уртаклашты планнары белән И.Куляжев.
Толстой исемендәге скверны реконструкцияләү һәм «Черек күл» паркында эшләрне дәвам итү
Быел Казанның тарихи өлешендә урнашкан Л.Н.Толстой исемендәге сквер төзекләндерелде, аның проектын Казан Мэриясе каршындагы Иҗади төркем эшләде. Биредә шәһәр территориясендә беренче тапкыр халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен граниттан төшү юллары ясалды.
«Без скверга керә торган юлларга җәяүлеләр өчен уңайлы кичүләр булдырдык, шулай ук шәһәр кешеләре куллана торган грунт сукмак урынына бакча эчендә тротуар җәйдек», – дип өстәде И.Куляжев.
Моннан тыш, «Черек күл» паркын реконструкцияләү тәмамланып килә, анда навигация стендларын алыштыру һәм балалар мәйданчыгында өстәмә кече архитектура формаларын урнаштыру ихтыяҗы туды. Шулай ук парк территориясендә догбокслар урнаштырылачак һәм велопарклар оештырылачак, вакыйгалар мәйданчыгы өчен түгәрәк пергола өстенә навес эшләнәчәк. Барлык эшләрне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Моннан тыш, Җиңү паркында Ямашев проспекты ягыннан Татарстан хәрби хезмәткәрләренең Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булучылар истәлегенә мемориаль комплекс урнаштырдылар, шулай ук аның тирәсендәге территорияне төзекләндерделәр, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Бу елны төзекләндерү проектларының алтысы Казанда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты буенча гамәлгә ашырылды. Әлеге проект буенча Татарстан башкаласында 24 объект булдырылган һәм реконструкцияләнгән, гомуми финанслау 5 млрд сумнан артык тәшкил иткән.
«Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча аның проектларының берсе өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Паркларга, скверларга, яр буйларына зур чыгымнар кирәк булды, – дип шәрехләде И.Метшин. – Пандемия күрсәткәнчә, безгә йөрергә, саф һава суларга, спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Бу бәяләп бетергесез».
Гамәлдәгеләрен төзекләндерү һәм җәмәгать киңлекләрен булдыру буенча эш киләсе елда да дәвам итәчәк.