(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы
октябрь, Алинә Бережная). Казанда Горький Шоссесының дублер юлын Несмелов
урамыннан алып федераль әһәмияттәге «Идел» М7 автомобиль юлына кадәр төзү дәвам
итә. Бүгенге көндә Несмелов урамыннан алып Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр
булган юлның беренче участогында төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә – алар 90%-ка
башкарылган, асфальт җәюне төгәлләү стадиясендә. Төзелеш эшләренең барышын
Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.
Горький Шоссесы дублер юлы бүгенге көндә Казанның транспорт үтемлелеген
яхшыртачак өстенлекле проектларның берсе булып тора, дип ассызыклады шәһәр
Мэры. «Казанда халык саны арта, алар белән бергә елына уртача 15 меңгә
автомобильләр саны да арта. Шулай ук микрорайоннар, шәһәр үсә, шуңа күрә яңа
юллар төзү мөһим. Шуларның берсе – Горький Шоссесының дублер юлы, ул М7 трассасы
белән тоташтырылачак, бу шәһәргә керүне җиңеләйтәчәк», – дип ассызыклады Илсур
Метшин.
Несмелов урамыннан «Идел» М7 трассасына кадәр юл төзелеше «Куркынычсыз
сыйфатлы юллар» милли проекты буенча алып барыла. Горький тимер юлы буйлап
узачак магистральнең гомуми озынлыгы 16 км тәшкил итәчәк. Магистраль тротуарлар
һәм велоюллар белән дүрт полосалы юлны (һәр якка икешәр полоса) тәшкил итә.
Несмелов урамыннан алып Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр 6,2 км
озынлыктагы автомобиль юлы участогы ике сафка кертелә торган комплекска
бүленгән. Шуларның беренчесе – Несмелов урамыннан Бишбалта буасына кадәр – инде
тәмамланган, аның озынлыгы 1,5 км. Хәзер эшләр Бишбалта буасыннан
алып Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр икенче җибәрү комплексында дәвам итә.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, төзелеш
эшләре график буенча бара, һәм күпчелек өлеше инде башкарылган. Аерым алганда,
инженерлык коммуникацияләрен салу һәм урнаштыру тәмамланган диярлек (гомумән
алганда, 0,5-2 метр диаметрлы 10 км дан артык торба үткәргеч салынган), шулай
ук асфальт катламын әзерләү төгәлләнеп килә – хәзерге вакытта түбән һәм
тигезләү катламнары җәелгән.
Ике чистарту корылмасы төзелешенә аерым игътибар бирелде, аларның берсе
Казансу елгасының иске үзәне ягыннан торгызылды. «Бу яңгыр сулары юлдан агып
төшсен өчен, һәм сулыкка бары тик чиста су гына эләксен өчен эшләнде», – дип
сөйләде Игорь Куляжев.
Бүгенге көндә юлларны яшелләндерү, яктырту, тавышны
изоляцияли торган экраннар урнаштыру эшләре дәвам итә.
Илсур Метшин юлның икенче этабы – Барлык диннәр гыйбадәтханәсеннән алып М7 трассасына кадәр төзеләчәге турында ачыклык кертте. Игорь Куляжев
хәбәр иткәнчә, хәзер юлларны проектлау тәмамланып килә, алга таба экспертиза
билгеләнәчәк. «Ел ахырына без йомгаклау проектын күрергә телибез», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Казанда шулай ук Вознесение
трактының беренче этап
төзелеше бара, аның озынлыгы 4 км га якын. Гвардия урамыннан Җиңү
проспектына кадәр участокта һәр якка 13-17 метр киңлектә юл төзелә.
Быел федераль проект кысаларында Татарстан башкаласында зур Казан боҗрасын
төзү эшләре дәвам итә, Тихорецк һәм Мехчылар урамнарын киңәйтү эше алып барыла.
Әлеге участокларның озынлыгы 4,2 км тәшкил итә.
Моннан тыш, Казанда Осиново урамындагы автомобиль юлы реконструкцияләнгән булачак, бу «Салават
Күпере» микрорайонында яшәүчеләргә транспорт хезмәтен яхшыртырга мөмкинлек
бирәчәк. 1,4 км озынлыктагы участокта урамны ике полосадан дүрткә кадәр
киңәйтү, тротуарлар, велоюллар, тышкы яктырту челтәрләре урнаштыру, инженерлык
коммуникацияләрен үзгәртеп кору, светофор объектларын һәм тавыштан саклау
экраннарын урнаштыру планлаштырыла.