(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы
октябрь, Ксения Швецова). Ел башыннан 38 мең казанлы «Ышаныч» балаларга һәм
яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге хезмәтләреннән файдаланган.
Үзәк психологлары тәүлек буе шәһәрлеләргә дистанцион рәвештә – телефоннан яки
онлайн-режимда, шулай ук консультацияләр вакытында ярдәм күрсәтә. Пандемия
фонында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче халык саны арткан. «Ышаныч үзәгенең эше
белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты, ул бүген Вахитов районындагы
учреждениенең бер филиалында булып кайтты. Ул үзәк хезмәткәрләре белән аралашты
һәм кайбер бурычларны хәл итүдә ярдәм итәргә, аерым алганда, учреждениене шәһәр
халкына күчмә ярдәм күрсәтү өчен автомобиль белән тәэмин итәргә вәгъдә итте.
«Хәзер гади вакыт түгел, ел пандемия аркасында стресслы булды. Өлкәннәргә
барлык проблемаларны хәл итү җиңел түгел, балалар һәм яшьләр турында сөйләп тә
булмый. Шуңа күрә психологик ярдәм хезмәтен үстерергә кирәк. Без Казан халкына
психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре күбрәк булсын өчен барысын да
эшләячәкбез», – дип билгеләде И.Метшин.
Ышаныч телефонына елына 15 мең шалтырату керә
«Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге 1995 елда, шәһәрдә ышаныч телефоны оештырылган
вакытта барлыкка килгән. Соңрак үзәккә филиаллар кушылган. Оешма структурасында
бүген 10 бүлекчә бар, алар шәһәрнең һәрбер районында урнашкан. Бүгенгә бу
шәһәрдә бердән-бер ышаныч телефоны, ул 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләрдән
шалтыратулар кабул итә.
«Ел башыннан без шәһәрлеләрдән 10 меңнән артык шалтырату кабул иттек, ә
тулаем алганда бер ел эчендә гадәттә 15 мең телефон консультациясе уздырабыз, –
дип сөйләде «Ышаныч» үзәге директоры Елена Овчинникова. – Тагын 3,5 меңнән
артык консультация безнең үзәкләрдә үтә».
Үзәктә пандемия фонында мессенджерлар һәм видеошалтыратулар ярдәмендә
онлайн-консультацияләрне үстерә башладылар – шул рәвешле психологлар инде
250-дән артык шәхси консультация уздырган.
«Ышаныч» балаларга һәм
яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең ышаныч телефонына +7(843)277-00-00 номеры буенча, шулай ук +7(800)2000-122 номеры буенча балалар ышаныч телефонына шалтыратырга була.
Үзәк тәүлек буе эшли, биредә сменалап 59 белгеч хезмәт күрсәтә – бу
педагог-психологлар, психологлар, социаль педагоглар, яшьләр белән эшләү буенча
белгечләр. И.Метшин ышаныч телефонына керә торган шалтыратуларны кабул итүче
психолог-консультантларның эш кабинетларын карап чыкты. Өлкән буын өчен төп кайнар
линиядән тыш, үзәктә балалар ышаныч телефоны оештырылган.
«Психологлар һәм аларның башка хезмәттәшләренең ничек эшләвен 175-нче
номерлы гимназиядә булган фаҗига күрсәтте. Шуннан соң ярдәм сорап мөрәҗәгать
итүләр күп булды, – дип сөйләде Мэрга ышаныч телефоны җитәкчесе Виктория
Тихонова. –- Хәтерлим, елаган һәм өйдән чыгарга курыккан гимназия укучыларының
берсе шалтыратты. Без кызны бу халәттән чыгардык, ул консультациядән соң урамга
әнисе белән йөрергә чыкты».
«Бу ел эчендә 10 меңнән артык кабул ителгән шалтырату – бу бик зур эш.
Бик мөһим юнәлеш», – дип шәрехләде И.Метшин.
Ышаныч телефоны җитәкчесе белән сөйләшү линиягә кергән шалтырату аркасында
өзелде. Барлык сөйләшүләр дә бик конфиденциаль булганлыктан, шәһәр башлыгы
кабинеттан чыкты – бинада шалтыратучыны консультацияли торган психолог кына
кала ала.
Пандемия фонында гаилә конфликтлары аркасында
психологларга мөрәҗәгатьләр күбәйгән
Пандемия фонында психологик ярдәмгә мохтаҗ Татарстан халкыннан шалтыратулар
саны уртача 50%-ка артты, дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре буенча министр Тимур
Сөләйманов, ул да «Ышаныч» үзәгендә булды.
Казан үзәге белгечләре шулай ук ярдәм сорап мөрәҗәгать итү тематикасындагы
үзгәрешләрне билгеләп үтә. «Җәмгыятьтә зур киеренкелек күзәтелә. Ковид белән
бәйле вәзгыять башлангач, гаиләләрдә конфликтлар һәм каршылыклар ешрак барлыкка
килә башлады. Хәтта өйдә көч куллану очраклары да була», – дип сөйләде
Е.Овчинникова.
Мэр шулай ук супервизор – башка консультантларны өйрәтүче белгеч кабинетын
карап чыкты.
Шәһәр башлыгы үзәк хезмәткәрләреннән аларның эшчәнлеген тагын да
нәтиҗәлерәк итү өчен нишләргә кирәк булуы белән кызыксынды: «Ышаныч хезмәте
үссен өчен, без сезгә нәрсә белән ярдәм итә алыр идек? Хәзер бит барыбызга да
ярдәм кирәк – балаларга, яшүсмерләргә, гаиләләргә, эшмәкәрлек вәкилләренә,
пандемиядә зыян күрүчеләргә».
Үзәк хезмәткәрләре сүзләренчә, еш кына эш сменалары 12 сәгать дәвам итә,
шуңа күрә аларга эшләү өчен уңайлы урын, шулай ук шалтыратулар кабул итү өчен
кирәкле җиһазлар таләп ителә.
«Ышаныч телефонының психолог-консультантлары эшенең дөньякүләм практикасы
бар. Алар медицина җиһазлары, шалтыратулар өчен заманча гарнитуралар куллана.
Сез безгә әйтегез, ә без сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз», – дип җавап бирде Мэр.
Үзәк хезмәткәрләре шулай ук күчмә ярдәм күрсәтү өчен автомобильгә ихтыяҗ
булуга игътибар юнәлтте. Үзәк директоры билгеләп үткәнчә, 50%-ка якын
консультация үзәк филиаллары базасында күрсәтелә, ә тагын 50% – бу төрле
ситуацияләрдә мөрәҗәгать итүчеләр янына чыгу. Шәһәр башлыгы бу мәсьәләне хәл
итүдә ярдәм итәргә сүз бирде.
Моннан тыш, үзәкне үстерү өчен шәһәрнең Совет районында яңа филиал ачу
кирәк, дип хәбәр итте Е.Овчинникова.
Моның өчен бина бар инде, аның мәйданы 458 кв.м. тәшкил итә, әмма ул
капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. «Бу сорауны без эшкә алачакбыз», – дип вәгъдә
итте И.Метшин.
Үзәк психологлары гаиләләрне таркалудан коткара, авыр
яшүсмерләрне дөрес юлга бастыра, мәктәп һәм югары уку йортлары укучыларын
консультацияли
Авыр хәлдә калган шәһәр халкына турыдан-туры психологик ярдәм күрсәтүдән тыш,
«Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре башка юнәлешләр буенча да эшли. Мәсәлән, яшь
гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтә. Үзәк директоры Е.Овчинникова хәбәр
иткәнчә, ел саен Казанда 10 мең никах теркәлә, шуларның 46%-ы аерылышу белән
тәмамлана. «Безнең белгечләр медиация өлкәсендә эшли – ул аерылышучы ир белән
хатынны кавыштыру. Шуның аркасында без консультацияләгән парларның 18%-ы
татулаша һәм мөнәсәбәтләрен саклап кала», – дип сөйләде ул.
Моннан тыш, үзәк закон белән конфликтта булган һәм җинаять-башкарма инспекциясендә
исәптә торган яшүсмерләр белән эшли. Е.Овчинникова сүзләренчә, үзәк базасында
эш узучыларда рецидивлар булмый.
Шулай ук үзәк татулашуның мәктәп хезмәтләрен үстерә, аларның бурычы –
яшүсмерләрне конфликтлы ситуацияләрдә үз яшьтәшләрен татулаштырырга өйрәтү. «Бу
Россиянең башка шәһәрләрендә дә укучылар арасында буллингны профилактикалау
өчен кулланыла торган яхшы технология», – дип билгеләп үтте «Ышаныч» үзәге
җитәкчесе.
Үзәк филиалларының берсе студентлар белән эшли – 14 югары уку йорты
һәм 5 урта һөнәри белем бирү йорты укучылары. Студентлар бушлай ярдәм ала
ала – быел аның артыннан якынча 800 кеше мөрәҗәгать иткән.
Консультацияләр халыкның киңрәк даирәсенә дә күрсәтелә – инде өченче ел
үзәк хезмәткәрләре көче белән «Выслушаем» проекты гамәлгә ашырыла, аның
кысаларында психологлар шәһәр паркларында һәм скверларында консультацияләр
үткәрә. Аларга ярдәм сорап теләсә кайсы кеше мөрәҗәгать итә ала. 3 ай эчендә
мондый консультацияләрне 94 кеше алган.
Үзәк белгечләре шулай ук наркотикларга бәйле яшьләр белән эшли, мәктәп
педагогларына ярдәм күрсәтә һәм башка мөһим проектларны гамәлгә ашыра.
Мэр белән бергә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Минтимер Ногманов,
Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров һәм башкалар да
булды.