(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче
октябрь, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Бөтенроссия халык санын
алуда катнашты – шәһәр башлыгы Яңа Савин районында урнашкан стационар исәпкә
алу участогында булды. Беренче көннәрдә халык санын алуда барлыгы 70 меңнән
артык казанлы катнашкан. Мэр билгеләп үткәнчә, әлеге халык санын алу төрле
федераль социаль программаларны, шулай ук шәһәр һәм төбәкләрнең үсеш планнарын
кабул итү өчен нигез булачак.
«Бөтенроссия халык санын алу – илебез, Татарстан һәм
Казан өчен бик мөһим проект. Халык санын алу барышында кешеләрнең тормыш
сыйфаты, федераль программаларны, милли проектларны гамәлгә ашыру турындагы
карарларның нигезенә салынучы төрле параметрлар һәм индикаторлар бәяләнә. Мисал
өчен, соңгы исәпкә алудан соң, Россиядә ана капиталын түләү турында карар кабул
ителде», – диде И.Метшин.
Халык санын алу нәтиҗәләре шәһәрләргә һәм төбәкләргә үз территорияләренең
үсешен төгәл планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. «Халык санын алу нәтиҗәләре
мәктәпләр, поликлиникалар, балалар бакчалары һәм башка социаль учреждениеләрнең
кайда төзеләчәге, якындагы елларда нинди проектларны гамәлгә ашырачакбыз дигән
карар кабул итү өчен нигез булачак», – дип билгеләде Мэр.
«Уңайлы йорт» идарәче компаниясе бинасында стационар участокта ике исәпкә
алучы эшли, алар шәһәр халкын көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр
кабул итә. Барлык керүчеләрнең тән температураларын үлчиләр, битлек кияргә һәм
кулларны антисептик белән эшкәртергә тәкъдим итәләр.
Казанда барлыгы 59 стационар пункт оештырылган, анда теләге булган һәркем,
кирәкле сорауларга җавап биреп, исәпкә алуны уза ала, участокларның эш графигы
һәм адреслары белән сылтама буенча
танышырга мөмкин. Моннан
тыш, казанлылар исәпкә алучыны өйләрендә кабул итә ала.
«Мин исәпкә алучы булып икенче тапкыр эшлим. Минем өчен бу бик кызыклы эш,
мин аның әһәмиятен тоям, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Казан Мэрына
исәпкә алу кәгазендә булган сорауларны җиткерүче Айсылу Хәйруллина. – Без
стационар пунктта гына түгел, йортлар буенча да йөрибез».
Барлыгы 2,7 меңнән артык кеше җанисәпкә җәлеп ителгән, аларның 2,3 меңе
хисап участокларында исәпкә алучы, 386 контролер, КФҮләрдә исәпкә алу
функцияләре белән 12 инструктор, 10 вәкаләтле вәкил. Исәпкә алучылар үзләре
белән паспорт тапшырганда гамәлдә булган таныклыкка, махсус экипировкага ия –
халык санын алу символикасы төшерелгән зәңгәр шарф, электрон рәвештә мәгълүмат
җыю өчен планшет, тәүлекнең караңгы вакытында эшләү өчен фонарь, халык санын
алу символикасы төшерелгән зәңгәр жилет, «Росстат» язуы язылган зәңгәр төстәге
портфель. Барлык исәпкә алучылар да эчке эшләр органнары тарафыннан хөкем
ителмәгәнлеккә тикшерелде.
«Исәпкә алучы булып мин беренче тапкыр эшлим. Гомумән, төрле кешеләр
очраша, әмма, нигездә, казанлылар бик ачык йөзле, кунакчыл, – дип сөйләде сан
алучы Альбина Сөләйманова. – Быел без яшь буын вәкилләренең халык санын алуны
мөстәкыйль рәвештә, дәүләт хезмәтләре сайты аша узуны өстен күрүләрен, ә менә
өлкән яшьтәге кешеләр безнең белән ешрак сөйләшүләрен билгеләп үтәбез. Без
барыбызга да искә төшерәбез, безгә бернинди документ та кирәкми – без барлык
мәгълүматны шәһәрлеләрнең сүзләренә таянып кына язабыз».
Җанисәпнең барлык сораулары дә алдан билгеләнгән һәм анкетада язылган. Алар
арасында – яшь, гражданлык, туган җир, милләт, мәгариф, торак шартлары һәм
башкалар турында сораулар бар. «Минем өчен халык санын алу, сайлаулар кебек үк,
гражданлык бурычы. Шуңа күрә барыбызга да анда катнашырга кирәк дип уйлыйм», –
дип билгеләп үтте РФ Дәүләт Думасы депутаты, элек «Уңайлы йорт» адарщче
компаниясе ҖЧҖ генераль директоры вазыйфасын башкарган Марат Нуриев.
Исегезгә төшерәбез, Халык санын алу БМОга керүче илләрдә 10 елга бер
тапкыр үткәрелә. Алынган мәгълүматлар
нигезендә илнең социаль-икътисади үсеше программасы формалашачак. Аерым
алганда, халык санын алу ил, Республика яки шәһәр территориясендә теге яки бу
милли проектларны тормышка ашыру фаразларының сыйфатын күтәрергә мөмкинлек
бирәчәк. Казан халкы халык санын алуда 14-нче ноябрьгә кадәр теләсә кайсы
уңайлы формада катнаша ала.