(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь, Алинә Бережная). Киләсе кыш Казанда
кар чыгару кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк булачак –
бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җаваплы хезмәтләргә
шундый йөкләмә бирде. Шәһәр башлыгы карны санкцияләнмәгән урыннарга ташучы
машина йөртүчеләрне генә түгел, мондый хезмәткәрләрне яллаучы предприятиеләргә
экологик зыян өчен штраф түләргә кирәклеге турында ассызыклады.
«Санкцияләнмәгән урынга кар бушаткан шоферлар – бер штраф, мондый шоферларны
яллаган оешмаларга да штраф салырга кирәк, мондый оешмалар өчен җәза «экологик
штраф» маддәсе буенча булырга тиеш, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. И.Метшин
Казан Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсенә
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт
һәм ТР Экология министрлыгы белгечләре белән бергә контрольне җайга салырга
кушты. «Бу эшне җентекләп башкарырга, закон бозучыларга штрафлар билгеләргә
кирәк», – диде ул.
Узган ел территорияләрне кыш
көне тиешенчә карап тотмаган өчен 467 административ беркетмә төзелгән
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев кышкы чорда
биналарны һәм территорияләрне карап тотуга карата төп таләпләр турында искә
төшерде. Аның сүзләренә караганда, инспекция биналарның түбәләрен кардан һәм
боздан чистартуга, йорт яны һәм беркетелгән территорияләрне карап тотуга, шулай
ук юлларны һәм тротуарларны чистартуга зур игътибар бирә. Узган кышкы чорда
бозулар өчен 467 административ беркетмә төзелгән. «Барлык объектларда да көн
саен керү төркемнәренең, аерым алганда баскычларның торышы тикшерелә, алар
тулысынча кар һәм боздан чистартылырга тиеш, кар һәм боз көртләренә юл куярга ярамый. Якындагы территорияне төп капламга кадәр чистартырга
кирәк», – дип сөйләде Наил Минвәлиев. Шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче
төркемнәре өчен чиста пандуслар булырга тиеш. Тулаем алганда, узган кыш эчендә
керү төркемнәренең канәгатьләнмәслек торышының 40 очрагы ачыкланган.
Инспекция шулай ук тротуарларны чистартуның сыйфатын да контрольдә тота.
Нәкъ менә якындагы кибеткә, җәмәгать транспорты тукталышына кадәр, контейнер
мәйданчыгына керү кыен, дип билгеләп үтте Наил Минвәлиев. Бу территорияләрдән
кар һәм бозны мөмкин кадәр тизрәк җыештырырга кирәк. «Җирле юлларда тигезсез
урыннар барлыкка килү карны вакытында чистартмау нәтиҗәсе булып тора. Узган
сезон эчендә мондый бозулар, нигездә, вак идарәче компанияләр, торак-төзелеш
кооперативы һәм торак милекчеләре ширкәте территорияләрендә билгеләнде», – дип
сөйләде ул һәм йортларда яшәүчеләрне ишегалларын җыештыру вакытында машиналарын
алып торырга чакырды. «Автомобиль хуҗалары кышкы чорда машиналарны тиешле
плакатлар белән билгеләнгән куркыныч урыннарда калдырырга тиеш түгел. Моннан
тыш, ишегалларында калдырылган автомобильләр территорияне җыештыруны
кыенлаштыра, нәтиҗәдә тротуарларны һәм бөтен киңлектәге юлны чистартып булмый»,
– дип билгеләде Наил Минвәлиев.
Балалар мәйданчыкларын, кече архитектура формаларын, шулай ук аларга керү
юлларын кардан һәм боздан арындырырга кирәк, дип искәртте Административ-техник
инспекция идарәсе башлыгы.
«Техника санын арттыру, яңартылган навигация системасы – болар барысы да
урамнарны тиешле дәрәҗәдә чистартуны таләп итә»
Узган кыш шәһәрдә хуҗалык субъектлары оештырган җыештырудан соң карны
вакытында чыгармауның 75 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта төзекләндерү
кагыйдәләре буенча торак йорт ишегалларында җыелган карны чыгармаска рөхсәт
ителә, дип искәртте Наил Минвәлиев. Әмма халык гомуми җыелышта карар кабул
итеп, өстәмә чаралар җыюны тәэмин итә икән, идарәче компанияләр карны
утильләштерү урыннарына чыгара. Аның сүзләренә караганда, кар чыгару турында
гомуми карар кабул итүче кешеләр саны елдан-ел арта бара. «Махсус оешма белән
кар чыгаруга юридик затларның килешү төзүе өчен вакыт бар әле», – дип билгеләп
үтте ул.
Карны түбәдән төшергәннән соң да аны оператив рәвештә чистартырга кирәк.
«Үз эшебездә без ешрак кисәтү юнәлешендә, – дип сөйләде Н.Минвәлиев. – Бер
тәүлек эчендә җитешсезлекләр бетерелсә, административ йогынты чаралары
кулланылмый. Җәза – төп максат түгел, безнең бурыч – чисталык һәм тәртип тәэмин
итү».
Урам-юл челтәрен җыештырганда шулай ук карны яшел зонага күчерергә ярамый.
Гомумән алганда, узган ел урам-юл челтәрен карап тотканда хокук бозулар өчен 43
беркетмә төзелгән. Административ җаваплылык вазыйфаи затларга – 15 мең сумнан
алып 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф
салуны күздә тота.
«Яңгыраган барлык таләпләр дә биналарның милекчеләренә дә, идарәче
компанияләргә дә, шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетына да, район
администрацияләренә дә бертигез карый», – дип ассызыклады Казан Мэры һәм
биналарның милекчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрергә кушты. «Бу эш яңа түгел,
әмма быел без территорияләрне җыештыру буенча югары дәрәҗәгә ирешергә телибез»,
– дип билгеләп үтте ул.
Шәһәр башлыгы кыш көне Казан урамнарының чисталыгын 560 махсус техника
берәмлеге тәэмин итәчәк, киләсе елга исә өстәмә 55 махсус техника берәмлеге кайтачак, дип искә төшерде. Транспорт эшен
яңартылган мониторинг системасы ярдәмендә контрольдә тотачаклар. «Техника санын
арттыру, яңартылган навигация системасы – болар барысы да урамнарны тиешле
дәрәҗәдә чистартуны таләп итә. Халык та ярдәм итә ала – алар «Ачык Казан», «Халык
контроле», социаль челтәрләр аша сыйфатсыз җыештырылган участоклар турында
хәбәр итә алачак», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.