(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче
октябрь, Ксения Швецова). Якындагы ике көндә Казанда телеграм-бот эшли
башлаячак, аның ярдәмендә шәһәр халкы теге яки бу вакцинаның конкрет вакцинация
пунктында булу-булмавы турында оператив рәвештә белә алачак. Бу хакта бүген Мэриядә
узган эшлекле дүшәмбе вакытында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР
ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр
итте.
Көн саен шәһәр халкыннан теге яки бу вакцинаның конкрет вакцинация
пунктларында булу-булмавы турында күпсанлы сораулар килә, дип сөйләде
В.Жаворонков. «Вакцинация пунктларына мөстәкыйль рәвештә шалтыратып, халык
һәрвакытта да кирәкле мәгълүматны кыска вакыт эчендә ала алмый», – диде ул.
Әлеге ситуацияне исәпкә алып, Казан Мэриясе һәм ТР ССМ Сәламәтлек саклау
идарәсе агымдагы елда 8:00 сәгатькә вакцинациянең конкрет пунктында вакцина
булу-булмау турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче телеграм-бот эшләде. «Бу
шәһәр халкына актуаль мәгълүматны эзләүне җиңеләйтергә һәм вирустан үзен һәм
якыннарын зур уңыш белән якларга мөмкинлек бирәчәк», – дип ышанып әйтте
В.Жаворонков.
«Телеграмм-бот чыннан да халык өчен уңайлы корал була ала, шуңа күрә әлеге
ресурсны хуплавыгызны сорыйм», – дип килеште Казан Мэры Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Казанда 48 вакцинация пункты эшли, шул
исәптән берничәсе – мобиль.