(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче
октябрь, Алинә Бережная). Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының X
сессиясе утырышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәр үсешенә зур
өлеш керткән казанлыларга бүләкләр тапшырды.
«Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Горводзеленхоз» шәһәр су һәм яшеллек хуҗалыгы җитештерү тресты»
муниципаль унитар предприятиесенең машина йөртүчесе Галимҗан
Хәсәновка бирелде.
«Казанга намуслы хезмәте өчен» дигән билгене Казан Башкарма комитетының
Финанс идарәсенең җирле бюджет керемнәре һәм салым сәясәте бүлеге башлыгы Наилә
Насыйбуллинага тапшырдылар.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне үстерүгә
керткән өлеше өчен Казан Мэрының Рәхмәт хаты «Метроэлектротранс» муниципаль
унитар предприятиесе идарәсенең җир асты транспорты секторының әйдәүче инженеры
Ирина Заболотскаяга тапшырылды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм химия сәнәгатен үстерүдәге казанышлары өчен
Казан Мэрының Рәхмәте «Органик синтез» ачык акционерлык җәмгыятенең
сәнәгый-агынты суларны нейтральләштерү һәм чистарту цехы лаборант-микробиологы
Лилия Костинага игълан ителде.
Күрсәтелгән инициатива һәм җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеше өчен
Казан Мэры Рәхмәт хаты белән Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының
Җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек
мәсьәләләре идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү секторының әйдәп баручы
белгече Марат Низамиев бүләкләнде.
Казан (Идел буе) федераль университеты ректораты каршындагы киңәшче Рияз
Минзарипов Казанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шәһәр башлыгы
ассызыклаганча, Рияз Минзарипов укытучылар, студентлар арасында зур абруй
казанган. «Мактау грамотасы тапшырып, сезгә рәхмәт әйтәсем килә, сез элеккечә
яшь һәм чибәр, барыбызны да берләштерүче, аспирантлар, студентлар, укытучылар
һәм галимнәр тарафыннан хөрмәтле», – дип мөрәҗәгать итте бүләкләнүчегә Илсур
Метшин.
Үз чиратында Рияз Минзарипов Мэрга аның хезмәтләрен шәһәр дәрәҗәсендә тануы
өчен рәхмәт белдерде. «Рәхмәт сезгә, алга таба сезне зур уңышлар көтсен,
сәламәт булыгыз һәм зур максатларга ирешегез», – дип билгеләде ул.