(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче
октябрь, Ксения Швецова). Казанда ике атна дәвамында 32 вакцинация пунктында
көндәлек эшләү өчен волонтерлар таләп ителә. Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма
комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында югары уку йортлары укучыларына
мөрәҗәгать итәргә һәм якын арада әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты.
COVID-19 белән авырулар саны арту фонында Казанда бер атна эчендә
вакцинацияләнүчеләр саны артты, үсеш 50 мең 470 кеше тәшкил
итә. Шәһәрдә яңа вакцинация пунктлары ачылды, аларга волонтерлар кирәк. Бүгенге
көндә 120 волонтер таләп ителә, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Алар прививка ясатган кешеләрнең реестрын
тутырачак һәм башка ярдәм күрсәтәчәк.
Пациентларга хезмәт күрсәтү өчен өстәмә ресурслар җәлеп итү кирәклеген ТР
сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау
идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков та билгеләп үтте. Бүген медикларга ярдәмгә
ординаторлар, волонтерлар, медицина көллияте студентларын җәлеп ителә, әмма бу
чаралар җитәрлек түгел, диде ул.
«Бүген поликлиникаларда волонтерлар ярдәме кирәк. 120 кеше кушылса, сизелерлек
ярдәм булачак, без медицина учреждениеләрендәге гомуми хәлне яхшыртырга
өметләнәбез», – дип билгеләде В.Жаворонков.
Исегезгә төшерәбез,
COVID-19-га каршы вакцина ясау пунктларында эшләү өчен волонтерлар туплау узган
атнада игълан ителде. Теләүчеләр +7(842)237-51-51
телефоны буенча шалтыратып, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына языла алалар.